ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ I Мин егерме бер яшьтәмен. Өч атым, ике сыерым, ун баш сарыгым бар. Үткән көз өйне дә сипләтеп, алты почмаклы ясаттым. Шуңар дип боярдан урман алган идем, кыш буена утынын ягып рәхәтләндек, аның өстәвенә, ваграк булса да, кырык җиде бүрәнәсе калды. Насыйп булса, тагы бер-ике имән багана алып, киләсе көзгә капканы яңадан эшләтергә, кечерәк булса да, келәт салдырырга исәплим. Аннан соң тик мунча кала — заманы белән анысы да булыр әле, алла боерса! Авыл җирендә безнең кебекләрне «урта хәлле», «ару көн итә» дип сөйлиләр. Шуның өстенә үзең дә ялгыз булгач, син инде теләсә кемгә башкода җибәрсәң дә, сүзем кире кайтыр, дип шикләнмисең. Җамалый карт тирә-якның ару адәмнәреннән иде. Ул да әле, бу Хафиз нигә өйләнми икән — көн итеше чибәр, үзе ялгыз, кем кызын соратса да, бирерләр иде, дип сөйләп торган. Аның үзенең Фәхернисасы бар. Зур кызларын бик байга бирәбез дип, күп кайнишле йортта череткәннәр иде, инде бусын ялгызрак җиргә бирергә исәпли, ди. Бөтенләй әйтеп бетермәсә дә, башкодага берәр зуррак кеше барганда, миңа бирергә уйлары юк түгел кебек, тел төпләреннән үк сизелә. Фәхернисаның үзенең дә дәрте юк түгел, бугай. Минем бер җиңги бар. Әллә нинди ярты акыл, шаркылдык, җиңел холыклы бер нәрсә шунда. Көз җитеп, иген-тары ындырга кердеме — ул миңа кыз димләргә тотына. Беркөн шулай ишектән үк шаркылдап көлеп керде дә, керү белән мине, өйләнмисең, әнкәңне киленсез картайтасың, дип әрләргә: — Я... я... Хафиз... әллә син хатынлыкка язылдыңмы?! Синең ише егетләр уллы-кызлы булып бетте инде... Бик күп... — дип, миңа тагын кыз димләргә кереште: — Менә, ди, Шаһи картның алма кебек кызы бар, эшкә дисәң авылда бер. Үзе шундый сылу, шундый зифа — тиленеке, бер кашык суга сал да... Ул өшәнчеге, бирнәсе дисәң, адәм әйтеп, адәм бетермәс, әйтәм бит, өеңә сыймас... Беркөн Кәримәләрдә аулак өй булды. Унбишләп кыз бар иде... Төн буенча егет сайладылар... Җамалыйның Фәхернисасы бик оятсыз нәрсә икән: «Кемгә кем?» уены башланып та җитми, Хафиз үземә, Хафизкәем үземә, дип, синең белән тилерергә тотына. Шулай да бичарага бер дә чыкмадың. Сине янәшә өч кат салдылар, син өчесендә дә Шаһи кызы Бибиәсмага чыктың... Фәхерниса, мескенкәй, бер дә чыкмагач, моңаеп ук китте. Әйтәсе дә юк, Шаһинең Бибиәсмасы белән синең — икегезнең чәчләрегез бәйләнгән Аңарчы капкаң белән келәтеңне эшләт тә башкода җибәр... Шаулатып туйга барырбыз... Безнең әткәйне яучыга җибәрерсең. Ул тотынса, булмый калмас, булыр, бар да булыр, синең күнелең булыр, әнкәңнең килене булыр. II Җамалый картның бирергә исәбе юк түгел, кызы Фәхернисаның да миндә дәрте бар. Шулаен-шулайдыр да бит, минем күңелем ул якка бер дә генә тормый шул. Менә ничә ел инде без Бибиәсма белән йөрешәбез. Бөтен тирә-якка исемебез таралды, ничә рәт тотыла яздык. Ел саен картка яучы җибәрәм. Юк бит, насыйп түгелме, көне җитмиме, карт, кемне генә яучы итсәм дә, кире кайтара. Егетен әйтер хәлем юк, дип әйтеп әйтә ди, шулай булса да, дип әйтеп әйтә, ди... Ә үзе һаман бирми. Мин инде адәм алдында хур булырлык егет түгел, мактанудан булмасын, ходайга шөкер, дип уйлыйм. Буем, төсем яхшы, бар җирем таза-сау. Фәхри малае кебек кылый күз түгел. Бәдри кебек аксак түгел, эчеп-ашап та яман атым чыкканы юк. Өмәләрдә, кайбер кунак-төшем чорларында бер-икене кагып аласың икән — анысы инде адәм булган һәркемдә булыр. Элгәре алай булмаган, бугай, бу елларда инде, берәүгә башкода җибәрсәң, кызның атасы мәһәр ягын кайгыртса, анасы: кайнишле җир түгелме, кайнанасы усал түгелме? дип черелди башлый. Безнең әле ул ягы да аллага шөкер: