Шимбә, 27.04.2024, 02:49
Рәхим итегез Гость | RSS
Баш бит | Каталог статей | Теркәлү | Керү
Меню
Керү
Бүлекләр
Мои статьи [1]
Биография [11]
Эзләү
Сорау алу
Сайт сезгә охшыймы
Всего ответов: 143
Мини-чат
Сайт дуслары
  • Сайт эшләргә
  • Веб-мастер өчен
  • Иң яхшы Рунет сайтлары
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Галимҗан Ибраһимов
    Баш бит » Мәкаләләр » Биография

    Галимҗан Ибраһимов-күренекле талант иясе
    Кереш
     
    " Г.Ибраһимов - күренекле талант иясе ” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшенең чыганагы – Г.Ибраһимов күренекле талант иясе булуда.
    Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Г.Ибраһимовның татар совет әдәбияты классигы һәм аңа нигез салучыларның берсе булуын раслауда.
    Эшнең максаты – Г.Ибраһимовның төрле өлкәләрдәге күпкырлы эшчәнлеген билгеләү .
     
    Бурычлары: 1) Г.Ибраһимовның әдип, талантлы тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы, Көнчыгышны өйрәнүче олы галим, ару-талуны белмәүче зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булуын билгеләү.
    2) Г.Ибраһимовның милли әдәбиятыбызның офыгын киңәйтү өчен көрәшче булуын раслау.
    3) Әдипнең татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы икәнлеген күрсәтү.
     
