Сөю-сәгадәт. (Карт шагыйрьнең тәэссераты) 1 Табигать тына. Кызу, тынгысыз һәм шау-шулы көн үтеп, аның артыннан язның соң көннәрендә генә була торган йомшак, рәхәт һәм тын кичә килә. Мин, өебезнең бакчага караган тәрәзәсе аркылы зур күл артына батып барган олуг кояшка карап, хыялга батам. Хыялларым тирәң, аның тудырган уйлары авыр һәм борчулы. Уйлыйм да исем китә. Мин яшь чагымда "Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза" дигән җырны бик ярата, ирексез үк шуны авызымнан салмый йөри идем. Шул җырның чын мәгънәсе менә хәзер беленде. Вакыйган, "кигән кием ничек тузса, яшь гомер дә шулай уза" икән. Боны хәзер ачык сизенәм. Гомеремнең җанлы, өмидле дәвере кичкән. Хәяттан ала алган нәрсә вә нигъмәтләр алынып, инде артык эш көтәргә җай калмаган. Инде тормыштан яңа байлык, яңа куәт алырга түгел, боңарчы алганнарны бирә башларга, әкренләп тузарга, сүтелергә вакыт килгән. Маңгайда ире-ире җыерчыклар бар. Күздә яшь заманга хас булган ялкын вә куәттән әсәр дә калмаган. Сакалга чал кереп, буемның төзлеге дә югала башлаган, диләр. Йөрәкнең ашкынуына һәм үземдәге куәт, дәрт вә гайрәткә чыдый алмый, бөтен дөньяны мәсхәр итәргә йөргән чакларымда алынган рәсемнәрем күз алдымда тора. Аларга карасаң, шашып каласың: "Шулай ук тиз үттемени бу гомер?" - дисең. Чөнки ул рәсемдәге "Риза бәк" дип йөртелгән гаюр егет белән хәзерге Риза арасында бер агачның май ахырында бөтен тирә-ягына ямь вә хәят биреп утырган чагы белән көз көне актык яфракларын коярга хәзерләнгән заманы арасындагы чикле үк аерма бар. Ачык тоямын ки, мин хәзер хәяттан вә андагы Хадисәләрдән сизенә алу заманының соң елларындамын. Гомернең җил-давыллы һәм туктаусыз тулкынлы чагы үтеп, акрын, гел бертөсле һәм тынычлык сөяр дәвере кереп килә. Батып, югалып барган кояш миңа бу хәлне ачык хис кыйлдырып, ерак һәм тирән уйга алып китә. Менә бакча. Менә бер ягы сары алтын төсенә манылган зур күл. Әнә шул зур күлнең аргы ягына батып барган газәмәтле кояш. Бетен табигать тын. Бу тынлыкта, бер яктан, рәхәт вә серле тәнне каршыларга хәзерлек сизелсә дә, икенче яктан, олуг кояшның батып баруыннан тәэсир иткәнлек тә тоела. Мин дә мөтәәссирмен, ләкин минем тәэсирем икенче яктан. Мин хәятымны шул кояшка ошатам. Менә, дим, ничек: иртән төннең караңгылыгын ярып кояш чыга. Җир вә анда булган һәммә нәрсә үзенең хәятын аннан ала. Җирдәге һәммә алмашынулар - һәрбер табигый эшләр тик аның тәэсиренә генә табигь. Ул башта түбән, ерак һәм аз куәтле булып, җылысы, тәэсире дә урта-рак. Ләкин ул хәлдә калмый: ул акрын, әмма туктаусыз рәвештә ерак вә югары күккә карап юл тота - ниһаясез фәзаның иң гали ноктасына, төшлеккә туры текәп, мөтәкәббиранә бара башлый. Үткән һәрбер минут аның урынын югарылата, куәт вә матурлыгын арттыра бара. Ниһаять, ул үзенең күз теккән ноктасына барып ирешә дә, аннан мөтәкәббиранә бер сыйфат белән дөньяга карап, бөтен табигатьне утына, яктысына күмә - яндыра, көйдерә һәм нурландыра. Бу вакыт һәр кем, һәр нәрсә бер генә минутка да аны хәтереннән чыгара алмый, аның үзеннән башка һичкемне танымаслык куәт вә кәмале һәр кемнән тәсдикъ иттерелә. Ләкин бу хәл мәңге түгел. Ул, ул олуг кояш, ирексез вә теләмәстән түбәнгә таба йөз тота. Ниһаясез югары урыныннан күчеп, куәтене