Шимбә, 20.04.2024, 02:29
Рәхим итегез Гость | RSS
Баш бит | Каталог статей | Теркәлү | Керү
Меню
Керү
Бүлекләр
Мои статьи [1]
Биография [11]
Эзләү
Сорау алу
Сайт сезгә охшыймы
Всего ответов: 143
Мини-чат
Сайт дуслары
  • Сайт эшләргә
  • Веб-мастер өчен
  • Иң яхшы Рунет сайтлары
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Галимҗан Ибраһимов
    Баш бит » Мәкаләләр » Биография

    Х. Хәйри. Зур фәнни хезмәт.
    Х.Хәйри. Зур фәнни эш.

    Галимҗан Ибраһимов исеме - безнең халыкның күңел түренә кереп утырган иң якын, иң кадерле исемнәрнең берсе. XX йөз башында, совет чорында татар культурасы, әдәбияты, гомумән, безнең иҗтимагый фикер үсеше тарихын Г. Ибраһимовтан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Ул — халык революциясе, социализм дәверенең гаять киң колачлы, төрле тармакларда югалмаслык эз калдырган, яңа иҗади сукмаклар салган зур әдип. Иҗтимагый-политик, культура тормышыбызның кайсы өлкәсендә ул күбрәк эшләгән, халыкчан көчле таланты әдәбиятның кайсы жанрларында — хикәя, повестьтамы, романдамы, әдәби тикшеренүләрендәме, журналистикадамы тулырак ачылган — моны аерым-аерым әйтү бик кыен нәрсә. Ул язучы гына түгел, галим дә, революционер, дәүләт эшлеклесе дә. Аның иҗат юлын тулы һәм тирәнтен аңлар өчен, менә шушы бөтен эшчәнлеген исәпкә алып, бер бөтен булган идея-политик көрәш һәм иҗат мәсьәләләре «бәйләмен» чишәргә, хәл итәргә кирәк. Моны башкарып чыгу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Авыр, катлаулы булуына карамастан, бу мактаулы һәм җаваплы эшкә безнең әдәбият фәнендә хәзер әдәбиятчы Мансур Хәсәнов кыю тотынып, бик кирәкле һәм кыйммәтле эзләнүләр алып бара. Соңгы елларда басылган аның китабы, мәкаләләре шул турыда сөйли. Бигрәк тә аның күптән түгел рус телендә Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган зур гына күләмле «Галимҗан Ибраһимов» дигән  монографик китабы җитди игътибарга лаеклы (Мансур Хәсәнов. «Галимҗан Ибраһимов». - Казан,  1969, 431 бит.).
    М. Хәсәнов бу яңа хезмәтендә Г. Ибраһимовның әдәби иҗатын тикшерү белән генә чикләнми, әдипнең бөтен эшчәнлеген тыгыз бәйләнештә, тарихи планда киң итеп өйрәнү бурычын куя. Арттырмыйча әйтергә мөмкин, автор, һичшиксез, бу фәнни бурычны — әдипнең иҗтимагый-политик, эстетик карашлары үсешен, әдәби-иҗат принципларының формалашуы эволюциясен, төп баскычларын өйрәнү бурычын уңышлы үтәгән. Китапның эчке төзелешендә дә тарихи эзлеклелек, концепцияләрнең дәлилле һәм ачык булуы миңа аеруча ошады. Китап гаять бай фактик материал, яңа документлар, архив чыганаклары нигезендә язылган. Ә бу исә аның фәнни нигезен киңәйтә, теге я бу бәяләрнең, фикерләрнең дөреслеген ышандырырлык итеп расларга ярдәм итә. Шуның белән бергә, М. Хәсәнов үзенең хезмәтендә моңа кадәр булган фәнни хезмәтләргә дә таянып эш итә, объектив бәясен биреп, һәр очракта чыганакларын күрсәтеп бара.
