Җомга, 14.12.2018, 07:32
Рәхим итегез Гость | RSS
Баш бит | Каталог статей | Теркәлү | Керү
Меню
Керү
Бүлекләр
Мои статьи [1]
Биография [11]
Эзләү
Сорау алу
Язучының иң яхшы әсәре?
Всего ответов: 306
Мини-чат
Сайт дуслары
  • Сайт эшләргә
  • Веб-мастер өчен
  • Иң яхшы Рунет сайтлары
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Галимҗан Ибраһимов
    Баш бит » Мәкаләләр » Биография

    Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов
    Галимҗан Ибраһимов

    1887-1938

    Атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (иске стиль белән 28 февральдә) элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа. Аның әтисе Гыйрфан карт, озак еллар мәдрәсәдә укып, башта Троицк шәһәрендә мөгаллимлек иткән, ә соңыннан Солтанморатка кайтып мулла булган. 1910 елда, үләренә өч ел кала, ул муллалыктан ваз кичә һәм калган гомерен игенчелек белән үткәрә. Галимҗанның әнисе Бибихәсәнә апа исә, тумышы белән Троицк шәһәреннән булып, заманы өчен яхшы тәрбия алган белемле хатыннардан исәпләнгән.
    Әти-әнисеннән укырга-язарга өйрәнгәннән соң, Галимҗан ике кыш Солтанмораттан биш-алты чакрым ераклыктагы Кешәкне авылы мәдрәсәсенә укырга йөри. Шул ук вакытта туган авылындагы өч класслы земство мәктәбендә русча башлангыч белем ала.
    1898—1905 елларда ул Оренбург шәһәрендә татарның иң кадим уку йортларыннан берсе булган Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. Төпле белем алу өчен бу мәдрәсәдә бернинди мөмкинлек булмавына карамастан, яшь шәкерт үзлегеннән белемен күтәрү юлларын таба: шәһәр китапханәсенә йөри, газета-журналларны бик кызыксынып укый. Ә инде 1905 елгы революция тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач,, Г. Ибраһимов та, башка шәкертләр белән бергә, уку программаларына яңалык кертүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша башлый һәм шуның өчен ахырда мәдрәсәдән куыла. 1906 елның көзендә ул Уфага килә һәм әле яңарак кына ачылган «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә, ләкин өч елдан, шәкертләрнең революцион-демократик чыгышларында актив катнашканы өчен, бу мәдрәсәдән дә китәргә мәҗбүр була. Шулай да «Галия» мәдрәсәсе Г. Ибраһимовның тормышында тирән эз калдыра, аның рухи офыгы киңәюгә, әдәбият дөньясына тартылуына уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре — Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнгән «Зәки шәкертнең, мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908), «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909), исемле хикәяләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908—1909) дигән тарихи хезмәте языла.
    «Галия» мәдрәсәсеннән киткәч, Г. Ибраһимов берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда төрле эшләрдә эшләп йөри, Әстерханның нугай татарлары арасында мөгаллимлек итә һәм 1909 елның ахырларында, университетка керү теләге белән, Казанга килә. Ләкин политик ышанычсыз саналган яшь татар әдибенә югары уку йортларына кереп уку мөмкинлеге табылмый. Казанда яшәгән бу беренче чорында (1909—1912) Г. Ибраһимовның ижат активлыгы аеруча көчәя. Ул үзенең революциягә кадәрге иҗатында күре-некле урын тоткан романтик рухтагы хикәяләрен («Яз башы», «Диңгездә»» «Йөз ел элек», «Сөю — сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карак мулла» һ. б.) һәм «Яшь йөрәкләр» (1912) исемле романын яза. Бу әсәрләрендә ачык чагылган композиция һәм сюжет төзү осталыгы, образлар тудырудагы психологик тирәнлек, тел һәм сурәтләү чараларының байлыгы Г. Ибраһимовны шул заманда ук татар прозаикларының алгы сафында баручы художник итеп таныта.
    Г. Ибраһимов әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә. Мәкаләләрендә ул татар әдәбиятының барышына, аерым жанрларның үсешенә, гомумән татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күп төрле актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыга һәм аларны заманның алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.
    1912 елның ахырында Г. Ибраһимов Казаннан Киевка китә һәм анда җиде айга якын яшәп, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри, бер үк вакытта Киевтагы мөселман студентларының яшерен оешмалары эшендә актив катнаша. 1913 елның апрелендә ул патша властьлары тарафыннан кулга алына, ә июнь урталарында төрмәдән чыккач, 1917 елгы Февраль революциясенә чаклы даими охранка күзәтүе астында яшәргә мәҗбүр була.
