Җомга, 14.12.2018, 07:34
Рәхим итегез Гость | RSS
Баш бит | Каталог статей | Теркәлү | Керү
Меню
Керү
Бүлекләр
Мои статьи [1]
Биография [11]
Эзләү
Сорау алу
Сайт сезгә охшыймы
Всего ответов: 142
Мини-чат
Сайт дуслары
  • Сайт эшләргә
  • Веб-мастер өчен
  • Иң яхшы Рунет сайтлары
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Галимҗан Ибраһимов
    Баш бит » Мәкаләләр » Мои статьи

    Галимҗан Ибраһимов турында бөек шәхесләр
    Галимҗан Ибраһимов турында бөек шәхесләр***
    Татар халкының бөек улы, атаклы язучы Г. Ибраһимовның шәхесе, иҗаты, гыйльми һәм иҗтимагый эшчәнлеге хакында татар-башкорт, рус һәм башка халыкларның күренекле вәкилләре тарафыннан бик күп фикерләр әйтелгән. Арада бик гыйбрәтле һәм кызыклылары да байтак. Алар төрле газета-журналларда, аерым җыентыкларда, фәнни хезмәтләрдә урын алган. Шулай ук хәйран материаллар Татарстан радиосы фондында да бар. Алар, нигездә, Г. Ибраһимовның Казанда һәм Мәскәүдә уздырылган юбилей кичәләренең язмалары, әдипкә багышланган махсус тапшырулар һәмаерым чыгышлар. Бөек әдибебез турында төрле чыганакларда чәчелеп яткан фикерләрнең кайберләрен (фәкать кайберләрен генә!) туплап, укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдык. (Моңа безне радио фондындагы язмаларны тиешле саклау чаралары күрелмәгәнгә, аларның тиздән бөтенләй юкка чыгу ихтималы да этәрде). Бу фикерләрнең байтагы беренче тапкыр дөнья күрә.
    Рөстәм АКЪЕГЕТ

    ***
    Мин өлкән буын татар әдипләре иҗаты белән танышмын, алар фәкать үзләренең сәяси биографияләренә бәйле рәвештә генә басылмыйлар. Мәсәлән, Ибраһимов. Мин әйтергә телим: татар классикларына үз хезмәтләренә карата тәнкыйтьчел мөнәсәбәт хас. Алар художестволы әсәр өстендәге хезмәтнең нәрсә икәнлеген яхшы төшенеп эш итәләр. ...язучыларны берсен икенчесенә каршы куеп тикшерергә ярамый. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов шикелле, зур-зур романнарның һәм бик күп хикәяләрнең авторы булган кешене, башка язучыларның иҗатларына каршы куеп бәяләү дөрес эш түгел. Шуның белән бергә, язучының бер әсәрен уку үзе генә аңа тулы бәя бирергә җитәрлек булмаска мөмкин. Күренеп тора, Галимҗан Ибраһимов - киң колачлы, тормышка үтеп керә торган сизгер һәм үткер күзле язучы.
    Александр ФАДЕЕВ,
    рус язучысы


    ***
    Төрки язучы-реалистлар арасында Галимҗан Ибраһимов гаять күренекле урын тота. Аның йөзендә татар прозасы хәзерге заман совет әдәбиятына сизелерлек өлеш кертте. Г. Ибраһимовтан җитди тормышны җитди өйрәнергә мөмкин.
    Чыңгыз АЙТМАТОВ,
    кыргыз язучысы