    М. Хәсәновның китабы унике бүлектән тора. Һәр бүлеге Г. Ибраһимовның тормыш юлында, эшчәнлегендә, идея-эстетик карашлары үсешендә аеруча әһәмиятле булган, борылыш моментларын чагылдырган фактларны, конкрет әдәби-иҗтимагый хезмәтләрен тикшерүгә багышланган. Китап әдипнең Октябрьга кадәрге Уфа, Казан, Киев дәверләрен дә, Октябрьдан соң Петроград, Мәскәү, Казанда үткән елларын, талант көчен биреп, яңа тормыш, социалистик культура төзү юлындагы зур хезмәтләрен дә киң яктырта. Билгеле, М. Хәсәнов, әдәбиятчы буларак, бигрәк тә язучының дөньяга карашы, әдәби-эстетик принциплары үсешенә, шуның белән бәйләнештә әдәбият турындагы фәнни хезмәтләренә һәм әдәби әсәрләрен анализлауга зур урын бирә. Моны китапның һәр бүлегеннән диярлек күрергә мөмкин. Г. Ибраһимовның беренче хикәяләреннән алып соңгы романнарына кадәр һәм беренче мәкаләләреннән башлап әдәбият тарихы һәм теориясе буенча чыккан фәнни хезмәтләренә кадәр — барысы да реализм һәм халыкчанлык, революция һәм халык, тормыш һәм әдәбият проблемалары яктылыгында тикшереләләр. «Яшь йөрәкләр» һәм «Тирән тамырлар»    романнарына бирелгән    анализлары    аеруча уңышлы. Бу ике роман язучы иҗатының, төрле чорына карый: беренчесе Октябрь революциясенә кадәрге иҗаты өчен, демократик әдәбият өчен бик характерлы булса, икенчесе — «Тирән  тамырлар» — социалистик    реализм әдәбияты үрнәге, беренче татар совет романы. Ике чор арасындагы иҗади эзләнүләр,    прогрессив, революцион романтика белән    сугарылган    реализм    принцибының Г. Ибраһимов иҗатында үзенчәлекле булып үсүе, формалашуы М. Хәсәнов хезмәтендә башка әсәрләр («Безнең көннәр», «Казакъ кызы», «Татар хатыны ниләр күрми» һ. б.) мисалларында да ышандырырлык итеп ачыла. Шунысы әйбәт, китап  авторы Г. Ибраһимовның беренче хикәяләрендәге    романтизмны    яки «Яшь йөрәкләр»дә романтизм йогынтысын инкарь итми, аның үзенчәлекле чагылышын да    күзәтә, әмма ул   моны (романтизмны) Г. Ибраһимов иҗат юлында төп урын тоткан, өстенлек иткән дип исәпләми.
    Г. Ибраһимов — реалист олы язучы, аның Октябрьга кадәрге иҗаты критик реализм юнәлешендә үсте, Октябрьдан соң ул татар   әдәбиятында социалистик реализмны нигезләүчеләрдән берсе булды — М. Хәсәновның тикшеренүендәге үтәли үткән төп сызык, төп фикер менә шул. Без моңа тулысынча кушылабыз. Фәнни дөрес нәтиҗә. Өстән караганда, бу бер дә яңалык түгел шикелле, 20 нче елларда ук инде Г. Сәгъди, П. С. Коган, Г. Нигъмәти һ. б. хезмәтләрендә Г. Ибраһимовның зур реалист булуы, талантының көче, үзенчәлеге реалистлыкта икәнлеге һәм бөтен иҗаты реализм юнәлешендә үсүе әйтелгән иде. Язучы үзе дә: «Мин — реалист    мөхәррир. Беренче әсәремнән хәзергәчә шул мәсләктә булдым»,— дип язган иде. Шуңа    карамастан, соңгы    елларда чыккан кайбер хезмәтләрдә    Г. Ибраһимовның    Октябрьга кадәрге иҗатына һәм Октябрьдан соңгы беренче әсәрләренә романтизм методы карашларыннан чыгып бәя бирү, язучының романтизмын берьяклы күпертү тенденциясе сизелә башлады. М. Хәсәнов исә Г. Ибраһимовның бөек реалист булуына бик хаклы рәвештә басым ясаган һәм бөтен иҗат тарихындагы каршылыкларын ачып, безнең әдәбиятта социалистик   реализм   эстетикасын нигезләп үстерүен һәм татар совет әдәбиятындагы онытылмаслык ролен, уңай традицияләрен, һич тә кабатламыйча, дәлилле итеп тирәнтен күрсәтә алган.
    Китапта Г. Ибраһимов эшләренә карата еш кына «беренче» сүзе кулланыла. Моңа бер дә гаҗәпләнергә кирәкми. Әдәбиятта яңаны ачучы-новатор художник, классик әдипләр өчен бик хас сыйфат ул. Чынлап та, татар әдәбияты тарихында беренче социаль-психологик роман («Яшь йөрәкләр»), беренче тарихи-революцион роман («Безнең көннәр»), беренче татар совет романы, чын иҗтимагый роман («Тирән тамырлар») тудыручы, татар әдәбияты тарихы һәм теориясе буенча беренче гыйльми хезмәт бирүче, шулай ук тел белеме һәм татарлар арасында революцион хәрәкәт тарихы буенча беренчеләрдән булып җиң сызганып эшләүче күпкырлы көчле талант иясе галим һәм әдип Галимҗан Ибраһимов булды. М. Хәсәнов та бу мөһим фактка игътибар итмичә үтми, моның иҗтимагый һәм тарихи сәбәпләренә дә туктала.