кайниш дигәннең заты да юк, әнкәй усал кайнана булмас. Ул, алла боерса, киленкәем, дип, аркасыннан кагып кына тотар. Белмим шул, никтер бирми инде. Мин читләп сораштырган идем, чын булса, сөеп алган, сөеп барган — алар бәхетсез булалар, дип әйтә имеш ди, әнә дип әйтеп әйтә ди. Камали, кызы белән Тимеркәй ниләр күрмәде, ничә ел йөреп, баш тартып чыкты инде, эт көнендә гомерләре үтә, дип әйтеп әйтә ди. Тимеркәй — минем иптәш, мин аны яхшы беләм. Ничә ел йөреп тә, аталары риза булмагач, Камали кызы аңар ябышып чыккан иде. Кызык инде аларның көн итешләре... Хатыны ирен кыйный. Ул вакыт Тимер, бер сүз әйтә алмыйча, башын салып, кыйнатып тора... Тагын бер карыйсың: Тимер хатынын кыйный башлаган, чәченнән йолка, типкәли, тегесе шуңа бер сүз әйтми, карулашмый, мескен булып тора... Шулай бик еш сугышалар, канга батышалар... Бер-ике сәгать үтми, алар килешкәннәр, ике күгәрчен кебек, гөрләшеп утыралар, кочаклашалар, үбешеп елашалар... Ходай белсен, әллә нинди хәл инде аларның... Аларны сихерләгәннәр, бозганнар, диләр. Шул сүз чындыр... Тимер белән Маһи шулай да... Сөеп алган бар кеше дә ул көнгә төшмидер инде. Бибиәсма хатының булса, аңар ничек итеп кул күтәрә алырсың... III Әсма белән беренче әйтешүебез әллә нигә бер дә минем исемнән чыкмый. Иген бик артык унган ел иде. Күршебез Бәдри карчыгының Агыйделгә коя торган «Күксу» тамагында бөтен бер дисәтинә тарысы бар икән. Бичараның бәхетенә каршы, искиткеч килешкән, урыны-урыны белән шул чаклы озын үскән: җигүле ат керсә, дугасы-нисе белән югалыр, башы дисәң, тагы буеннан да хәйран, әйтерсең, үз авырлыгын күтәрә алмый, бөгелә-сыгыла утырган зур чуклар, — шулай булып салынышып утыралар. Карчык бер үзе барып, кыштырдап йөргән булса да, бер дә киметә алмаган. Көз җитеп, каты кыраулар да ешая башлагач, ул, тарым әрәм булыр дип куркып, тиз арада урдырып бетерү өчен, кәҗә бәрәнен суйган да өмә ясаган. Андый ятим карчыкларга бармый килештереп булмый инде. Шулай да минем эшем бик күп, үз ашлыгым да яланда, фәлән дип бер әйтергә, азрак җилкәне кашырга уйлаган идем, акыллы карчык икән, кемнәргә әйттең, кемнәр бара, дигәнгә каршы иң элек Әсма исемен телгә алды, шуннан соң мин дә «ярар, барырмын» дигәнемне үзем дә сизми калдым. Якындагы борайга мал кереп бара, шуның көлтәсен ташып аласы бар иде, ул истән чыкты, очланмаган кибән бар иде, ул да шул яңгырга каршы очланмый, ябылмый калды. Әсма, диләр! Бибиәсма, диләр, карчыклар, иркәм дип аның аркасыннан кагалар, имеш, күргән егетләр аның йөзенә, зифа буена, аяк атлавына хәйран булып сөйлиләр. Йөрәгемдә күптән үк аңар дәрт булса да, моңарчы бер сүз әйтү түгел, юньләп күрә дә алганым юк иде. Карчык: Әсма да бара, дигәч, бүген нидер булыр кебек тоелды; ул үзе дә мине якын күрәдер, үзе дә өмәдә мине күрергә өмет итәдер шикелле. Мин өмәчеләрдән соңгарак калып, үз атымны менеп кенә бардым. Җиргә җиткәндә, алар ат тугара башлаганнар иде. Егетләр арба тирәсендә азаплана, кайсылары ураклар чишә, берничәсе атлар арканлап маташа; кызлар, киленнәр, алардан бер яктарак солы чүмәләсе артына ышыкланып, тыштан киеп килгән күлмәкләрен, шәлләрен салалар иде. Килеп җитүгә, күзләрем шунда кадалды: ходаем, нинди бәхет, Әсма минем караганны күрде, миңа ялт итеп карап алды, ул гына түгел, чак кына сизелерлек каш та сикертеп куйды, бугай. Егетләр һаман ат, арба тирәсендә шаяралар иде; алдан Фәрхи җиңги төште, аның артыннан яулыкны артка бәйләгән, ап-ак җиңсәләр кигән җитү кызлар, нидер сөйләшеп, пырхылдап көлешеп, җир башына таба киттеләр. Хатын-кыздан тугыз, ирләрдән унбер — барлыгы егерме кеше икән. Өмәдә ир җәмәгате — бик