Шимбә, 26.05.2018, 14:44
Рәхим итегез Гость | RSS
Баш бит | Каталог статей | Теркәлү | Керү
Меню
Керү
Бүлекләр
Мои статьи [1]
Биография [11]
Эзләү
Сорау алу
Сайт сезгә охшыймы
Всего ответов: 141
Мини-чат
Сайт дуслары
  • Сайт эшләргә
  • Веб-мастер өчен
  • Иң яхшы Рунет сайтлары
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Галимҗан Ибраһимов
    Баш бит » Мәкаләләр » Биография

    Газиз Иделле. Кырым. Галимьан Ибраһимов.
    Галимҗан ага Ибраһимов белән очрашу гомер буе онытылмаслык зур вакыйга булып истә калган. Без аның квартирасында булдык. Аның җылы кулын кыстык. Үткен күзләренә карап, акыллы сүзләрен тыңладык. Ишек алдындагы кечерәк бакчада да җыелышып утырдык. Бергәләп рәсемгә дә төштек...
    Галимҗан Ибраһимов,.. Әдәбиятыбызның тере классигы. Татар культурасының барлык тармакларына диярлек үзенең яхшы зур йогынтысын ясап килүче атаклы галим, зур стажлы коммунист... Аның янында ук булу, аның белән янәшә диярлек утыру, сөйләшү мине дулкынландыра да, нык кына каушата да. Гәрчә аны күрүем беренче тапкыр булмаса да.
    Мин аны Казанда чакта ук күргәләгәнем бар иде. Читтән генә. Ерактан гына. Сокланып кына. Ә бер тапкыр хәтта аңа бер үтенеч белән дә мөрәҗәгать итәргә ничектер кыюлыгым җиткән иде. Хәлем шундый булган, күрәсең. 1926 елның көзендә Казанга килеп төшүемнең беренче көннәре. Шуңа кадәр Свердловскида газета редакциясендә эшли идем. Газета ябылгач, күптәнге хыялым булган Казанга килеп чыктым. Әмма монда да газета-журналлар тирәсендә эшкә урнашу мөмкин булмады, һәркайда кыскартулар бара икән. Шулай көннәр, атналар үтә, кесә саега. Инде теләсә нинди эшкә керергә риза. Хезмәт биржасына да язылдым. Кагылмаган учреждение, предприятие калмады диярлек... Шунда миңа Галимҗан Ибраһимовка мөрәҗәгать итеп карарга кирәк дигән уй кайда һәм ничек килеп кергәндер — бу сорауга моңа кадәр үзем дә җавап бирә алмыйм. Ул чагында, әдәбият-мәдәният өлкәләрендә барын да хәл итә алучы иң зур кеше ул, дигән фикердә булуымнан килгәндер, ихтимал.
    Шулай да, аның эшли торган урынына, Наркомпроска, Гыйльми үзәккә үк барып керергә кыюлыгым җитмәде. Мин аны кабинетлар ишеге тирәсендә, каядыр коридорда, туктап калган минутларын сагалап, шунда очратып сөйләштем. Болай сөйләштем дию бик зурайтып әйтү булыр инде ул. Кинәт каушап калып, әллә ни өмит тә итмичә, тотлыга-тотлыга ике-өч сүз белән генә хәлемне аңлатып бирдем дә, нинди дә булса эшкә урнашырга ярдәм итүен үтендем. Ә ул көтелмәгәнчә игътибарлы булып чыкты. Кузгалып китәргә ашыкмады. Сораштырды. Син яшь бит әле, эшләргә өлгерерсең, башта укырга кирәк, диде. Мин ык-мык иттем. Ни дияргә дә белмәдем. Моңа кадәр дә уку өлкәсендә гел уңышсызлыкларга очравым, Әстерханда да, Свердловскида чакта да шундый бәхетсезлекләргә очрап, редакциягә эшләргә күчүем һәм «каләм тибрәтү» авыруының да миңа инде шактый йоккан булуы — бары да секунд эчендә башымнан үтеп киттеләр... Аннары бу уку елына инде соңга калуым да бар иде бит...
    Ахырда ул миңа РТЯга мөрәҗәгать итеп карарга киңәш бирде. Бу беренче ишеткән сүзем — татар телен гамәлгә ашыру комиссиясе дигән оешма икән. Шунда бардым. Алар мине, берничә көн йөрткәннән соң, ТатЦИК аппаратына эшкә урнаштырдылар.
    Шул очрашудан соң озак та үтмәде, Галимҗан ага, каты авырып, озак вакытка Кырымга дәваланырга китте.
    Һәм менә без хәзер аның янында, Кырымда.