    ***
    Сулар ага, ә кыялар какшамас булып кала. Аларга вакытның көче дә җитми. Үз эшләренең көче һәм рухы белән мәгърур кыялардай күтәрелгән кешеләр дә шулай. Аларның исемнәрен вакыт та, очраклылык та кешеләрнең ихтирамлы хәтереннән тартып ала алмый. Татар әдәбияты классигы, әдәбиятның зур һәм катлаулы юлында минем беренче остазым Галимҗан Ибраһимов әнә шундыйларның берсе иде. Вакыйгаларның барышы уңае белән дә, аларга бернинди бәйләнешсез дә, мин күп еллар буе Галимҗанны хәтеремдә тотып килдем. Аның куе кара чәчләрен, фикер иясенең киң һәм биек маңгаен, дөньяны сизгер күзәтүче акыллы күзләрен мин үзем күргән кеше бит. Күкрәк тавышы белән ышандырырлык итеп сөйли иде ул. Аның зур әһәмиятле сүзләре дә үзеннән-үзе хәтердә кала һәм эшкә өнди. Ул миннән җиде яшькә генә олы иде. Ләкин мин әдәбиятка әле беренче адымнарымны гына атлаганда, ул инде әдәбият юлыннан ышанычлы адымнар белән бара һәм башкаларны үзенә ияртә иде. Әйе, Галимҗан минем беренче укытучым булды. Өстәп әйтә алам: ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр. Совет хакимияте урнаштырылган беренче елларда, Урта Азия халыклары әдәбиятлары белән чагыштырганда, татар әдәбияты аеруча алга киткән иде. Анда Галимҗан Ибраһимов күренекле урын алып торды. Аның әсәрләрендә барлык совет милли әдәбиятлары нигезләнгән принципиаль яңалык бар иде. Һәм бу яңалык минем өчен, башка язучылардагыга караганда, көчлерәк, аңлаешлырак һәм гүзәлрәк яңгырады, һәм мин Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде. Икърар итә алам һәм моны шатланып эшлим: минем әсәрләрем, Галимҗанның зур йогынтысы белән иҗат ителделәр. Мин аның "Казакъ кызы" романын сокланып укыдым һәм Казакъстанның сарык һәм ат көтүләре белән тулы киң далалары күз алдыма килде. Мин кабиләләр арасындагы ызгышларны, хакимият өчен көрәшне, тормыш өчен көрәшне күрдем. Болар барсы да инкыйлабка кадәрге Төркмәнстандагы чынбарлык белән җанлы образлар аркылы якыннан бәйләнгән иде. Татар зыялыларының сәяси уянуына багышланган "Безнең көннәр" романы уйлану өчен бик күп азык бирде. Мин "тормыш хуҗалары" белән матди байлыкларны тудыручылар арасындагы бәрелешләрне яңадан үз күзем белән күрдем, реакционерлар белән демократлар арасындагы аяусыз бәхәсләрне яңадан ишеттем. Рухи көчсезләрнең ренегатлыгын күзәттем. Тормышта да нәкъ шундыйлар белән якыннан торып бәрелешергә туры килде. Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов турында бик күп сөйләргә мөмкин. Мин аны тере итеп, бетмәс-төкәнмәс көч ташып торган кеше итеп, зирәк, даһи акыллы итеп, яктылык, гаделлек өчен какшамас көрәшче итеп күрәм.
    Берды КЕРБАБАЕВ,
    төрекмән язучысы


    ***
    Зур язучының әсәрләрен үз халкының укучылары гына түгел, башка милләтләрнең укучылары да яратып, сөеп укыйлар, аны үз укучылары итеп саныйлар. Гәрчә Галимҗан Ибраһимов тумышы белән татар булса да, әсәрләрен татар телендә язса да, казакълар аны үз язучылары итеп исәплиләр. Әгәр без аның яшь чагында казакъ җәйләүләрендә яшәгәнлеген, балаларны укытканлыгын искә алсак, казакъларның аны үз язучылары итеп санаулары бигрәк тә аңлашылса кирәк. Ул елларда аңа "Казакъ кызы" кебек нәфис романны иҗат итү өчен гаять күп материал биргән казакъ халкы тормышындагы вакыйгаларны бик зур мәхәббәт белән тасвирлавы өчен казакълар аны беркайчан да онытмаслар.
    Сабит МУКАНОВ,
    казакъ язучысы