начар халык. Бигрәк тә хатын-кыз белән бергә булса, алар бер дә юньләп эшләмиләр. Әле дә кызлар барды, урта буразнаның кыйбла як яртысын алып, урырга да тотындылар. Ә без әле һаман арба янында, уракларны башка куеп, кызлар тикшерә, кемнең шәле матур, кемнең борыны томшык, урагы яңа икәнен сөйләшә, кызлар турында үзләренә ишеттерерлек итеп гайбәтләр, мактаулар ата идек. Фәрхи җиңги түзмәде: — Әй, егетләр... сез унбер... без тугыз... без җирнең, яртысын алдык... Үз өлешебезне бетерсәк, аң булыгыз, сезнекен бер генә дә кистермәбез... Кәҗәгә калсагыз, оятыгызга көч килмәсен... — дип кычкырды. Без җаваплашырга уйласак та, булдыра алмадык. Кызлар үзара нидер әйтешеп, шаркылдап көлештеләр дә, без шуның белән җиңелеп, тарыга киттек. Килеп тә җиттек, шул урта буразнаның хатын-кыздан калган — төньяк яртысын алып, югары таба куа да башладык. Егерме уракка кырык сажень киңлегендә алындык. Тары озын, бик күп иеләсе түгел. Бил авыртмас... Син күр дә, мин күр, җирне түбән баштан югары таба иңеннән-иңенә кырып кына барабыз. Өмә дигәнең рәхәт инде, валлаһи! Бу бер дә эш түгел — уен да көлке, шаяру да котыру... Арада яхшы тавышлы, чыпак телле шаян егетләр бар. Алар, кызларга, киленнәргә чәнчеп, шәп кенә җырлап җибәрәләр; тегеннән тагы агулырак җаваплар килә; кай ара бик тату гына булып, бергә кушылып та көйләп алалар... Җирнең уртасында суы кипкән күл бар, аның тирәсендә күп үк таллар яшәреп утыралар. Төшкәчә өмә шул таллыкка җитәргә тиеш иде. Малайларның, өйрә килә, дип кычкыруына башымны күтәрсәм, ни күрим: ни арада төш тә җиткән, ни арада без таллыкка якынаеп та калабыз. Малайлар, өйрә килә, дип ялганлаганнар. Алар тагы шулай бер-ике кат алдаладылар. Авыл ягына карадык, бернәрсә дә юк иде, кызып тагы ура башладык. Менә адәм хурлыгы, үзебез ирләр була торып, үзебез тегеләрдән ике урак артык була торып, кызлар чаклы эшли алмаганбыз, безнең алып чыгарга бер сажень бар әле, ә алар үзләренекен бетергәннәр дә, безгә карап шаркылдашып көлеп торалар, кыюрак киленнәрдән берсе: — Кәҗигеҗе, кәҗигеҗе, еҗе... болар кайсы авыл кәҗәләре... — дип безне мыскылларга тотынды... Берничәсе, тагы ныграк әрләндерү өчен, безнең янга килеп булышырга итә башлады. Мин түзмәдем, шул як буразнага якын иптәшкә: — Кертмә шуларны, аякларын бастырма безнең якка! — дип кычкырдым... Без дә кызып тотынып, бер-ике минутта алынны юк итеп ташладык. Малайлар тагы, өйрә килә, өйрә килә, дип акырырга тотындылар. Инде бусы чын иде: өсләре ашъяулыклар белән ябулы гөбеләр, батманнар куелган, шуларны кочаклап ике малай, бер хатын утырган зур ящик арба безнең җирнең үргә башына килеп тә туктады. Элгәре кызлар, киленнәр, алар артыннан без, уракларны атып бәрдек тә, җир уртасындагы таллы күл аша шул арбага таба чабышып киттек. Ни дияргә белмим инде, күңелемдә булганмы, үзем шуны эзләгәнменме, әллә ходай үзе туры китергәнме — ни дә булса бар, мин урагымны атып бәреп, таллык эченә барып кергән генә идем, искәрмәстән, алдымда бер зифа буй күрдем: ул да Әсма булып чыкты, тагы кызуладым, тагы омтылдым да, шул зифа буйны тотып ала язып, артыннан: — Әсма, Әсма, мин сине яратам!.. — дип кычкырып җибәрдем. Ул ахры, кочаклап үбәргә итә, дип уйлагандыр, артыннан җитә башлаганымны күрде дә, кыр кәҗәсе кебек сикереп, янымнан юк булды. Мин яңадан аңар: сине яратам, дигәнмендер, ахры, шуңа каршы аның да үзенең көмеш тавышы белән: — Мин дә, — дигәнен генә ишетеп калдым... IV Миңа шуннан артыгы кирәкми дә иде. Шул көннән алып без аның белән йөрешә башладык, өч ел буена аңардан алган чигүле кулъяулыкларның санын гына да бер ходай үзе белсен... Егет сайлау