киметә башлый. Үткән һәрбер минут аның бу түбәнәюендә аерым бер хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, аның урыны түбәнәя, куәт вә мәгънәсе азая-азая, бетәргә таба бара. Аның төшлегендә куәт вә кибер зур, чыгыш вә батышында матурлык, ләтафәт ниһаясез, ләкин бу матурлык, бу ләта-фәтне тәкъдир итүчеләр аз. Шунлыктан аны, бата, югала, диләр, һәм ул шулай үткән бер минутта түбәнәя, куәтсезләнә барып, ниһаять бөтенләй югала - юк була, бетә... Минем хәятым да, дим, шулай. Мин үзем дә, дим, шулай булдым. Дөньяга аяк баскан көнемнән башлап, акрын, ләкин туктаусыз рәвештә алга һәм югары атлый башладым. Үткән һәрбер минут мине күтәрә, куәтемне, урынымны югары ашыра бара иде. Ниһаять, табигатем булдыра алган кәмаләтнең чигенә, иң югары ноктасына - егетлегемнең соң көненә ирештем дә, шуннан үзем ачык сизмичә үк түбән китә, хәяттан еллар буенча алган нәрсәләремне акрынлап бирә, сүтелә башладым. Тау башыннан йомшак ком белән бергә акрың гына ишелеп барган малай кеби, мин дә сизелмәслек, ләкин туктаусыз рәвештә түбәнгә - үлемгә таба агып барам. Әкрен генә бетеренәм, сүтеләм. Узган һәрбер минут мине түбәнгәрәк тарта, асткарак баса. Боңарчы белмәмешкә салынырга тырышсам да, инде булдыра алмыйм, әйтәм: хәзер минем Хәятымның кәмаль вә куәте соң ноктасына ирешеп, гомернең кыйммәтле дәвереннән авыша башлаган, төшлегемнән түбәнгә, кара төн эченә таба баерга юл тоткан чагым. Үтәр еллар. Мин дә, хәят күгеннән югалып, үлемнең караңгы кичәсе артына батырмын, югалырмын. Ләкин нинди зур аерма: мин үлем артына мәңгегә, кабаттан хәят күгенә һичбер килмәскә батам. Ә бәхетле кояш алай түгел: ул чыга, күтәрелә, бата, югала, әмма мәңгегә түгел,- таңда янә чыкмак, дәхи дә ерак күкнең иң гали ноктасына ирешеп, табигатькә үзенең олуглыгын белдермәк, куәт вә матурлыгы белән адәмне үзенә табындырмак өчен генә бата. Ул - туктаусыз; бәлки мәңге дә шулай әйләнер. Әмма мин, әмма без бетәбез дә мәңге кайтмыйбыз, әбәдия үлемнең шул томаны, шул караңгылыгы эчендә югалып, онытылып калабыз... Уем, шул җиргә җиткәч, үзенең табигый агымын җуя. Рухымны авыр, тын, ләкин бик фәгъгаль бер изти-раб ала. Күз алдыма хәзергедән, үткән вә киләчәктән, буталып, кисәкләнеп, чуалчык күренешләр килә. Мин шунлар эчендә хыялымны байтак әварә кыйлып талдыргач, мием авырып, рухым куәтен азайткач, табигый юл буенча, үткән гомернең төрле күренешләре хыялымда гәүдәләнеп күренә башлый. Анда матурлык та, ямьсезлек тә бар. Үткән хәятымны ачык күз алдыма китерсәм, ике хәл ярылып ята: берсе - ниһаясе булмаган өмид, икенчесе - шул өмиднең бертуктаусыз җимерелә, юкка чыга баруы. Мин хәзер, яшь йөрәкнең өмидкә ни дәрәҗәдә бай булганлыгын күреп, шашып калам. Бигрәк шунысы гаҗәп: шул өмидләр атлаган саен кырыла бара, ләкин бетми; яшь рух беткән һәрбер өмид урынына яңадан-яңа һәм һәрберсе ниһаясез матурлык вә нур белән тулган өмидләр тудыра тора. Хәзер ачык беләм: аның иң зур хозуры, пигамбәре дә шул булган икән. Шул өмидләр һәммәсе җилгә корылган. Шуңар күрә үзләре хәят юлында бик күп яңлышлыклар тудырганнар. Гомернең өстеннән кичеп чыккач, артыңа әйләнеп карасаң, барын аңлыйсың: "Ай... ул гомер кабат кайтса, мин шул төшлегемә яңадан менсәм, нинди итеп яшәр идем!" -дисең. Ләкин