    "Г.Ибраһимов - күренекле талант иясе ” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Галимҗан Ибраһимовның күренкле талант иясе булуы турында сөйләнелде. Йомгакта Г.Ибраһимовның әдәби мирасы, аның идея мирасы кебек үк, татар культурасы кысаларыннан чыгып, гомум-культура хәзинәсенә килеп кушылуы һәм бөтен халыкның уртак казанышына әйләнүе турында яктыртылды.
    Күпмилләтле Ватаныбыз халыкларының культурасы тарихында үзенең үлемсез әсәрләре белән халкына, аның сәнгатенә шөһрәт китергән шәхесләр аз түгел. Шундый шәхесләр арасында Бөек Октябрь идеяләре өчен актив көрәшкән язучы-революционер, татар совет әдәбияты классигы һәм аңа нигез салучыларның берсе булган Галимҗан Ибраһимов та бар. Тарихта ул үзенең әсәрләре белән татар совет әдәбиятында социалистик реализм принципларын урнаштыручы әдип, талантлы тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы, Көнчыгышны өйрәнүче олы галим, ару-талуны белмәүче зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак кереп калды. Үзенең әдәби иҗаты, фәнни-агарту, идея-пропаганда өлкәсендә алып барган күпкырлы эшчәнлеге белән ул халык арасында зур популярлык казанды, аның рухи тормышына тирән йогынты ясады, татар әдәбиятын Бөтенсоюз исеме формасы белән милли булган татар культурасының Бөек Октябрь казанышлары нигезендә социалистик эчтәлек белән баюын тәэмин итүчеләрнең алгы сафында тора. Ул, татар әдәбиятында да жуелмас эз калдырды. Совет сәнгатенең байтак кына күренекле эшлеклеләре әдипнең әдәби һәм иҗтимагый –публистик эшчәнлеге илебездәге күп кенә халыкларның рухи тормышына яңа социалистик эчтәлек өстәвен, эстетик яктан үсүенә тирән йогынты ясавын билгеләп үттеләр. Шуңа күрә дә ул бөтен күпмилләтле совет культурасы тарихында күренекле урын алып тора. Г.Ибраһимов җирдә явызлыкның бетерелүен, гаделлекнең тантана итүен күрергә тели һәм шуңа бөтен җаны-тәне белән омтыла. Әдипнең идея-политик карашлары формалашуда мөһим роль уйнаган мондый уй-фикерләре, әлбәттә, үзеннән-үзе генә түгел, бәлки Беренче рус революциясе идеяләре, царизм һәм капитализмың рәхимсез изүенә протест белдерү, реакцион дин әһелләренең зарарлы йогынтысы белән килешергә теләмәү, кешенең азатлыгына һәм бәхетле киләчәгенә тирән ышаныч, иреккә, социализмның югары идеалларына омтылу нәтиҗәсе буларак барлыкка килә.
    ТӨП ӨЛЕШ 
     Г.Ибраһимовның таланты алдынгы иҗтимагый фикернең милли җирлегендә туа һәм үсә. Туган әдәбиятның күп гасырлык гуманистик традицияләрендә тәрбияләнсә дә, ул шул ук вакытта гомумкешелек культурасы, беренче чиратта, бөек рус культурасы казанышларын да үзләштерә. Аның әдәби-эстетик карашлары формалашуда В.Г.Белинский, И.С.Тургенев, Л.Н. Толстой, Т.Г.Шевченко кебек бөек әдәиләрнең иҗаты гаять зур роль уйный. Г.Ибраһимовның әдәбият белеме буенча иң беренче хезмәтләреннән берсенең В.Г. Белинскийга багышланган булуы да очраклы хәл түгел иде. Шуны да әйтик, әдәпнең бөек рус тәнкыйтьчесе һәм революцион демократы турындагы бу хезмәтенең алдынгы милли эстетиканың формалашуына йогынтысы зур булды. Татар әдәпләре тарафыннан бөек рус тәнкыйтьчесенең әдәби принципларын үзләштерү мәсьәләсе башта шул хезмәттә күтәрелде. Г.Ибраһимов, үзенең әдәбият мәйданындагы беренче адымнарында ук, милли культураның демократик һәм социалистик юнәлештә үсеп китүе һәм чәчәк атуы өчен төп шартларның берсе – дөнья культурасы казанышларын тирәнтен һәм иҗади үзләштерү, дигән карашта торды, милли әдәбиятыбызның офыгын киңәйтү өчен көрәште. Бүлек Г.Ибраһимов үзенең иҗаты белән яшь татар совет әдәбиятының югары революцион пафос белән сугарылган тирән социаль оптимизм, революцион максатчанлык кебек әһәмиятле сыйфатларны кабул итүенә этәргеч ясады һәм раслады. Чөнки мондый сыйфатлар аның дөньяга карашыннан, әсәрләренең нигезенә салынган тормыш материалының характерыннан килеп чыга. Нәкъ әнә шул сыйфатлар яңа социалистик эстетикага да нигез булып ятты. Татар әдәбиятында гуманизм проблемасына Г.Ибраһимов новаторларча якын килде. Үзенең "Яңа кешеләр”, "Кызыл чәчәкләр” кебек әсәрләрендә әдип революция һәм гражданнар арасындагы сыйнфый көрәшнең, мөнәсәбәтләрнең кискенлеген күрсәтеп кенә калмады, абстракт гуманизмны кире кагып, гуманизмның социалистик характерын раслады. Бу исә, үз чиратында, яңа җәмгыять төзүдә көчле идеологик корал булган яшь әдәбиятта партиялелекнең көчәюенә китерде. Фәнни-иҗтимагый эшчәнлегендәге кебек үк, иҗатында да Г. Ибраһимов милли кысалар белән генә чикләнеп калмады, илебездәге башка халыклар язмышына да мөрәҗәгать итте. "Казакъ кызы” романы - әнә шуның ачык мисалы. Анын бу әсәре әдипнең тагын да югарырак баскычка күтәрелүен генә түгел, талантының күпкырлы булуын да, иҗат даирәсенең киңлеген дә күрсәтте. Шуның белән бергә әлеге роман егерменче еллар күпмилләтле совет әдәбиятында социалистик реализмның иң мөһим идея-тематик нигезен тәшкил иткән интернационалистик сыйфатларны ныгытуга ярдәм итә торган иң яхшы әсәрләрдән берсе булып тора. Г.Ибраһимов чын новаторлык таланты аның "Тирән тамырлар” романында аеруча калку күренде. Биредә язучы үз эпохасының идея-художество тәҗрибәсе нигезендә татар прозасы өчен яңа булган дөньяны социалистик үзгәртеп кору темасын алып, аны киң иҗтимагый-тарихи перспективада яктыртып бирде. Халык тормышына киң һәм тирән үтеп керү, кешеләрнең характерын төрле яктан тулы итеп ачып бирү, революциядән соң булып үткән иҗтимагый үзгәрешләрнең социаль-философик асылының тамырына төшенү, реализмының көче ягыннан "Тирән тамырлар” бүгенге көндә дә татар совет әдәбиятының иң мөһим казанышларыннан берсе булып тора. Ул әсәрнең барлыкка килүе милли прозаның чынбарлыкны социалистик реализм методы белән үзләштерү юлыннан, партиялелек һәм халыкчанлык юлыннан баруын раслады. Аңа кадәр татар әдәбияты тарихи чынбарлыкны шул дәрәҗәдә киң һәм тирән итеп колачлаган, бай һәм күптөрле социаль типларны үз эченә алган әсәрне белми иде әле. Г.Ибраһимов, җәмәгать эшлеклесе һәм танылган сүз остасы булу белән бергә, татар филологиясенә һәм тарих фәненә гаять зур өлеш керткән талантлы галим дә иде. Барыннан да элек, аның Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан белән берлектә, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы икәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Ул Октябрьгә кадәрге чордан язган әдәби-тәнкыйть мәкаләләрендә дә татар революцион-демократик әдәбияты һәм эстетик фикере үсеше өчен гаять кыйммәтле булган идея-эстетик проблемаларны күтәреп чыга. Аның,өек Октябрь социалистик революциясеннән соң язылган, әдәбият белеменә караган хезмәтләре һәм тәнкыйть мәкаләләре исә татар әдәби тәнкыйтен фәнни нигезгә салуга, милли сәнгать практикасына марксистик-ленинчыл методологияне кертүгә булышлык иттеләр. Милли культурабызның язмышында, аның социалистик реализм юлыннан, партиялелек һәм халыкчанлык рухында үсеп китүендә, интернационалистик нигезләрнең ныгуында Г. Ибраһимовның буржуаз милләтчелеккә, милли нигилизмга каршы әдәбиятта һәм сәнгатьтә социалистик идеологияне, марксистик принципларны кертү һәм ныгыту өчен көрәше искиткеч мөһим роль уйнады. Шул уңайдан әдипнең татар халкының милли культурасы үсешендә рус культурасының тарихи роленә югары бәя бирүен дә ассызыклап үтәргә кирек. Г.Ибаһимов күренекле тел галиме, педагог-методист та иде. Ул тел, шулай ук тел-әдәбиятны укыту буенча капиталь хезмәтләр бирде. Алар татар филологиясенең формалашуында мөһим роль уйнады.
     