уенында мине өч кат санаганнар. Мин өчесендә дә Әсмага чыкканмын. Фәрхи җиңги, сезнең чәчләрегез бәйләнгән, ди иде. Мин үзем дә эчемнән нидер сизәм, ходай кушса, бергә булырбыз әле, дип өмитләнә идем. Тик әнкәйне ризалату гына авыр иде. Ул инде ярыйсы ук картайды да; ахрысы, аның кайнана булып түрдә утырасы, килен рәхәте күрәсе бик килә торгандыр; моны турыдан-туры әйтеп бетермәсә дә, сүз җае белән бик нык китереп-китереп чыгара. Анага бер булганга, миңа солдат куркынычы юк иде. Минем кебек ялгызлар унҗиделәре керер-кермәс өйләнә башлый: әнә миңа яшьтәш Намаҗан Гыйлаҗының тиздән атка йөри башларлык малае да бар инде. Аталары булган егетләрнең үзләреннән сорап тормыйлар; көне килсә, тоталар да бер төшкә башкода җибәрәләр, сизми дә каласың, дулашып туй җитә. Ә мин үзем хуҗа. Без әнкәй белән болай да бик тату торабыз... Ул минем белән киңәшсез кыл да кыймылдатмый. Шулай булса да хәл мөшкелләште инде. Әнкәйнең картаюы да бар, ул күңеленнән рәнҗидер, минем кебекләр түр башында килен хезмәте күреп утыра, мин әле һаман утын кертеп, идән юып йөрим, ди торгандыр. Агай-энеләрдән дә яхшы түгел, яшем егермеләрне үтеп, һаман өйләнмәгәч, алар минем өчен кызарып, гарьләнеп йөриләр, бугай. Дошманнар да үземнең артымда: — Хафиз бик өйләнер иде дә, аңар дигән кыз тумаган, ди, анасының карынында, ди, әле... Хафизга тагы егерме ел көтәсе бар, ди, әле... — дип көләләр... Ни булса, шул булыр, күбен көттем, азына чыдарга булыр... Бер елга куян тиресе дә түзә, ди; киләсе көзгә чикле сабыр итим, тагы яучының бик майлы авызын җибәреп карармын... Анда да булмаса, белмим инде, ничек кенә... V Минем бәхет өмәдән китте. Бибиәсма белән йөрешә башлавыбыз да өмәдә булган иде, ходай кушкач, эшнең ахыры да шунда килеп чыкты. Менә печән җитте. Картлар, без печән өстендә ураза тоттык, дип сөйлиләр иде; әллә ни түгел икән, менә без дә печәнен дә җимереп барабыз, тәңрегә дә (мактанудан булмасын тик) гөнаһлы булганыбыз юк әле. Бу ел корырак корысын. Шулай да, язгы ташкын шәп булып, тугайда су озак яткангамы, печән ярыйсы килеште. Минем бәхеткә каршыдыр инде, Бибиәсманың атасы Шаһи бабай «Ханбикә» тугаендагы печәнлеген чабарга өмә иткән. Эш бик күп... Печәннең яртысы чабылмаган, әнә анда инде киң арыш басуы, бөтенләй диярлек, алтын сары булып дулкынланып утыра... Урагыңны ал да бүгеннән беләк сызганып урырга тотын!.. Менә күрерсең, печәнне чабып, кибән куярга өлгерә дә алмассың, гөрләп арыш урагына йөри башларлар. Эш бу тикле тыгылып килгән елларда кешегә өмәдә йөрү түгел, үз эшең өчен дә бер үзең кырыкка ярылырга мөмкин. Шулай булса да, Шаһи бабайның өмәсендә уникеләп чалгы булды. Ул авылыбызның әйбәт картларыннан, аның Ибракаен солдатка алдылар, эш кулы ялгыз калды. Җитмәсә тагы — печән алдыннан гына, менә дигән ике алашасын урлап киттеләр. Карап туйгысыз маллар иде, бөтен авыл кызганды үзләрен... Мондый кеше өмә итсә, бик үк ялгыз булмаганнар сүз кайтарырга килештермиләр инде, өстәвенә аның Әсмасы да бар. Егетләр бабайның әйтеп беткәнен дә көтмиләр, барабыз-барабыз дип, атылып торалар. VI Өмә, өмә, диләр дә бит, уразада өмә дигәнең дә коры сүз генә шул. Бүтән чак булса, иртән майлы белен белән чәйләп, сыйлап озаталар, көндез симез итле өйрә илтәләр. Ә уразада нәрсә? Хәер, монда да сәхәрләре шәп булды булуын! Бибиәсма хәйран уңган... кыз кеше инде, аңар бар да ак булсын, бар да пакь булсын, бар да ялтырап торсын... Чәйгә утырсаң, исең китәр: ашъяулыгы... самовары алтын кебек, чынаяк-саба дисеңме, — бар да уңган кыз кулы шул. Мин кичтән чалгымны чүкеп, әзерләп куйган идем. Сәхәр ашап бетүгә, яшьрәк егетләр чыктык та