үкенүдә ни файда? Ул киткән, беткән; кайгыру йөрәк маеңны гына ашый. Алдыңда үлем тора. Син, табигать канунының куәтенә буйсынып, шуның акрын гына килүен вә бер вакыт килеп җитеп, тын вә караңгы үлемгә алып китүен көтеп торырга мәҗбүрсең. II Мин яшьтән үк ямь вә матурлык гашыйкы. Бу - минем бер кимчелегем. Менә әле, уем күз алдыма үлемне китереп бастырганда да, хисем белән үткән гомердә булган күренешләр арасында матурлык эзлим. Айларның каюсы бигрәк ямьле вә каюсы матурлыкка бай булса, хыялым шуңар кадала, шуны зурайта, эшләтә башлый. Үзем дә шуны сагынам. Ярты ягы сары алтынга манылган зур күлнең артына батып барган кояшка карап уйга чумганым хәлдә, күңелем һәр нәрсәдән элек хәзерге тормышымда ямь вә матурлык азаюына кайгыра. Шул кайгы минем үткән көннәрем эчендә күмелгән матур чакларны, үчеккән кеби, күз алдыма китерә. Үзем дә, шуңар тәмам бирелеп, иске хатирә дәфтәрен актарган адәм кеби, артта калган күренешләрне актара башлыйм! Шул озын гомердә ахырдан сагынырлык нәрсә эшләнгән? Үткән эшләрдән каюсы артык мәсгудиятле булып күренә? Шул сөальгә җавап улып, хыялымда кичкән хәятның төрле кисәкләре, төрле минутлар килә. һәммәсе җанланып, каршыма килеп басалар. Аз-аз шатлыклар, бәхетләр бар. Үземне чын мәсгуд санап, ахырдан үкендергән эшләр дә күп. Ләкин бер күренешкә һич берсе җитешә алмый. Бу шундый якты, шундый матур һәм мәсгудиятле ки, башка сәгадәтләр гомер күгендә ялтыраган берәр йолдыз булсалар, бусы үзенең зурлыгы, яктылыгы, күңел каршындагы куәте белән төшлек тугрысында мөтәкәббиранә торган олуг кояшка охшый. Бу да - минем беренче мәхәббәтем. III Сөйләячәкем - унҗиде яшь тулып яңа унсигезгә чыккан заманыма гаид. Адәм кайбер вакыт үзенең кулларында һәм тәнендә шундый бер куәт сизә ки, бер нәрсәне ватасы, җимерәсе, әллә нинди авыр әйберләр күтәрәсе, яки куәтле бер батыр белән биртенгәнче сугышасы килә - ничек тә булса үзеңдәге куәтнең тилергән бер чагы була. Ул елларым гомеремнең шул халәткә охшаш бер дәвере иде. Бу көнге кеби ачык хәтерлим: ул вакыт җаным тәнемә сыеша алмый, үземдәге куәтне канәгатьләндерерлек һичбер эш вә иштигаль таба алмый идем. Нинди генә эшкә тотынсам да,- ул минем куәтемнән түбән күренә, аңар караганда бик вак тоела иде. Боның өстенә, йөрәкнең бик аз нәрсәдән дә җилкенеп, куәтле сугарга хәзер булганлыгын, рух вә күңелнең һичбер нәрсә белән тапланмаган булганлыгың да кушарга кирәк. Яшьлекнең бу дәверен адәмнең хәятында иң гали вә иң кыйммәт бер заманы дип хисаплыйлар. Бу вакыт ата-анаңа, үзеңнән зурларга ияреп эш кыйлына торган балалык чагыннан чыгып, һәр тугрыда үз уем, үз хисем белән генә яшәргә һәм бөтен дөньяга үз күзең белән карый башларга кирәк, дигән уй, сиңа тәңредән килгән илһам кеби, зиһенеңә керә башлый. Мин дә шулай булдым. Бу хәл миңа зур бер кәшеф кеби булып, үзе аерым ләззәт бирә, хәятны мөстәкыйлә үз кулыңа алган кеби бер хисне тудыра иде. Гүя дөнья вә табигатьнең яңа күрке, матурлыгы кәшеф ителә барып, мине мәфтүн итә, гүя дөньяда булган һәрбер эштә, һәрбер нәрсәдә зур бер мәгънә, тирән бер сер бар да, ул серләрне мин кәшеф итәргә тиешле; һәм миндә гүя шундый куәт бар, гүя мин ул кәшефне булдыра алам. Гүя дөнья вә табигатьнең тирән вә нечкә серләре эченә куелган