    М. Хәсәнов китабында Г. Ибраһимовның революцион эшчәнлеге, культура, әдәбият һәм матбугат өлкәсендә алып барган оештыру эшләре, М. Вахитов белән берлектә Үзәк мөселман комиссариатында, «Чулпан» һ. б. газеталар редакцияләрендә чын күңелдән бирелеп эшләве турында бай материал тупланган. Язучының «Галия» мәдрәсәсендәге эшчәнлегенә караган, соңыннан Казанда «Академцентр» җитәкчесе буларак киң җәеп җибәргән яңа башлангычларын, оештыручанлык сәләтен күрсәткән һ. б. материаллар да кызыклы. Монда автор моңарчы күзгә бик ташланмаган яңа мөһим материаллар китерә, кайбер бәхәслерәк мәсьәләләргә ачыклык кертергә омтыла.
    Г. Ибраһимов үзен революция солдаты, большевиклар партиясе сафының бер көрәшчесе итеп исәпләгән. Аның иҗаты да практик эшеннән, халык көрәшеннән, революция, социализм идеяләреннән аерым яшәми. Язучының идея-эстетик үсешен тикшергәндә менә моңа да җитди игътибар бирү, эшчәнлекнең төрле тармакларындагы эчке бәйләнешләрен ачу нәтиҗәсендә М. Хәсәнов фәнни объектив бәяләрнең дөреслеген тагын да тирәнрәк нигезли алган.

    Г. Ибраһимов кискен сыйнфый көрәш, капма-каршы ике сыйныф — буржуазия һәм пролетариат көрәше шартларында яшәде, бу көрәшнең алгы сафында булды, Октябрьга кадәр вак буржуаз революциячелек, революцион-демократик карашларда торган Г. Ибраһимов Октябрь социалистик революциясеннән соң яңа чорның яңа тип язучысы, Октябрь җиңүләре белән, В. И. Ленин идеяләре белән рухланган көрәшче-реалист язучы һәм марксист галим булып формалашты. «Минем марксист әдип булуым, пролетариат байрагы астында эшләвемне үземә тормышымның, гомеремнең төп максаты итеп куеп, шул юлны алуым бөтен үткән хәятымның тарихи мәҗбүри нәтиҗәседер»,— дип язды ул, һәм шулай әйтергә хаклы да иде. М. Хәсәнов монографиясендә язучы-галимнең бик күп хезмәтләрен җентекләп тикшерүдән соң ясалган гомуми нәтиҗәсе дә шуны раслый.
    Г. Ибраһимов «Октябрьдан соң татар әдәбияты фәненең методологик нигезләрен эшләүчеләрдән беренчесе, татар әдәбиятын марксистик өйрәнүне башлап җибәрүче иде»,— дип яза монография авторы.
    М. Хәсәнов китабында исбат ителгәнчә, безнең әдәбият фәнебез 20 нче еллар башында ук инде сизелерлек уңышларга ирешә; күп кенә әдәбият тарихы фактлары тикшерелә, әдәбият тарихын чорларга бүлү, аның методологиясе мәсьәләләре өйрәнелә, аерым язучыларның иҗатларына фәнни нигездә бәя бирелә. Безнең бүгенге әдәбият фәнебез әнә шул тәҗрибәләргә таянып үсә дә. Г. Ибраһимовның шулай ук тел белеме белән тарих фәненә керткән өлеше дә бер дә ким түгел. Китапта язучының бу эшләренә дә тиешле бәя бирелгән. 
    «Галимҗан Ибраһимов» китабында тагын бер уңай моментны әйтеп үтәргә кирәк. Әдипнең иҗтимагый фикер һәм иҗат принциплары үсешендәге төп чыганакларны тикшергәндә халыклар дуслыгы, төрле милләт хезмәт ияләре бердәмлеге, интернационализм идеяләренә зур игътибар бирелә, бөтен китап буена диярлек бу мәсьәлә төрле конкрет тормыш шартлары, идеологик көрәш бурычлары ноктасыннан яктыртыла бара. Галимҗан Ибраһимовның чын интернационалист булуы, буржуаз милләтчелек карашларына каршы һәм әдәби иҗатында, һәм публицистик, фәнни хезмәтләрендә эзлекле көрәш алып баруы конкрет бай материалларга таянып тикшерелгән. Башка кардәш әдәбиятлар белән бәйләнештә бирелгән бу турыдагы материалларны зур кызыксыну белән укыйсың, башкорт, казах, төркмән һ. б. халыкларның Г. Ибраһимовны үзләренең иң кадерле язучыларыннан санауларының мәгънәсе дә шул чак тагын да ачыграк күз алдына килеп баса. А. Фадеев, Ф. Гладков, Л. Соболев, М. Ауэзов, Б. Кербабаев, С. Муканов, С. Кудаш, С. Вургун һ. б. атаклы язучыларның татар әдәбияты классигы турында тирән ихтирам белән, югары бәя биреп әйткән сүзләрендә интернационализм тойгысының тирән мәгънәсе чагылган. Г. Ибраһимовны алар «татар әдәбиятының титаны» дип атыйлар.