җиңел кулдан ике арбага икешәр атны жигеп ташладык. Рәхәт соң шул сәхәр чаклары! Әллә ничек йөрәкләр киңәеп сулыйлар... Ул арада картлар да эчеп бетте. Ике арбага төялдек тә, атларны җен кебек дулаттырып, тау артыннан сызылып килгән таң белән бергә, авылдан киң яланга чыктык. Таң сандугачлары сайраудан туктамаганнар иде әле; безне әллә кайдан кая җәелеп яткан киң тугай, чык суы белән энҗедәй ялтырап, каршы алды. Унике чалгы аллы-артлы тезелешеп, тугайны бер әйләнгәч, нуры белән балкылдап кояш та күтәрелде... Җаннар киңәеп үк киттеләр. Рәхәт соң, валлаһи, шундый чакларда киң тугайларда күкрәк киереп печән чабулар!.. Бөтен су буйларын яңгыратып, чалгыңны бер яныйсың, күкрәк киереп бер селтәп жибәрәсең дә, әйтерсең лә, бөтен дөньясын җиңеп алдың инде!.. VII Көн үтә аяз; күк әллә кая ерак иде; иртәнге салкында чабу егетләргә бәйрәм генә булса да, соңгы чәй вакытлары үтү белән, кояш эсселәтә, кайберәүләрне йомшарта да башлады... Без һаман чабабыз, биттән, муеннан, аркалардан тир ага, күлмәкләр тәнгә ябышты. Барыбыз да беләкләрне сызганган, изүләрне ике якка аерып жибәргәнбез. Үзара сөйләшү бетте. Бу инде эсселек жиңә башлаган дигән сүз була... Күк йөзендә, тәңре хакы өчен дә, бер болыт юк. Төш якынлый. Көн кыза башлый, кыза башлый... Кошлар, авызларын ачып, елга буйларына төшәләр. Балыклар, хәлсезләнеп, камыш төпләренә яталар. Үләннәр әлсерәп, башларын иделәр. Әйтерсең күк йөзе кызган тимергә әйләнде, түбәнәйде дә, без шуның астында калдык, ул безнең баш өстебездә яндырып, миебезне кайнатып тора... Инде чабу кая, тамырлар куырылды, ирен, авыз кипте, тын алсаң эчкә ялкын керә, — шул чаклы киптек, ай, бер генә тамчы су эчәргә яраса! Хәл кереп ук китәр иде! Юк инде, ансы булмас, бер без түгел, бөтен ил белән шулай. Шаһи картның үзенең дә эсседән күзләре агарган. Ул: — Я, балалар, без бит сәхәрдән үк килгән идек, әле дә күп... Инде «кайтабыз» дисәгез дә сүзем юк, — дигән иде, Кәрим карт бер дә якын килмәде: — Нинди кайту әле ул, ди. Типсә тимер өзәрдәй унике егет килеп, бер шобага печәнне дә бетермәгәч, ул нигә ярый... Көн бераз сүрелгәнче, күләгәдә ятарбыз да кичкә каршы бетереп кайтырбыз... Бу егетләр, ике көн, ике төн тоташтан чаптырсаң да, сер бирмәсләр әле, — ди. Без дә аның ягында булдык. Арба астына, тал араларына киемнәр корып, күләнкә ясадык да сузылып яттык. Көн кызганнан-кыза, җир, күк көйгәннән-көя бара, — әйтерсең, дөньяга жәһәннәмнән бер тишек ачылган да, безне шуның каршысына китереп куйганнар иде. Күләгә корган булсак та, аның да рәте аз иде. Эссе хәлне бетерә, сусауга чыдар хәл юк, — шуның белән башыңны кая куярга белми, азап эчендә ятканда, тегеннән Шәяхмәт белән Саткай, әллә ниләр дип талаша-талаша, сикерешеп тордылар да кулларына чалгыларын алдылар. Болар ни котыра тагы дип, мин дә, кояшның көйдерүенә карамыйча, яланбаш торып алар янына бардым. Кызык бу ике егетнең хәле! Әптерәш картның Майбәдәрен Шәяхмәт алырга йөргән. Сафа карт аша сүз салдырып бирергә чамаларын да белгән, тик мәһәр турында килешә алмый гына торалар икән. Әптерәш бер калын бишмәт, бер кадак чәй, ярты пот бал арттырырга сорый, боларның шуңар күнәселәре килми икән. Саткай каяндыр шуны ишеткән дә, Хәйрулла картны башкодага жибәреп, ни сораса шуны сал, күпме салсаң да сал, тик Майбәдәрне ычкындырма, дигән. Хәйрулла барган да Әптерәшнең сораганыннан артык биргән, шунда ук егерме биш тәңкә акча чыгарып салып, кыз бүләген дә алып кайткан. Шәяхмәт хатынсыз калмады. Майбәдәр булмаса, аңардан да шәбрәк Гыйльминурны алды. Шулай да егет ул җиңелүнең гарьлеген гомергә оныта алмады. Менә ничә ел инде алар, кая