хәятның зур мәгънәсе, бөек әһәмияте, ниһаясез матурлыгы миңа яңа гына ачыла да, мин аның һәрбер кисәгеннән аерым бер хозур, киң бер сәгадәт күзләп, гомер юлында шатлана-шатлана алга һәм югарыга атлыйм. Менә шул чакта язмыш, хәятымны артыграк бизәү өчен булса кирәк, минем гомер юлыма X. атлы бер фәрештәне чыгарып куя. Мин моңарчы, йөрәгемдә куәтле бер дәрт хис кыйл-сам да, хатын-кыз дөньясыннан бөтенләй читтә яши, үземә кан кардәше булганнарымнан башкалар белән һичбер төрле мөнәсәбәттә булганым юк иде. Бонларның галәме миңа бөтенләй ят һәм дә башка бер җирдә булмаган сер, ләтафәт вә илаһият белән тулы тоела; шун-лар белән бәрабәр мин, йөрәгемдә куәтле бер ялкын хис кыйлсам да, аның бер җирендә аерым бер бушлык бар кеби сизә, ләкин ничек тутырырга белми идем. X. белән очрашу минем хәятымны берьюлы баетып җибәреп, анда яңа ләтафәт, яңа матурлык арттырды. Гүя теге бушлык берьюлы тулып китте. Мин аларның өендә тора башлаган көннән, тагы арттырыйм, аның белән очрашкан сәгатьтән, аны беренче мәртәбә күргән минутымнан алып йөрәгемнең төбеннән куәтле бер дулкынның акрын гына югары күтәрелә башлавын, күңелемдә боңарчы булмаган бер ашкыну кергәнене ачык хис кыйлдым. Кыскасы, күземнең аңар беренче төшүе - минем йөрәгемә үзенә башка бер ялкын керүе булды. Иптәшләрем аны: "Ямьсез дә түгел, ләкин, син әйткәнчә, "хур кызына биргесез" дә түгел, тик гади бер кыз!" - диләр. Берсе миннән көлә, үзенчә, минем тилелегемне тәэвил өчен: - Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер! - ди. Ләкин мин -боларның тупаслыгына, аяз көндә кояшны күрә алмауга охшашлы сукырлыкларына хәйран калам. Мин бөтен рухым белән ышана идем ки, бөтен дөньяда аннан гали, аннан югары җанлы мәхәббәт бул-, , ган кыз булырга түгел, аның мәртәбәсенә якынлашырга да мөмкин түгел. Бөтен адәмнәрнең, минем кеби, аның голүвияте кашында сәҗдә итмәве - мине чыннан гаҗәпләндерә. Минемчә, ул - илаһи; ул - табигатьнең аерым бер сәнгате; ул - хозур язның бөтен күркен, бөтен ләта-фәтен җыйнаган бердәнбер асыл чәчәк. Мин аның белән танышкан көнемнән алып, үземне бөтенләй яңа бер халәттә хис кыйла башладым. Хәятым әллә ничә дәрәҗәдә матурайды, баеды, язмыш тагы рәхимләнде. Рухым үзенә яңа бер куәт, яңа бер дәрт алып, һәммә нәрсәнең төсе матурга таба үзгәрде; кулларым да, бө-текГторышым да җиңеләеп, эшкә гайрәтем тәмам башкаланды. Ул миңа бөтен шатлыкның чишмәсе, Хәятымның мәркәзе булды. Шу дәрәҗәдә ки, дөньяны туфан басып та, ул сәламәт калса, мин һичбер кайгы күрмәячәкмен. Аны бер күрү, нурлы йөзенә тагы бер аерым күрек арттырып, сак кына бер елмаюы, матур бер сүзе, хәтта икенче бүлмәдән торып аның миңа ишетелгән тавышы, хәтта ерактан күренгәндә бер киеме, йөреш вә кузгалышы - кыскасы, һәрбер нәрсәсе илаһи бер ямь ала. Була шундый вакытлар: ул үзенең гаҗиб тавышы белән шыңгырдатып, кем беләндер көлә-көлә сөйләшә башлый. Мин бөтен рухым белән аның тавышына йотылып, һәрбер аерым авазын йөрәгемнең төбенә, күңелемнең иң эченә алып, боннаң башка бер хәлдә дә булмаган илаһи бер сәгадәт хис кыйлам. Шуннан тамырла-рымача бер хозур йөгерә, тәнемә аерым бер ләтафәт китә. Сизәмен ки, мин бу туташны сөям. IV Көндез тагы бер хәл. Әмма төн килеп, өйдә утлар яндырылса, йөрәкнең ашкынуына