    Мине ул исенә төшереп танып алдымы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма мин аны беренче мәлдә ничектер таный алмый тордым диярлек. Казанда чагында озын, төз буйлы, кыю атлап йөрүче, әйбәт, пөхтә костюм өстеннән җилән сыман җиңел пальто, башына эшләпә кигән таза кеше булып хәтеремдә калган иде ул. Ә хәзер монда, Кырымда дәвалануда, авыру хәлендә, өй шартларында яланбаш, күлмәкчән генә килешендә ул ничектер ябыгып та, кечерәеп тә калган кебек булып күренде миңа. Ләкин мондый хәл озакка сузылмады. Ул, күз алдында бик тиз, беренче сүзләреннән үк үзгәреп, кинәт тагын да үсеп китте, һәм бөтенләй авыру да түгел кебек иде ул...
    Безне иң башлап кызыксындырганы, әлбәттә, әнә шул үзенең хәле, сәламәтлеге мәсьәләсе иде.
    Бу турыда шуны белә алдык:
    Әле шушы көннәрдә, без килер алдыннан гына, бик зур медицина белгечләре һәм даими дәвалаучы врачлар катнашы белән аңа консилиум ясалган икән. Аның хәлен бик җентекләп тикшергәннәр һәм шундый нәтиҗәгә килгәннәр: «Авыруның сәламәтләнә башлавына карамастан,— диелгән консилиум протоколында,—1928 елның ноябрендә тамакта туберкулез инфильтраты башлана һәм бу яңа авыру дәвалауга бик авыр бирелә. 1929 елның маенда яңадан Г. Ибраһимовта уң якта пневмоплеврит башлана. Менә бу яңа авырулар рәтләнеп килә торган сәламәтлекне тагын да какшаталар, борчыйлар. Шулай да Кырым табигате яхшы тәэсир итә. Температурасы нормаль хәлгә килгән. Кан килү тукталган. Кох бациллалары нык кимегән. Ютәле йомшарган. Менә шуларны искә алып, консилиум авыруны бөтенләй сәламәт хәлгә, хезмәт итә алу хәленә китерер өчен, аның Кырымда, дәвалану режимында калуын кирәк таба».
    Димәк, Галимҗан агабызның хәле, нигездә өметле булса да, шактый катлаулы икән әле: тынычландыра да, борчый да торган. Шунда аңа тирән ихтирам һәм мәхәббәт белән карап: — бу ике арадагы көрәштә тынычландыра торган яклары өстенлек алып, борчый торган якларын озакламый тәмам җиңүгә ирешсен иде, дип, тел белән генә түгел, бөтен җаның-йөрәгең белән телисең...
    Халкыбыз өчен әйтеп бетергесез кирәкле олы шәхес бит ул Галимҗан ага! Гомерен халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган большевик-революционер, зур җәмәгать эшлеклесе булуы өстенә «Безнең көннәр», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» һәм тагын башка бик күп хикәя һәм повестьларның авторы. Аның тел, әдәбият, тарих мәсьәләләренә карата язылган күп санлы хезмәтләре үзләре генә дә искиткеч әһәмияткә ия ләбаса. Халкыбыз аңардан тагын күп һәм кыйммәтле иҗат җимешләре көтә ич!
    Һәм без аның үткен күзләренә, дөньяга, тормышка карашында оптимистлыгына, вакыт-вакыт кыю гына кул хәрәкәтләре-ишарәләре ясап сөйләвенә карап, үзен хәзер тозакта тоткан авыруыннан һичшиксез котылачагына һәм яңадан элекке сау-таза, эшчән Галимҗанга әвереләчәгенә нык ышаныч багладык.
    Әлегә үз Татарстаныннан, сөйгән эшеннән аерылган булса да, ул үзен бер дә алай күңелсез, ялгыз сизми иде. Казанда, Уфада чыга торган газета-журналларны ала, укый, барлык хәлләр белән танышып тора. Дус-ишләре, каләмдәшләре дә аның янына еш кына килеп чыгалар икән. Без барганда, татар һәм башкорт халкының уртак зур әдибе, Галимҗан аганың якын дусларыннан берсе Мәҗит ага Гафури, башкорт язучыларыннан Сәйфи Кудаш белән Гариф Гомәр шунда Ялтада иделәр. Инде менә Казаннан да зур төркем язучылар килеп төшкәч, Галимҗан ага бик тә куанды. Аның өчен зур бер бәйрәм булды бу.