гына барсалар да, бер-берсенә аяк чалалар. Әле бүген дә, әллә нидән сүз китеп, Шәяхмәт Саткайны хурлый башлаган, азаккы әйләнгәндә, малайның маңкалары акты, тагы бер-ике атларга булса, аяктан егыла иде, дип көлгән... Саткай сикереп торган да: — Мин, кояш батканчы, чалгымны кулымнан төшермәскә могу!.. — дип кычкырган. Ул, бик гайрәтләнгәндә, шулай русча сүзләр кыстырырга ярата. Шуннан телгә килешкәннәр, кеше үртәүдән кызык табучы Вәликәй: булмас, булмас, дип майга ут төртә башлаган. Без торып баргач, кызыштылар. Шәяхмәт: — Сине йөз сажень калдырып китмәсәм, исемем Шаһиәхмәт булмасын, — дип күкрәк какты. Аңар каршы тегесе: — Мине ике адым уза алсаң, туры атымны үзем нукталап кулыңа тоттырам, — дип, зур йодрыгы белән тәгәрмәчкә шундый каты сукты инде, агай, арба урыныннан кузгалды, аңар сөялгән чалгы ауды, корылган күләнкә җимерелде, аның астында йоклаучылар, бу ни дип, күзләрен тырный-тырный, урыннарыннан калыктылар. Кояш тыннарны куыра, бөтен тән эреп, тир булып агып китәргә баргандай тоела иде. Без яңадан күләнкәләргә кердек. Шәяхмәт белән Саткай, чаң-чоң китереп, берәр генә рәт чалгыларын янадылар да гайрәт белән селти-селти чабып киттеләр. Шобагада Саткай өскә чыккан иде, ул алдан төште. Шаһи карт: «Балалар, көн бик аяусыз эссе, үзегез уразаларсыз, янарсыз, юкка кызмагыз», — дисә дә, файда булмады — киттеләр. Көчләре, чабарга осталыклары бер тигезрәктер; тик Саткайның чалгысы бераз көйсез иде, мин аны янар дип бик курыктым. Җитмеш саженьнар бер-берсеннән күп калышмый бардылар. Саткай, ахрысы, хәл җыя баргандыр: болын уртасындагы зур таллыкларны үткәч кызулый төште; тагы бераз баргач, алдагының артыннан җитеп, юл бир, дип кычкырган, күрәсең, бер-берсен тапташырдай, булып бераз каулаштылар да, ахры. Шәяхмәт чыдый алмады, Саткайга алынны бирде; болынның аргы читенә чыккач, ул инде бөтенләй туктады, янармын дип курыктым, ди. Саткай сүзен итте, тукталмады. Ул бик гарьчел нәрсә, үз дигәне булмаса, җир ярылса, җир астына керә торган егет. Безгә башта уен иде. Шәяхмәт теге башта егылып калгач, борчыла башладык. Башкалар да уянды. Шаһи карт, ай, яшьлек, юләрлек, нигә юк белән үзеңне харап итәргә дип, егетләрне шелтәли башлады. Шулай да егет әйткән сүзен аяк астына салмады, бер дә арымаган кеше кебек, яңадан урап, арба янына ки­леп җитте. Аның күзләре күрми, теле көрмәкләнгән иде, ахры; килеп тә җитте, киң иттереп, актык дигәндәй, бер селтәде, шуның белән чалгысы бер якка китте, үзе арба тәртәсенә егылып та төште. Без аны сырып алдык. Йөзе буылып кара көйгән, бөтен тәнендә тир ага, теле чак сөйли иде. — Су... су... янам... үлә... — диде. Су китердек. Эчәрме дип уйлаган идек, нык егет икән, эчмәде, җиңен юешләтеп, ирененә куйды да шуның белән йөзен каплады. Сулы чүпрәк бераз җиңеләйтте, ахры, безгә берәм-берәм карады да, әллә нинди авыру тавыш белән: — Берәрегез белмиме: миңа су керергә ярамасмы икән?.. — дип сорады. Арада гыйлемрәк кеше Фәттах карт бар иде: — Инде ул, туган, диде, яравын ярамый ул, диде; юкта, диде, хәзрәтләрдән ишеткәнем бар, диде, суга керсәң ураза ачыла, дип әйтеп әйтәләр, диде... Шулай да, диде, хәлең бик авыр булса, балакай, диде, җан газиз, алла хәзрәте кичерер, ахырдан алтмыш көн каза кылырсың диде. Бик авырыйсың диде, керсәң дә ярар, җан газиз, алла кичерер, ахырдан, диде, алтмыш көн каза кылырсың, — диде. Без аны суга якынрак китердек тә, астына яңа гына чапкан печән түшәп, өстенә күләнкәлек ясадык. Чүпрәкне яңадан-яңа сулап, йөзенә, күкрәгенә каплый тордык. Суга кермәде, үзенең теле начар, сулышы тигезсез иде. Шаһи карт бик куркынды булса кирәк: — Монда бик