    ***
    Галимҗан Ибраһимов-татар әдибе генә түгел, ул безнең әдип тә. Аның иҗаты уртак. Казакъ халкы Галимҗан Ибраһимовны аеруча якын, үз итә. Бер фактны гына искәртеп үтик. Казакъ әдәбиятының классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Сакен Сәйфуллин Галимҗан Ибраһимов турында "ул минем иң якын дустым" дигән. Бу чынлап та шулай булган. Әдипләр дуслыгы, ул - әдәбиятлар дуслыгы. Ә әдәбиятлар дуслыгы, ул - инде халыклар дуслыгына тоташа. Казакъ халкының Галимҗан Ибраһимовка булган хөрмәте-ул бөтен татар халкына хөрмәт. Татар әдәбияты, татар мәдәнияте безнең казакъ халкына үрнәк, өлге иде. Татар халкының төрки халыклар тарихында тоткан урыны турында аксакал язучыларыбыз гел зурлап сөйләде. Күренекле акын Солтан Мәхмәт:
    "Анау алда татар торыр,
    башкаларга өлге торыр",-
    дип тикмәгә генә язмагандыр.
    Без, казакъ язучылары, бүгенге татар әдәбиятының уңышларын күреп сөенәбез. Галимҗан Ибраһимовка лаеклы буын үсеп килә. Казакъ әдәбиятында да шундый хәл. Бу куанычлы күренештә Галимҗан Ибраһимовның шифалы йогынтысы бар. Рәхмәт аңа.
    Сагынгали СӘЕТОВ,
    казакъ язучысы


    ***
    Зур татар прозаигы, романист Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре 1925-30 елларда әзәрбайҗан теленә тәрҗемә ителә иде. Аның хикәяләре, повестьлары һәм романнары җөмһүриятебездәге киң катлау укучылар арасында зур уныш казанды. Күпләр хәтта аны әзәрбайҗан язучысы дип санадылар. Яшьлек елларымда, беренче хикәяләремне яза башлаган вакытта, мин соклану белән Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен кат-кат укый идем. Безнең буынның башка вәкилләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Бу зур язучының фаҗигале үлеме безнең йөрәкләрне тетрәтте. Ниһаять, ул арабызга кире кайтты, һәм без аның гүзәл әсәрләрен яңадан укый алабыз.
    Мәһди ХӨСӘЕНОВ,
    әзәрбайҗан язучысы


    ***
    Сезнең Галимҗаныгыз - бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы.
    Сәмәд ВУРГУН,
    әзәрбайҗан язучысы


    ***
    Галимҗан - сүз остасы; аның сүзе укучыны тылсымлый; китаплары җанлы чынбарлыкның киң панорамасын гәүдәләндерә.
    Б. Майлин

    ***
    Галимҗан Ибраһимов үзенең сокландыргыч әсәрләре белән Кырым татарлары укучылары арасында Октябрь инкыйлабына чаклы ук мәгълүм иде. Без, яшьләр, аның китапларын кулдан-кулга йөртеп, бик яратып укый идек. Шуның белән бергә, ул Кырым яшьләренең бер төркем алдынгы өлешенә мөгаллим буларак та билгеле иде. Чөнки Уфада "Галия" мәдрәсәсендә Кырым яшьләреннән кайберәүләр аңардан укыганнар, дәрес алганнар. Октябрь инкыйлабыннан соң Г. Ибраһимов безнең мәдәниятебезгә һәм иҗтимагый-сәяси тормышыбызга тагын да якынайды. 1918 елда Үзәк мөселман комиссариатында эшләгәндә, үзеннән-үзе билгеле, аңа Кырым ярыматавында яшь Совет хакимиятен ныгыту мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килде. Шуның белән бергә, аның тарафыннан редакциядәнгән "Чулпан" газетасы бездә дә тарала һәм аны Кырым халкы да кызыксынып укый.
    Бекир УМЕРОВ,
    Кырым татары язучысы