    Өлкән әдип Мәҗит ага Гафурины шунда беренче һәм соңгы тапкыр күрүем иде. Ул барыбыз белән дә кул биреп исәнләште. Бик кыска гына бу очрашудан алган тәэсирләрем: аның кыяфәте кай ягы беләндер эшчене, авыр, киеренке хезмәт кешесен хәтерләтә иде. Ябыграк уртача буйлы, таза куллы, инде олы яшьтә булуына карамастан, нык мускуллы эшче кеше образын гәүдәләндерүче булып хәтеремдә калган ул. Чынлыкта ул шундый идеме, түгелме — белмим. Бу бәлки шуңа күрәдер: аны беренче күрүдә үк мәгълүм «Эшче» поэмасы иске төште. Аның белән кул кысышканда да, күңелдә «Бир кулыңны!» шигыре кабатланды. Шигырьдә тасвирланган эшченең сөялле кулы — бу аның үз кулыдыр дип ышанасың, ирексездән аның үз кулында да кытыршы сөялләр тойгандай буласың һәм бу аңа булган ихтирамыңны арттырып җибәрә.
    Без бик кыска вакыт эчендә дә Галимҗан һәм Мәҗит агаларның күптәнге якын дуслар, сердәшләр икәнлеген күреп алдык.
    Галимҗан ага бөтенесе белән кызыксына. Безнең экскурсиягә аеруча зур әһәмият бирә, культура бәйләнешләрен киңәйтү, халыклар дуслыгын ныгыту чараларыннан берсе бу, ди. Ул безнең сәяхәт маршрутын гел күзәтеп торган, Кырымга, Ялтага да килеп чыгуыбызны бик көткән...
    Кызыксынып сораша, үзе дә сүзгә кушыла. Казандагы язучылар турында, ике оешма (ТАПП һәм Совет язучылары оешмалары) турында да үз фикерләрен әйтә, җанлы тормышны күбрәк өйрәнергә, завод-фабрикалар белән, авыл районнары белән гел тыгыз бәйләнештә булырга кирәк, ди. Алда торган Тукай юбилее да, Татар театры эше дә аны бик кызыксындыра. Татарстанның киләсе елга (1930) үткәреләсе унъеллыгы турында дулкынланып сөйли. Сәламәтлегем мөмкинлек бирсә, әлбәттә, үзем дә Казанга кайтып, ул олы бәйрәмдә катнашачакмын, ди. Тик ул үзенең иҗаты мәсьәләләренә генә сирәк кагыла. Бу безгә аңлашыла да. Хәзерге хәлендә әле аңа киеренке иҗат хезмәте тыелган. Шулай да сайланма әсәрләре җыентыгының «Яңалиф»тә басылу уңае белән, аларны яңадан бер карап чыгуын әйтә, сәламәтлеге яхшыргач та «Безнең көннәр»нең язылып беткән икенче томын типографиягә бирерлек хәлгә китерү, башланып та төгәлләнми калган тагын башка хикәя һәм повестьларын, гыйльми хезмәтләрен эшләп бетерүгә керешәчәге турында сөйли.
    Галимҗан   Ибраһимов...
    Бу — аның белән икенче очрашуым. Ике арада ничаклы аерма! Очрашулар төрле хәлдә төрлечә була һәм аларның тәэсире дә бертөрле булмый икән.
    Тормышын һәм иҗатын тиешенчә белмәгән кеше белән очрашу, ул асылда нинди генә зур, бөек кеше булмасын, синең аңыңда, йөрәгеңдә әллә ни тирән эз калдыра алмый. Киресенчә, аның олылыгы, бөеклеге турында алдан ук белүең җитәрлек тулы булса, аның үзе белән бик аз вакытка гына очрашу-күрешү дә сиңа онытылмаслык дәрәҗәдә көчле тәэсир итә, ул шәхес үзенең тагын да яңа яклары белән балкып китә.
    Дөресен генә әйткәндә, башта телгә алган беренче очрашуымда Галимҗан ага турында белгәнем бик аз иде, аның зур шәхес икәнлеген ишеткәннәрем аша гына белә идем. Аның тормыш юлы, иҗаты белән танышлыгым бик чамалы иде. Әстерханда да, авылда чакта да аның әсәрләрен укуымны хәтерләмим. Свердловскида — уку елларында һәм редакциядә эшләгәндә дә — кызганычка каршы, аның берничә хикәясен генә кулга төшереп укый алган идем.