    1913 елның көзеннән 1914 елның февраленә хәтле Г. Ибраһимов Казанда әле яңарак кына чыга башлаган әдәбият-сәнгать журналы «Аң» редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли, аннары, яңадан Киев, Одесса һәм Сухуми шәһәрләрендә берничә ай яшәп кайтканнан соң, 1915—1917 еллар арасында Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. Бу чорда әдипнең эстетик һәм иҗтимагый карашлары тагы да ачыклана төшә, әдәби иҗатында җитди үзгәрешләр, яңа сыйфатлар барлыкка килә: ул үз әсәрләрендә иҗтимагый проблемаларны кыюрак күтәрә башлый, хезмәт кешеләренең реалистик образларын сурәтләүгә таба кискен борылыш ясый. «Көтүчеләр» (1913), «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914) кебек хикәяләр һәм, аеруча беренче рус революциясендә татар халкы вәкилләренең катнашуын сурәтләгән «Безнең көннәр» исемле романы (беренче редакциясе, 1914), язучы иҗатындагы әнә шул уңай үзгәрешләрнең ачык мисаллары булып тора. Әдәби әсәрләр һәм тәнкыйть, публицистик мәкаләләреннән тыш, Г. Ибраһимов бу чорда, бигрәк тә «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшләү елларында, гыйльми-педагогик хезмәтләр язуга да зур игътибар бирә. Аның «Татар сарыфы» (1911), «Татар нәхүе» (1911), «Татар им-лясы» (1914), «Яңа әдәбият» (1914), «Әдәбият дәресләре» (1914), «Татар телен ничек укытырга» (1916) исемле китаплары, татар теле һәм әдәбияты буенча беренче җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар «буе мәктәпләрдә дәреслек-кулланма рәвешендә укылып йөриләр.
    1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә Г. Ибраһимов, «Галия»дәге укытучылык эшен ташлап һәм язучылык эшен вакытлыча бер якка куеп, үзенең бөтен талантын, энергиясен көндәлек матбугат һәм революция эшенә юнәлтә. Күп тә үтми, 1917 елның мартында, ул «Галия» укытучысы Фатих Сәйфи-Казанлы белән берлектә, Уфада «Ирек» исемле революцион эчтәлекле газета чыгара башлый, бу газета аша җир һәм ирек өчен көрәш идеяләрен пропагандалый, формаль яктан эсерлар партиясе члены булып саналса да, практик эшендә күп кенә политик мәсьәләләргә большевистик позицияләрдән торып бәя бирә.
    1917 елның октябрендә кораллы восстание җиңеп, Вакытлы хөкүмәтнең төшерелүен Г. Ибраһимов алкышлап каршылый. 1918 елның январенда ул, большевистик делегатлар белән берлектә, Учредительное собраниене ташлап чыга һәм шуннан соңгы бөтен практик эшен Совет властен ныгытуга багышлый. Ул Советларның III Бөтенроссия съездында катнашып, анда БҮБК члены итеп сайлана. Шул ук чорда Мулланур Вахитов белән бергә Халык Комиссарлары Советы янында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатында эшли, комиссариат тарафыннан чыгарылган «Чулпан» газетасына редакторлык итә. Бу чорда аңа берничә мәртәбә В. И. Ленинның чытышларын тыңларга туры килә, һәм ул, татар язучыларыннан беренче буларак, юлбашчы белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирешә.
    1918 елның көзендә Г. Ибраһимов, авырып китеп, больницада дәваланып чыга һәм шул ук елны Казанга кайтырга мәҗбүр була.
    1920 елда аны большевиклар партиясенә член итеп кабул итәләр. Актив революцион эшчәнлеген күздә тотып, Г. Ибраһимовның партия стажы 1917 елның 15 апреленнән саналырга тиеш дип табыла. Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә тыныч төзелеш башлангач,. Г. Ибраһимов революция чорында вакытлыча туктап торган әдәби иҗат эшен яңадан дәвам иттерә. Татарстан республикасы төзелүнең беренче көннәреннән алып утызынчы елларга кадәр ул республикадагы иҗтимагый тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгында торып эшли, татар совет матбугатын нигезләүдә һәм оештыруда, мәгариф системасын яңа фәнни нигездә коруда, яңа милли кадрларны тәрбияләп үстерүдә һәм башка бик күп иҗтимагый һәм культура төзелеше мәсьәләләрен яңача хәл итүдә иң, якыннан катнашкан шәхесләрнең берсе була.