    ЙОМГАКЛАУ.
     Эшкә Г.Ибраһимовның төрле өлкәләрдәге күпкырлы эшчәнлеген билгеләү максаты куелды. Фәнни тикшеренүләр, анализлау, күзәтүләрдән чыгып, "Г.Ибраһимов - күренекле талант иясе ” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эшенә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:
    1. - Галимҗан Ибраһимовның совет әдәбияты классигы һәм аңа нигез салучыларның берсе булуы ачыкланды.
    2. - Әдип бөтен күпмилләтле совет культурасы тарихында күренекле урын алып тора.
    3. - Г.Ибраһимовның , җәмәгать эшлеклесе һәм танылган сүз остасы булу белән бергә, татар филологиясенә һәм тарих фәненә гаять зур өлеш керткән талантлы галим булуы бәхәссез. Кыскасы, Г. Ибраһимов ─ күренекле талант иясе. Г.Ибраһимовның революцион һәм иҗтимагый, күпкырлы һәм нәтиҗәле фәнни һәм әдәби иҗат өлкәсендәге эшчәнлегенә партия һәм халык югары бәя бирде. Утызынчы еллар башында аңа, Татарстан республикасында беренчеләрдән булып, Бөтенроссия үзек Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелде. Ул күп кенә җәмгыятьләрнең почетлы әгъзасы иде. 1928 елда исә әдип Дәүләт сәнгать фәннәре академиясенә действительный член итеп сайланды. Әдәпнең классик әсәрләре мәктәп дәреслекләренә кертелде. Алар югары уку йортларында өйрәнелә, республикабызның театрлары аның әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр күрсәтә. Соңгы елларда Г.Ибраһимовның ижади мирасын җыю, өйрәнү һәм бастырып чыгару буенча зур эш башкарылды. Аның барлык әсәрләре диярлек русчага тәрҗемә ителеп бастырып чыгарылды. Ихтимал, Тукайдан башка бер генә язучы, фикер иясе дә милли әдәбиятыбыз, гомумән, культурабыз үсешенә Г.Ибраһимов кебек көчле йогынты ясый алмагандыр. Ул – татар дөньясында пролетар революциясе тудырган, социалистик төзелеш үстергән беренче һәм иң зур талант иясе иде. Аның художниклык таланты киң колачлы һәм күпкырлы булуы, тормыш күренешләренә һәм кеше күңеленә тирән үтеп керү көче, социаль яктан үткенлеге белән аерылып тора. Һәм, ниһаять, Г.Ибраһимов татар совет әдәбиятына куйган зур хезмәтләреннән берсе – яшь талантларны тәрбияләве. Октябрьдән соң әдәбиятка килгән татар язучылары, тәнкыйтьче һәм галимнәренең күбесе өчен ул остаз, юл күрсәтүче иде. Аның әдәби мирасы республикабызның Г.Бәширов, Х.Туфан, М.Әмир, С.Хәким, А. Шамов, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, Ә.Еники, Г.Ахунов, Т. Миңнуллин, А. Расих, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, В. Нуруллин һәм башка язучылар кебек танылган язучы һәм шагыйрьләре өчен мәктәбе булды. Башка бөек әдипләр кебек, Г.Ибраһимов та туган халкын чын күңелдән яратты, шул мәхәббәтендә ул чиксез көч һәм ил кешесенә, башка халыкларга карата тирән хөрмәт, аларның уй-фикерләренә теләктәшлек хисләре белән сугарылган. Шуңа күрә дә Г. Ибраһимовның әдәби мирасы, аның идея мирасы кебек үк, татар культурасы кысаларыннан чыгып, гомум-культура хәзинәсенә килеп кушылды һәм бөтен совет халкының уртак казанышына әйләнде.
     