    Галимҗан ага иҗаты белән ныклап танышу Казанга күчеп килүемнән башланды минем, һәм аның белән беренче очрашуым да моңа сизелерлек этәргеч булгандыр. Ә иң хәлиткече — Казанның әдәби тормышы эченә бик бирелеп кереп китү булды, әлбәттә. Монда чыга торган газета-журналларның берсен дә калдырмый укып бару, төрле әдәби кичәләр, җыелышлар, утырышлар, киңәшмәләр, кызу бәхәсләр, тартыш-көрәшләр, — кыскасы, Казанның гел кайнап торган шушындый үтә җанлы әдәби тормышы мине бик тиз үк үз эченә йотып алды.
    Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең моңа кадәр чыккан һәм яңа басылып чыга торган әсәрләрен җентекләп укып барырга керештем. Спектакльләрне берсен дә калдырмый карап бардым. Галимҗан ага Ибраһимовның хикәя һәм повестьларын, романнарын аеруча яратып укый идем. Миңа аеруча көчле тәэсир иткәне «Безнең көннәр» романы булды. Шундый зур, калып, романны беренче тапкыр кулга алуым әле дә исемдә. Бу аның кайсы басмасы булгандыр, белмим, хәтерләмим, аңа ул чагында игътибар да ителмәгән, әмма күземне йомсам, һаман әле аңа сәер бер гаҗәпләнү белән карап, тотып, капшап-сыйпап торам кебек. Гарәп хәрефләре белән кытыршырак тупас кәгазьгә басылган, тышлыгы да гади кәгазьдән генә, төпләнмәгән дә, кырыйлары да киселмәгән — тузгыбрак торган сыман... Аның эченә кергәнче — күләме мине шаккатырды. Халык арасында «кирпеч калынлыгы» диләр андый китаплар турында — шундый калын иде ул. Җыентык та түгел бит үзе, ә бер бөтен әсәр — роман!
    Дәрес, ул елларда инде рус телендә аннан да калынрак романнар кулга кергәләгән, укыштырылган иде (бигрәк тә Свердловскида яшәгән елларымда). Ә бу бит татар телендә, аны үзебезнең Галимҗан ага Ибраһимов язган! Җитмәсә, трилогиянең беренче китабы гына икән әле үзе.
    Шулай, моңа кадәр күрелмәгән бу татар романы башта мине үзенең күләме-калынлыгы белән шаккатырган булса, эченә кереп киткәч исә...
    Ә анда сине тагын да көчлерәк гаҗәпләндерә һәм тәмам биләп ала торган хәлләр бәйнә-бәйнә тасвирлана... Алай берьюлы җиңел генә «йотып» җибәрә алмаслык гаять олы вакыйгалар өермәсе, күп төрле кешеләр галереясе, аларның төрле карашлары, төрле юлдан барулары, төрле идеаллар бәрелеше, үткен социаль хәрәкәтләр, көрәшләр ташкыны, тирән кичерешләр, төрле язмышлар... Бу — тарихыбызның иң кискен, иң әһәмиятле чорларыннан берсе булган 1905—1907 еллары турындагы роман һәм аны инде тагын кабат укымыйча мөмкин дә түгел...
    Һәм укыла да. Шулай ук башкалары да. Киң дала... Кардәш казакъ халкының төрле социаль катлавы, төрле кабиләләре, алар арасындагы мөнәсәбәтләр... Патша колониаль политикасына каршы көрәшкә омтылулар. Карлыгачсылу-Арсланбай мәхәббәте...
    Бу — Галимҗан ага талантының үзенчәлекле поэтик яңа    ялтырашын    күрсәтеп торган «Казакъ кызы» романы.
    ...Менә кинәт, йөрәкләрне тетрәтерлек каты чан, суккан кебек, «Фәхрине үтереп ташладылар» дип башланып киткән киеренке чор тарихы... Яшь Совет илендә барган кискен сыйнфый көрәшнең төрле формадагы күренешләрем киң тасвирлау... Кара көчләрнең фаш ителүе, безнең хак эшебезнең, бөек идеябезнең җиңү юлы буйлап алга баруы...
    Бу — «Тирән тамырлар» романы.
    Тагын — берсеннән-берсе оста язылган, уйландыра, дулкынландыра торган һәм үз көче белән сине ничектер сихерләп ала торган «Кызыл чәчәкләр», «Яшь йөрәкләр», «Татар хатыны ниләр күрми», «Алмачуар» һ. б. кебек повестьлары, хикәяләре...
    Аның барлык әдәби әсәрләрен, зур гыйльми хезмәтләрен санап чыгу үзе генә дә Галимҗан аганың нинди куәтле һәм күп яклы, киң колачлы талант иясе икәнлеген бик ачык күрсәтеп тора. Аңа сокланмый, аның алдында баш ими булдыра алмыйсың.
    Татар дөньясының, татар мәдәниятенең ике титаны — Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов.