    Язучы-художник буларак, ул татар совет әдәбиятында беренчеләрдән, революция, гражданнар сугышы вакыйгаларын («Яңа кешеләр» драмасы, 1920, «Кызыл чәчәкләр» повесте, 1921), егерменче еллар башында авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен .сыйнфый көрәш картиналарын («Тирән тамырлар» романы, 1926) калку итеп сурәтли. Г. Ибраһимовның иҗат колачы милли кысаларда гына чикләнеп калмый, ул революциягә кадәрге чор казакъ тормышының социаль һәм ыруглык каршылыкларын искиткеч тирән һәм тәэсирле итеп ачкан «Казакъ кызы» (1923) романын иҗат итә, әүвәлрәк язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән «Безнең көннәр» романының яңа вариантларын бирә. Бу әсәрләр хәзер дә татар әдәбиятының социалистик реализм рухында язылган иң матур үрнәкләреннән саналалар.
    Г. Ибраһимов татар әдәбиятында социалистик реализмның формалашуына әдәби әсәрләре белән генә түгел, тәнкыйть мәкаләләре белән дә зур өлеш керткән язучы. Татар совет тәнкыйтендә марксистик-ленинчыл методологиянең, эстетиканың урнашуы, ныгуы турыдан-туры аның исеме белән бәйле. Аның күп санлы мәкаләләрендә әдәбиятның социологик асылы, яңа тормыш төзүдәге иҗтимагый роле, әдәби мираска мөнәсәбәт, әдәбиятның сыйнфыйлыгы, әдәби иҗат практикасында язучының дөньяга карашы һәм иҗтимагый позициясе, әдәби осталык кебек мөһим проблемалар күтәрелә һәм хәл ителә. Г. Ибраһимов милли культураның характеры, үсеш юллары, социалистик төзелеш шартларында милли культураның үзара мөнәсәбәтләре, интернациональ хасиятләре турында да әһәмиятле теоретик положениеләр белән чыгышлар ясый.
    Совет чорында Г. Ибраһимов революцион хәрәкәтләр тарихы буенча гыйльми хезмәтләр язуга да күп көч сала. Аның «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур Вахитов» (1919), «Сарайларга сугыш, фәкыйрь өйләргә туганлык» (1920), «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» (1920), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре. 1905» (1925), «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» (1927), «Урал» һәм «урал»-чылар» (1927) исемле хезмәтләре үз вакытында Татарстанда тарих фәне һәм иҗтимагый фикер үсешенә уңай йогынты ясыйлар.
    Г. Ибраһимов Совет властеның беренче елларыннан ук В. И. Ленин әсәрләрен, аның революцион эшчәнлеген татар халкы арасында пропагандалауга керешә. Юлбашчының теоретик хезмәтләренә һәм аның бөек шәхесенә ул 1920—1924 еллар арасында махсус алты зур мәкалә багышлый һәм шуның белән татар әдәбиятында лениниананы башлап җибәрә. Бу елларда ул шулай ук В. И. Ленинның теоретик мирасын татар теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару буенча Татарстан партия өлкә комитеты тарафыннан төзелгән махсус комиссиянең эше белән дә нәтиҗәле җитәкчелек итә.
    Фән, культура өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен Г. Ибраһимов 1928 елда Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хәкыйкый члены итеп сайлана Һәм шулай ук Көнчыгышны өйрәнү буенча Бөтенроссия гыйльми ассоциациясенең член-учредителе була. 1932 елда аңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә.
    1927 елдан башлап Г. Ибраһимов, көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, даими Кырымда яшәргә мәҗбүр була. Авыруының торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам иттерә.
    Г. Ибраһимов 1938 елның 21 январенда Казанда больницада вафат була. Г. Ибраһимов — татар әдипләреннән гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Утыз, еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, өч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара.
    Г. Ибраһимов 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

    Чыганак: http://adiplar.narod.ru/ibrahimov.html
    Бүлек: Биография | Өстәде: Khalit (15.02.2011)
    Караулар: 1417 | Теглар: Галимҗан Ибраһимов биография | Рейтинг: 5.0/1
    Комментарийлар барлыгы: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Создать бесплатный сайт с uCozХалит © 2018