    ***
    Бер тел галименең миңа язган хатында шундый юллар бар: "Г. Тукай, Г. Ибраһимов чын мәгънәсендә тел чирәме күтәрделәр. Г. Ибраһимов прозада телнең җәүһәрләрен, энҗе-мәрҗәннәрен искиткеч урынлы куллана белде". Г. Ибраһимовның әнә шул кабатланмас маһирлегенә мин гомер буена сокланып яшәдем. Монда сүз аның әсәрләренең сүзлек хәзинәсе, фразеологик һәм сурәтләү чараларының гаҗәп бай булуы хакында гына да бармый. Бердән, бу әдип элек әдәбияттан читтә калып килгән бик күп гади сөйләм сүзләрен кыю рәвештә әдәбиятка кертте, икенчедән, шуның өстенә, анда сүзнең эмоциягә тәэсир итү хасиятен, аның эстетик функциясен сиземләү сәләте ифрат дәрәҗәдә көчле иде. Шул сәләтенә таянып, Г. Ибраһимов әдәби әсәрләрендә сүзне мәгънә аңлату белән бер үк вакытта эстетик ләззәт бирерлек итеп тә кулланды. Ул әйтсә, берәгәйле итеп, тәмам җиренә җиткереп әйтте. Аның җөмләләре философлар телендәгечә тирән мәгънәле, шул ук вакытта образлы, музыкаль яңгырашлы, халыкчан булалар ("Без түбәннән күтәрелдек", "Фәхрине үтереп ташладылар" һ. б. бик күпләр). Минемчә, композитор күңеленә килеп төшкән җанга якын, дәртле хушавазлар белән рухланып, шуның белән канатланып яңа музыкаль әсәр тудыргандагы кебек, Г. Ибраһимов та үзенең иң һәйбәт әсәрләрен телебезнең байлыгына, матурлыгына, чын күңелдән бирелеп, күз алдында ачыла барган мөмкинлекләре белән рухланып, шуннан тәм табып, аерыла алмыйча язгандыр. Шул сәбәпле, без дә аның әдәби әсәрләренең эчтәлеген аңлау максаты белән генә түгел, бәлки теленең нәфислеге, тапкырлыгы белән дә мавыгып укыйбыз. Галимҗан Ибраһимов кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай, кадерле әдәби мирас, әдәби осталык үрнәкләре калдырды. Аның иҗат алымнары, ул баетып калдырган әдәби тел әле хәзер дә, яңа заманда да үрнәк булып хезмәт итә. Аның әсәрләре безнең заман кешесенә дә Туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан азат булырга, күңел хәзинәсен гуманистик кешелек сыйфатлары белән баетырга ярдәм итә.
    Гомәр БӘШИРОВ

    ***
    ... Галимҗан безнең прозада табигатьне иң күп һәм иң оста кулланучы художник иде. Шуңа күрә дә аның әсәрләре шигърияткә бай. Ниһаять, ул диалог формаларын төрләндерә, эчке монологларга киң урын бирә, хикәяләүне һәрвакытта киеренке-хәрәкәтчән итеп алып бара. Шуңа күрә аның әсәрләре укучыны бер эләктереп алгач ычкындырмыйлар инде... Телебезнең саф татарчага әйләнә баруы, сүз сәнгате буларак аның нәфисләшүе, образлашуы, бизәкләргә баюы Фатихлар, Галимҗаннар заманына туры килә. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов иҗатында бу ачык чагыла. Сез аның 1911-14 еллар арасында язган хикәя, повестьлары белән мәкаләләрен генә чагыштырып карасагыз да тел җәһәтеннән болар арасында ярылып яткан аерма күрерсез... Әдәби телебезне сафландыру һәм камилләштерүдә Галимҗан Ибраһимовның тоткан роле гаять зур. Сыйфат ягыннан үсүнең икенче мисалы итеп, мин прозада жанрларның төрләнүен һәм ачык билгеләнүен әйтер идем. Озак та үтми, романны озын хикәядән (повестьтан), озын хикәяне кыскасыннан аерып була башлый (билгеле, күләм җәһәтеннән генә түгел). Болар жанр буларак формалашу белән бергә, һәркайсының зур осталары да мәйданга чыга. Һәр өч жанрның, бигрәк тә повесть белән хикәяләрнең, гүзәл үрнәкләрен Фатих Әмирхан белән Шәриф Камал бирәләр. Мәгәр шулай да бу өлкәдә дә Галимҗан Ибраһимов иҗаты ныграк аерылып тора. Киң колачлы, социаль эчтәлекле романнарны, төгәл, камил язылган хикәя, повестьларны безнең әдәбиятта башлыча ул тудыра. Фатихлар, Галимҗаннардан соң әдәбиятка килгән язучыларга алардан өйрәнмичә, үрнәк алмыйча иҗат итү мөмкин түгел иде инде. Алар "мәктәбен" узмаган берәр язучы булды микән?!. Тик моны сукыр иярү, кабатлау дип кенә аңламаска кирәк... Һәрбер чын язучы, нинди генә "мәктәп" узмасын, ахыр чиктә бары үзенчә, үзе аңлаганча иҗат итә. Икенчедән, безнең яңа реалистик әдәбиятыбыз инкыйлабка кадәр тугандаш төрки халыклар өчен дә күпмедер дәрәҗәдә үрнәк иде. Безне укыдылар, бездән өйрәнергә тырыштылар... 1957 елны Алма-Атада Мохтар әкә Ауэзов белән очрашып сөйләшкән чакта ул миңа: -Тукай белән Галимҗан Ибраһимов сезнең генә түгел, безнең дә остазларыбыз!-дип әйткән иде. Әдәбиятыбызга әнә шундый дан-абруй китерде безнең классикларыбыз!
    Әмирхан ЕНИКИ