    Татарныкы гынамы икән?
    Башкортлар, казакълар, Урта Азия халыклары да бу ике исемне тирән ихтирам белән телгә алалар һәм үзләренең рухи остазлары рәтеннән саныйлар бит. (Сәйфи Кудаш, Берды Кербабаев, Сабит Муканов, Сөләйман Рөстәм, Баязит Бикбай, Гафур Голәм, Жакан Садыков һ. б. әсәрләрен, чыгышларын искә төшерү дә җитәр кебек.)
    Тукай озак яшәмәде. Күгебездә якты йолдыз булып ялтырады да... Юк, Тукай ул күңелләрдә, йөрәкләрдә һәрвакыт яши, хәтта үзе исән чагындагыга караганда бүген яктырак та йолдыз булып яна ул безнең рухи күгебездә. Шуның өстенә тагы үзе исән дә булса!..
    Ә менә Галимҗан Ибраһимов исән, безнең арабызда яши, һәм менә без аның янында! Яши, эшли, уйлый, иҗат итә килгән Тукай белән янәшә балкый торган якты йолдыз...
    Менә шушындый уйлар, шушындый хисләр уятты, шушындый тәэсир калдырды миндә Галимҗан ага белән бу очрашуыбыз. 
    ...Авыру икәнен дә оныттык бугай без аның. Чыннан да, безне озатып калганда ул шактый җанланган, хәрәкәтләре дә кыюланган кебек иде. Көнчыгыш музеенда, Никитинский бакчада, Чехов музеенда булырга киңәш бирде, аларга юл күрсәткән кебек, кулын әле алга, әле уңга, әле сулга болгап алуы гел безнең күз алдыбызда...
    Галимҗан ага күрсәткән урыннарның барысында да булдык. Алар һәм гомумән Кырым, Ялта бездә гаҗәеп тәэсир калдырды. Мин биредә беренче тапкыр булганга шулай дим. Олы агайларның кайберәүләре моңа кадәр дә булгалагандыр. Әмма аларның да бу Кырым җирләрендә беренче тапкыр булгандай сокланып, хозурланып йөргәннәрен күрәм.
    Ялта — Көньяк Кырымның курортлар үзәге. Субтропик климат һәм шуңа хас гаҗәеп үсемлекләр дөньясы! Безнең яклар өчен ят булган әллә нинди сәер төстәге һәм формадагы агачлар, куаклар, чәчәкләр... Аларның исемнәрен генә дә белеп-санап бетерерлек түгел. Боларны без шәһәрнең һәрбер почмагында, бигрәк тә санаторийлар тирәсендә еш очратабыз. Ә инде барысының да бергә тупланган урыны — мәшһүр Никитинский ботаника бакчасы. Ялтадан ерак түгел, биш-алты километрда гына ул. Без анда җәяү барып йөрдек. 1812 елда ук оештырылган бу бакча хәзер 300 гектардан артык җир биләп тора. Анда үсеп торган агачларның, куакларның, декоратив үсемлекләрнең, чәчәкләрнең төрләре дүрт меңгә якын диләр.
    Бакчада көне буе туристлар, экскурсантлар мәш килә. Алар гына да түгел икән. Монда күп кенә студентлар практика үтә, гыйльми хезмәтләр, дипломнар, диссертацияләр языла. Бакчаның фән өчен әһәмияте зур. Аның, мәсәлән, ботаника, дендрология, декоратив бакчачылык, субтропик культуралар, көньяк культуралары, цитрус үсемлекләре, техник культуралар, үсемлекләрне саклау кебек махсус бүлекләре һәм физиология, биохимия, цитология, орлыкчылык лабораторияләре бар. Илебездә ботаника белгечләрен хәзерләү үзәкләреннән берсе булган бу бакчаның хуҗалык өчен дә әһәмияте бик зур икән. Күп төрле файдалы үсемлекләр (дару үләннәре, декоратив үсемлекләр, чәчәкләр, тәмәке, виноград, хөрмә һ. б.) шушында тикшерелә, үрчетелә һәм хуҗалыкта киң файдаланыла, шулай ук илебезнең башка почмакларына күчерелеп утыртыла. Кем белә, бәлки, тынгысыз эзләнүчән галимнәр мондагы сирәк үсемлекләрнең кайберләрен безнең Татарстан җирләрендә дә үстерүгә-үрчетүгә ирешерләр...
     
    (Газиз Иделле. Беренче зур сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).
    Бүлек: Биография | Өстәде: Khalit (25.04.2011)
    Караулар: 1649 | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Создать бесплатный сайт с uCozХалит © 2018