эссе булыр, өйгә кайтсын, анда безнең кар базы бар — шунда чыпта җәярләр дә төшереп яткырырлар, — диде. Якында гына, кигәвеннәрдән үзен кая куярга белми дулап, арканына уралып, дүрт аягы бергә килеп беткән соры бия бар икән, шуны тиз генә җиктек тә, Әсманың энесе (минем кайнишем булыр, ходай кушса) белән кайтарып җибәрдек. Көн кызганнан-кыза бара, без кояштан, сусаудан көеп, һаман арба асларында әлсерәп ятабыз... VIII Әнә Агыйделнең югары башыннан йомшак мамык төсле ап-ак бер болыт күтәрелде. Әнә тагын берсе... икенчесе... өченчесе — менә бер-бер артлы күтәрелә торган шул ак болытлар, аналары янына җыелган аккош балалары кебек, теге иң элек күренгәннең янына җыела, аңар кушыла башладылар. Бер самовар кайнап чыгарлык та вакыт үтмәгәндер, алар тәмам бергә оештылар да, калын катлаулар ясап, яварга ошашлы, күгелҗем кара төскә керделәр. Аз гына җил исте, болытлар безгә таба кузгалдылар да, эсседән көйгән киң болынны талгын күләгәләре белән рәхәтләндереп, бик аз гына сибәләп, кара урманга таба үттеләр. Без, болыт күрү белән, оял арыбыздан чыккан идек, сибәли башлагач та, аның тамчыларына күкрәк ачып, үләндә аунадык, аны мең рәхмәтләр белән озатып калдык. Бер якта кояш, икенче якта болыт — шулай аяз яңгыр булды. Аз сибәләде, шулай да яхшы булды, көн сүрелде, безгә тәмам хәл кереп, егетләр берәм-берәм терелә башладылар. Кемдер яңа йокыдан уянган. Әле бөтенләй ачылып җитмәгән тавышы белән озын көйгә салып: Агыйделкәй алкын, суы салкын, Дулкыннары кага салларга... дип сузды. Кемдер: «Кая, көн бик сүрелде, азрак кап-калыйк та, чаба башларбыз», — дигән иде, ул ураза икәнне оныткан, күрәсең. «Гыйлаҗи, ашыйсың килдеме, мә икмәк белән катык», — дип аңардан көлештеләр. IX Бу Гыйлаҗи дигәнең эт нәрсә берүк! Балта тотып, сәнәк очларга кулыннан килми, чалгы алса, адәм уңаена бара алмый. Илләмәгәр, тел дигәндә, авызына иблис төкергән инде! Яңгырдан соң ике буй барып килгәч, азрак тын алыйк дип, Идел ярына тезелешеп утырган гына идек, Кәрим картка бөтенләй бер кирәкле нәрсә сөйләгән кеше төсле: — Кәрим бабай, бу елларда безнең Хафиз бик саргаеп бара бит әле... Ни булды икән бу егеткә? Сез күпне күргән кеше, берәр дәвасын белмисезме? — диде. Мин катышмадым. Янымда утырган Шәяхмәт, Шаһи картның үзенә дә ишеттерерлек итеп, минем колагыма: — Шаһи бабай Әсмасын бирсә, көне белән терелер иде, — дип пышылдады. Минем саргайганым юк. Суксам, иңсәләрен сындырырлык тазалыгым бар, моны так сүз булсын дип лыгырдыйлар инде. Шулай да минем эчем нидер сизенгәндәй булды. Күзләремә икенче төс чыккандырмы, бер-ике иптәш: «Карагыз, Хафизга ни булды, күзләре белән йота бит үзегезне», — диештеләр. Мин һаман дәшмәдем. Теге Гыйлаҗи тагы башлап: — Шаһи бабай, берәү, икәү, өчәү, дүртәү дип, өч йөзне санаганчы, өстемдәге кием белән Иделнең әнә шул киң җиреннән аша йөзеп чыксам, Әсманы бирәсеңме? — диде. Гыйлаҗиның андый сүзе кирәк кайчан да була инде, карт ачуланмады, тик шаярыпмы, әллә үзе дә сизмичә, әллә язмышына каршы, агарынып, аягына басты да ят бер тавыш белән: — Әсма да Әсма сезгә! Бер Әсманы ничәгезгә бирим?! Менә Кәрим карт белән ярышыгыз, ике әйләнгәнче, аны кайсыгыз җир буе калдырса, Әсма шуныкы! — диде. Кемдер: «Чынмы, бирәсеңме?» — дип кычкырды, мин ни эшләгәнемне дә аңламыйча, сикереп тордым да бабайның кулыннан барып тоттым: — Сүзеңнән кайтмыйсыңмы... бирәсеңме? Карт каушады, уеннан уймак чыгарын сизенде булса кирәк, бераз чигенде, бераз агарынды, шулай да киреләнмәде: — Әйткән сүз — аткан ук, дигән борынгылар, ал чалгыны! — диде. Кәрим карт үз гомерендә һичбер чалгыга алын бирмәде, диләр. Бездән ерак түгел «Бүре баткан» байлары бар. Шулар элегрәк заманда ел саен печән чабарга көнлек чыгара, монда тирә-якның көчле ирләреннән, шәп егетләреннән йөзәр кеше була торган иде, ди. Башкаларга көнлек хакы илле тиен, бер тәңкә бирсәләр, алдан төшеп, шәп барыр, күп чаптырыр өчен, Кәримне көненә икешәр сум белән алдыралар, аны кунак кебек кадерләп йөртәләр икән. Аңар индө байтак еллар үткән. Ул чакта таза имәндәй ир булган Кәримнең инде сакалына чал кергән, картлык үзен күрсәтә башлаган. Шулай да ул әле һаман бездә беренче осталардан санала. Тирә-якта кемнең дә булса аны җиңгәне ишетелми. Шаһи бабай: — Әйткән сүз — аткан ук, дигән борынгылар, ал чалгыңны, — дип кычкыргач, иптәшләр мине сырып алды. Кайберләре мыек астыннан, кем белән ярыша, бу бичара, дигән мыскыл көлү белән елмаялар, берсе: «Җүләр булма, сине уздыргач, Кәрим буламыни ул», — ди. Мин берсенә дә карамадым. Колагым сүз ишетми, күз алдым караңгылана бара иде. Карт үзе белән яшьтәш булып, уртасы бер илле генә калган чалгысын түндәк башына сабы белән кадады, чаң-чоң китереп, бер-ике янап җибәрде, әллә нинди каушаулы тавыш белән: — Һәй, егетләр... мәдәт, я ходай! — дип, бөтен су буен яңгыратып аваз салды да, киң Идел болынының билгә җиткән яшел үләне эченнән, әйтерсең, үзеннән-үзе йөзеп китте. Мин дә, каушап, калтырап, чалгымны янадым, калагымны оек кунычына тыктым да картның артыннан төштем. Башкалар Иделнең текә яры өстендә безнең болын буйлап ярышканны карап тора калдылар. X Бер әйләнгәнче, карттан бер калышмый бардым. Каһарман Кәрим картайганмы, әллә Хафиздагы көч мең Кәримнәрне таптап узарлык зурмы, — ни дә булса бардыр, яңадан Идел ярына килеп, икенче әйләнүгә кергәндә, карт йомшара, мин аның үкчәсенә басарга якынлый бара иде. Болынның урталыгына җиткәч, киерелеп, бер-ике селтәдем дә, картның аяк яныннан кырып алып: — Киселәсең, кал артка! — дип тавыш бирдем. Карт тиз җиңелергә теләмәде, актык көче беләп тагы берничә омтылып карады. Юк инде, ни эшләсәдә ул җиңелергә тиеш иде. Тагы киерелдем, тагы киң селтәп, картның аяк яныннан кырып алдым да, үзен таптап юк итәргә баргандай бер тавыш белән: — Ташла чалгыңны! Бир миңа юл! — дип кычкырдым. Шул тавышым үземә тагы гайрәт бирде, кан тамырларым тулды, көчем тәнемә сыймый башлады. Атаклы Кәримнең бу гайрәтемнән күкрәге тарайды булырга кирәк: — Егет икәнсең, — диде дә миңа алынны бирде. Картка карамадым, аның минем артымнан киләме, юкмы икәнен дә белмәдем, кан тамырларым тулып таша, чалгы бер селтәүдә дөньяны кырып төшерердәй бер гайрәт белән ала иде. Тирә-якка атаклы Кәрим миннән күз күреме җир артка калып килде. Мине яр башындагы халык шаулап, кулга күтәреп кенә ялт. Шаһи бабай: — Ир ике сөйләмәс, — дигән иде, сүзендә торды: — Инде ходайның кушуыдыр,— дип, миңа Әсманы бирде. Безнең бәхеткә игеннәр яхшы үсте, «Юлдаш күл» буена чәчкән җир ярым солым бар иде, ул да бик уңды. Картның вәгъдәсен алгач та, келәт белән капканы эшләттем. Яшь кара айгырны хәзер өйдә генә асрыйм, солы күп, симерсен, дим, билгеле бит: кәләшкә йөрергә шәп ат кирәк. Иген-тару җыелып булгач, бөтен авылны шаулатып туй иттек. Җәйне көтмәдем, мин ялгыз кеше дип, Әсманы кыш көне үк йортка төшердем. Без бик яхшы торабыз. Бөтен авылда безне мактап сөйлиләр. Әнкәй дә бик шат. Инде озакламый бер балабыз да булачак. Кичә төн буена йокламый, Әсма белән шул турыда сөйләшеп яттык. Мин әйтәм: кыз бала булсын да сиңа охшасын иде, дим. Әсма әйтә: ир булсын да сиңа охшасын иде, без аңар «Тимер­булат» дип ат кушар идек, ди. Язмыш ни язган булса, шул булыр; ни генә булса да, саулыгы белән, бәхете белән тусын иде инде. 1914 ел.