    ***
    ... зур талантлар, классик язучылар, бай иҗатлар турында һәр чор, һәр буын үз сүзен әйтә, аларга карата үзенең мөнәсәбәтен билгели. Мондый тарихи шәхесләр рәтенә керү үзе генә дә язучының олылыгын, үлемсезлеген күрсәтә. Г. Ибраһимов - әнә шундый әдипләрдән. Мансур ХӘСӘНОВ *** Шикләнми әйтергә була: К. Нәҗми, Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Әмирләр иҗаты аша Г. Ибраһимовның уңай йогынтысы Фәттахлар буынына да килеп җиткән. Аннары әдип иҗатының йогынтысы бер татар әдәбияты белән генә чикләнми. Г. Ибраһимов иҗаты казакъ, кыргыз, башкорт, азербайҗан язучылары өчен дә үрнәк һәм тәҗрибә мәктәбе булды.
    Фәрваз МИҢНУЛЛИН

    ***
    Ул, бөек язучы үзенең чын мәгънәсендә сәнгатьчә эшләнгән гүзәл әсәрләре белән мине, үземә дә сиздермичә, тормышка язучы күзе белән карарга өйрәткән. Бер мине генәмени? Мин моны Бәширдә дә, Әпсәләмовта да, Фатих Хөсни һәм башка бик күп замандашларымның иҗатында да хәзер бик ачык күрәм. Мирсәй ӘМИР *** Матур әдәбиятның беренче онытылмас ләззәтен мин аның әсәрләре аша татыдым, сихерләндем һәм шул тылсымлы дөньяга атларга, кулыма каләм алырга җөрьәт иттем, канатландым. Акыл көче белән ныгытылмаган алсу өметләр генә әле бу. Әмма ничек кенә булмасын, ул өмет-омтылышны Галимҗан аганың гүзәл, музыкаль әсәрләре уятты һәм әдәбият мәйданына чыгарга өндәде.
    Ибраһим САЛАХОВ

    Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр / Г. Ибраһимов.- Казан : ТаРИХ, 2002.- Б.539-541. Казан утлары.- 2007.- N 3.- Б.94-97



    Чыганак: http://Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр / Г. Ибраһимов.- Казан : ТаРИХ, 2002.- Б.539-541. Казан утлары.- 2007.- N 3.- Б.94-97
    Бүлек: Мои статьи | Өстәде: Khalit (15.02.2011)
    Караулар: 2665 | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Создать бесплатный сайт с uCozХалит © 2018