    Татар әдәбиятын биеклеккә күтәргән, олы юлының яңа сәхифәләрен, киң мөмкинлекләрен ачкан художник, сүз остасы Г. Ибраһимовның талант көче, чын реализм көче — халыкта, халык тормышы, хыялы, яшәеше белән аерылгысыз бәйләнештә булуында. Халык тормышының бөтен нечкәлекләрен белгән, халык йөрәге тибешен якыннан тойган, үзе дә халык арасыннан чыккан әдипнең таланты Октябрь революциясеннән соң бөтен киңлеге белән ачылып китте. Проф. П. С. Коган әйткәнчә: «Галимҗан Ибраһимов иҗатындагы кызыксындыру көче — аның күп тармаклы булуында. Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да - шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала... Ул — матурлык җырчысы... Барысыннан да элек, ул үзенең әсәрләрендәге ачык реализм һәм гадилек белән алдыра...»
    Язучы халык көченә ышаныч белән карады, үз туган анасын яраткан кебек, халкын яратты, белде, халык та аңа ышанып һәм мәңге сүрелмәс хөрмәт, мәхәббәт хисе белән җавап бирде. Язучы өчен моннан да югарырак бәя юктыр. М. Хәсәнов китабын укыгач та бездә шул ук тойгы кала. Димәк, әдәбиятчы-галим үзенең бу китабында олы әдипкә дөрес мөнәсәбәттә торып, тарих чынлыгын, иҗади-рухи байлыкны әйбәт ача алган.
    М. Хәсәнов, китабының керешендә әйтелгәнчә, Г. Ибраһимов турындагы теманы бөтен яктан өйрәнеп, куелган мәсьәләләрнең барысын да тулысынча хәл итүне дәгъва кылмый. Әлбәттә, бу зур тема, аны төрле яктан өйрәнергә мөмкин. Г. Ибраһимов мирасы әле тулы килеш барланып, тупланып бетмәгән. Торган саен, һичшиксез, әле тагын да яна материаллар табылыр.
    М. Хәсәновның бу хезмәте — безнең филология фәнебезнең яңа уңышы, төпле тикшерү; партиялелек позициядә торган гыйльми хезмәт. Публицистик үткенлек белән язылуы да аның фәнни характердагы әсәр булуына һич зарар итми. Г. Ибраһимов тормышын һәм иҗатын өйрәнүче М. Хәсәнов, әлбәттә, киләчәктә дә бу өлкәдә эшен дәвам иттерер дип ышанырга кирәк. Шуны искә алып, берничә теләкне белдереп үтик. Беренчедән, язучының Октябрьга кадәрге иҗатындагы, карашларындагы төп каршылыкларын, чайкалуларын дәлилләп, тулырак ачасы иде. Шулай ук Г. Тукай белән аның арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр, «Шура», «Вакыт»ка һәм аның хуҗаларына карата булган принципиаль карашлар аермасы, сәбәпләре дә киңрәк аңлатуны сорый. Дөрес, монографиядә Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре»нә әйбәт анализ, фәнни бәя бирелгән. Ләкин мәсьәлә бу әсәр белән генә чикләнми бит. Икенчедән, язучының иҗат методын, иҗат принципларын тикшергәндә, осталык, яңа сурәтләү алымнары, әдәби стиль, тел мәсьәләләре дә киңрәк яктыртылсын иде.
    Гомумән М. Хәсәновның бу зур хезмәтендә татар әдәбияты тарихының онытылмас сәхифәләре төпле фәнни нигездә ачылган. Г. Ибраһимов тормышы һәм иҗаты моңарчы мондый киң күләмдә әле өйрәнелмәгән иде. Бу китап аркылы башка милләт укучылары да Г. Ибраһимов белән, аның иҗаты белән тулырак танышырлар.
    1970
    (Чыганак: Хәйри Х. Иҗат чишмәләре. -  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. – 246 б.)
    Бүлек: Биография | Өстәде: Khalit (25.04.2011)
    Караулар: 2202 | Теглар: Галимҗан Ибраһимов | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Создать бесплатный сайт с uCozХалит © 2024