Чәршәмбе, 08.05.2024, 21:52
Рәхим итегез Гость | RSS
Баш бит | Каталог статей | Теркәлү | Керү
Меню
Керү
Бүлекләр
Мои статьи [1]
Биография [11]
Эзләү
Сорау алу
Язучының иң яхшы әсәре?
Всего ответов: 313
Мини-чат
Сайт дуслары
  • Сайт эшләргә
  • Веб-мастер өчен
  • Иң яхшы Рунет сайтлары
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Галимҗан Ибраһимов
    Баш бит » Мәкаләләр » Биография

    ӘДӘБИЯТ 6 КЛАСС - Галимҗан Ибраһимов (1887 – 1938)
    ӘДӘБИЯТ 6 КЛАСС - Галимҗан Ибраһимов (1887 – 1938)
    Әдәбиятның чишмәсе, юл башы, атлап киткән җирлеге – халык авыз иҗаты. Әдәбиятның үзендә дә башлап җибәрүчеләр, нигез салучылар бар. Мәсәлән, татар драматургиясенең түрендә Галиәсгар Камал исеме тора. Татар поэзиясенең көче, биеклеге Габдулла Тукай иҗаты белән үлчәнә. Татар прозасында исә аерым бер урынны зур талант иясе, барлык тугандаш халыклар тарафыннан остаз дип танылган күренекле шәхес – Галимҗан Ибраһимов алып тора.
    Талант ияләре безне һәрвакыт сокландыра. Алар белән горурланабыз, халкыбызның уллары дип атыйбыз, хезмәтләрен олылап, рәхмәт хисе белән искә алабыз. Галимҗан Ибраһимов – менә шундый шәхес. Аның кайсы өлкәләрдә хезмәт иткәнен, эшчәнлеген санап кына чыксак та, хәйран калырлык – революционер һәм дәүләт эшлеклесе; ике гасыр әдәбиятлары арасына салават күпере салган кебек, ике чорда да гаять актив иҗат иткән, әдәбиятның алгы сафында барган әдип һәм журналист; әдәбият теориясен һәм тәнкыйтен үстерүгә күп хезмәт куйган кеше; тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән галим һәм укытучы. Үз чорының иң белемле фикер ияләреннән берсе, таланты безнең көн язучыларын һәм укучыларын рухландыра торган каләм иясе.
    Каян килә бер кешегә шулкадәрле сәләт, зур эшләр башкара алырлык осталык, тырышлык, рухи көч? Җавап эзләп аның туган туфрагы, гаиләсе, белем учаклары, гомер юлы һәм яшәү шартлары турында уйланасың. Сәбәпнең иң беренчесе, әлбәттә, табигать биргән сәләттә, балачагында күңелгә салынган эзләрдә, шул чакта ук формалаша башлаган характерда.
    Галимҗанның балачагы Башкортстанның бик матур урынына, су буена урнашкан Солтанморат авылында башлана. Елга-тугайларның, урман-тауларның сихри матурлыгы нечкә күңелле Галимҗанның хәтерендә дөньяның иң гүзәл урыны булып кала, аны матурлыкны күрергә, сокланырга, хыялланырга өйрәтә. Шуңа балачакның бизәге, яме булып истә кала торган уеннар, урманга җиләккә, елга буена балык тотарга йөрүләр килеп кушыла. Галимҗанның туганнарыннан берсе Мохтар Ибраһимов болай дип искә ала: «Матур чаклар, күңелле чаклар!.. Әле дә хәтердә. Бервакыт без кечкенә арба ясау белән мавыгып киттек. Безгә аны зурлар да ясап бирергә әзер торалар, тик үзебезнең ясыйсыбыз килә. Без әле рәтләп пычкы да тота белмибез, шулай да үзебез ясыйбыз, үзебез эшлибез. Ниһаять, арбабыз эшләнеп бетте... Көпчәкләр юан колгалардан кисеп ясалган. Дүртесе дүрт эздән бара. Шулай да ул безнең өчен авылдагы иң матур, иң җыйнак арбалардан. Нигә матур булмасын, без ясаган бит аны!»
    Талантның икенче шарты – белемгә омтылудыр. Әтисе Гыйрфан абзый, кырыс холыклы булса да, балаларын укыту өчен бөтен көчен куя. Ул үзе дә мәдрәсәләрдә белем алган, алдынгы карашлы, ачык фикерле кеше була. Муллалык дәрәҗәсен алган булса да, Солтанморатка килеп урнашкач, җирне, крестьян хезмәтен яратып, иген игү эшенә керешеп китә. Атларны бик ярата, үзе дә чабыш атлары үстерә. Галимҗанның әнисе Хәсәнә апа укымышлы шәһәр кызы була, балаларын да башлап ул үзе укыта.
    Галимҗан хезмәт юлына иртә кереп китә. Хезмәтнең иң беренче чираттагысы (бала өчен) – белем алу. Аны юллар Оренбург, Өфе калаларына алып китәләр. Җәй көннәрендә ул авылда әтисенә, туганнарына кыр эшләрендә булыша, соңрак Казакъ далаларына чыгып китә, балалар укыта, Урал заводларында эшли. Шулай итеп, хезмәт Галимҗан өчен тормышның нигез шарты, яшәү рәвеше булып әверелә.
    Мәдрәсәләрдә укыганда ук, язган сүзнең, китапның көчен, тәэсирен тоеп алган, үзе дә мәкаләләр, хикәяләр яза башлаган Галимҗанны Казан каласы үзенә тартып тора. 1909 нчы елда, университетка керү теләге белән, ул Казанга килә, бу хыялы тормышка ашмагач, мөстәкыйль рәвештә, үзлегеннән фәннәрне өйрәнә башлый. Максатына тайпылмыйча, чигенмичә бара, гаҗәеп дәрәҗәдә күп эшли – талант иясе бу сыйфатлардан башка була алмый, гомере нәтиҗәле булмый, сәләте дә ярты юлда сүнеп, сүрелеп кала.

    Галимҗан Ибраһимов зур, давыллы вакыйгалар эчендә кайнап яши, күп җирләрне, кешеләрне күрә. Без яратып укый торган әсәрләре дә менә шул бай, катлаулы, каршылыклы тормыш турындагы уйланулары һәм кичерешләре нәтиҗәсе буларак язылганнар. Аларда без язучының үзенә хас сыйфатларны да, аның карашларын, геройларына мөнәсәбәтен дә ачык тоябыз. Хәзер без өйрәнәчәк әсәр дә Галимҗан Ибраһимов иҗаты өчен бик хас булган сыйфатларны гәүдәләндерә, татар әдәбиятындагы иң гүзәл әсәрләрнең берсе булып санала.

    Кызыл чәчәкләр (6класс. Кыскартылган вариант)

    Бүлек: Биография | Өстәде: Khalit (15.02.2011)
    Караулар: 2037 | Теглар: Галимжан Ибраһимов биографиясы | Рейтинг: 0.0/0
    Комментарийлар барлыгы: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Создать бесплатный сайт с uCozХалит © 2024