     Кулланылган әдәбият: 1.Совет мәктәбе №3, 1987 ел.
    2.М.Х.Хәсәнов.А.Г.Әхмәдуллина Әдәбият Казан” Мәгариф”нәшрияты, 2005
     
     
     Тезислар.
     Күпмилләтле Ватаныбыз халыкларының культурасы тарихында үзенең үлемсез әсәрләре белән халкына, аның сәнгатенә шөһрәт китергән шәхесләр аз түгел. Шундый шәхесләр арасында Бөек Октябрь идеяләре өчен актив өрәшкән язучы-революционер, татар совет әдәбияты классигы һәм аңа нигез салучыларның берсе булган Галимҗан Ибраһимов та бар. Г.Ибраһимов җирдә авызлыкның бетерелүен, гаделлекнең тантана итүен күрергә тели һәм шуңа бөтен җаны-тәне белән омтыла. Г.Ибраһимов, үзенең әдәбият мәйданындагы беренче адымнарында ук, милли культураның демократик һәм социалистик юнәлештә үсеп китүе һәм чәчәк атуы өчен төп шартларның берсе – дөнья культурасы казанышларын тирәнтен һәм иҗади үзләштерү, дигән карашта торды, милли әдәбиятыбызның офыгын кићәйтү өчен көрәште. Фәнни-иҗтимагый эшчәнлегендәге кебек үк, иҗатында да Г. Ибраһимов милли кысалар белән генә чикләнеп калмады, илебездәге башка халыклар язмышына да мөрәҗәгать итте. "Казакъ кызы” романы - әнә шуның ачык мисалы. Анын бу әсәре әдипнең тагын да югарырак баскычка күтәрелүен генә түгел, талантының күпкырлы булуын да, иҗат даирәсенең киңлеген дә күрсәтте. Г. Ибраһимовның буржуаз милләтчелеккә, милли нигилизмга каршы әдәбиятта һәм сәнгатьтә социалистик идеологияне, марксистик принципларны кертү һәм ныгыту өчен көрәше искиткеч мөһим роль уйнады. Шул уңайдан әдипнең татар халкының милли культурасы үсешендә рус культурасының тарихи роленә югары бәя бирүен дә ассызыклап үтәргә кирәк. Г.Ибаһимов күренекле тел галиме, педагог-методист та иде. Ул тел, шулай ук тел-әдәбиятны укыту буенча капиталь хезмәтләр бирде. Алар татар филологиясенең формалашуында мөһим роль уйнады. Башка бөек әдипләр кебек, Г.Ибраһимов та туган халкын чын күңелдән яратты, шул мәхәббәтендә ул чиксез көч һәм илкешесенә, башка халыкларга карата тирән хөрмәт, аларның уй-фикерләренә теләктәшлек хисләре белән сугарылган. Шуңа күрә дә Г. Ибраһимовның әдәби мирасы, аның идея мирасы кебек үк, татар культурасы кысаларыннан чыгып, гомум-культура хәзинәсенә килеп кушылды һәм бөтен совет халкының уртак казанышына әйләнде.


    Чыганак: http://yakupova.my1.ru/blog/s_banova_l_js_nne_f_nni_ehshe_galim_an_ibra_imov_k_renekle_talant_ijase/2010-09-22-36
    Бүлек: Биография | Өстәде: Khalit (15.02.2011)
    Караулар: 4689 | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Создать бесплатный сайт с uCozХалит © 2024