чыдап булмый. Бу вакыт аның гадәттә дә тиңдәшсез матур күзләрендәге ялкыны вә шигърияте әллә ничә кат артык балкып, яңакларында алсу ут яна, йөзендә гаҗиб илаһи бер нур уйный башлый. Аһ... үләмен... үләм... шулчакларда... Кичке сәгать сигездә чәй була. Без, әлбәттә, кара-каршы утырабыз. Мин үземне көчлек белән тотам. Бәгъ-аан карашып куябыз. Бер ходаем, бу вакытта үзең генә түземлек бир. Аның күзендәге ялкыны рухыма үтә китеп, бөтенләй югалам. Өйдә бер карчык бар. Фәлсәфә сатарга бик ярата. Бу бабта мин дә буш түгел. Кайбер вакыт шул карчыкны борып җибәрәм дә, ул төне буенча чәй өстәленнән кузгалмыйча, дөньяның хикмәтен тикшерә, мәсьәләне тагы зурайткан булып, кузгалмый утырабыз. Мәләк тә бергә. Карчык лыгырдый. Мин кузгатам. Мәләк исә, үзенең нурына, ялкынына күмелеп, тик кенә утыра. Ул бондый кичәләрдә бик аз сүзле була; тик бик сирәк кенә, миңа бик гали вә бик тирән мәгънәле булып күренгән берәр сүз генә әйтеп куя. Ике-өч, кайбер вакыт дүртәр-бишәр сәгать тә шул рәвеш үтеп китә. X. һаман китми, нуры белән балкып, матур гына утыра. Аны ятырга чакыралар, ләкин ул бик коры гына итеп кире җавап бирә. Үзе һаман утыра. Мин моңа бик шатланам. Үземне аңың янында - аңар карап, яки үзеңне аның куәтле карашы астында итеп хис кыйлу - бу ниһаясе булмаган бер сәгадәт була. Ул яңа унҗиденчедә.. Шулай да бер адәмгә билгеләнгән. Ләкин ул аны яратмый, һәрвакыт, бигрәк тә минем алдымда, аңы яманлап, җирәнгәндәй кыйлып сөйли. Бу да минем өчен бик зур өмид тә, шатлык та була. Була төннәр: әнисе дә, хадимә дә, теге фәлсәфәче карчык та, балалар да йоклыйлар. Мин үз бүлмәмдә рухымны тутырган ләззәтле хиссият эчендә утырам. Ул миңа янәшә залда ялгызы гына нидер эшли. Өй тын, бөтен заводларның вакыт-вакыт мәгънәсез акыруына башка һичбер тавыш-тын юк. Мин алдымда китап ачып куйган булса да, якында гына аның ялгыз утыруын хис кыйлу миңа укырга юл бирми, күңелем үземне аңар алып китә. Башымда ул гына, аныкында да мин генә-дермен кеби тоям. Ләкин һичбер сүз эндәшергә, берәр нәрсә кыйлырга куәтем җитми. Телим, ләкин булдыра алмыйм. Ул да шулайдыр, дим. Ул, ахрысы, миннән батыррак. Утырып йөдәгәч булса кирәк, үзенең нуры, ялкыны белән балкып, минем бүлмәмә керә дә, җитди, рухани бер елмаю белән күзләремә тугры карап, матур тавышы белән: - Сез пичегезнең душнигын ачып куегыз, җылы булса, йокларга рәхәт була ул! -ди һәм үзе килеп ача. Мин, атылып урынымнан торып, юл бирәм дә: - Мәшәкатьләнмәскә иде, рәхмәт...- дим. Артык бер сүз әйтергә вә һичбер хәрәкәткә куәтем бармый. Ул чыга. Артыннан бүлмәм гаҗиб бер хуш искә тула. Тәмле, рәхәт. Эчемдә әллә нинди бер тулкын башлана, бүлмәмдә аннан калган әгъла хуш исе акрын гына тулкынланып, тойгыларымны рәхәтләндерә. Ләкиң бер көң күңелемнең ашкынуын җиңә алмадым. Сәгать төнге өч иде. Өйдәге һәммә кеше йоклап беткән. Тик мин дә ул гына. Мин үз бүлмәмдә, ул залында; миннән алган бер романны укып утырды. Гадәтенчә, пичнең душнигын ачу мәсьәләсе белән бүлмәмә керде. Йа ходай, фәрештәме керә... яхут бүлмәмә күктән илаһи нур капусымы ачыла... Тезләрем калтырый, аның каршысында сәҗдә кыйласым, итәген үбәсем килә... Ахырдан йөрәкнең ашкынуына чыдый алмадым. Үземне-үзем белмичә, урынымнан торып; аның: - Изге кич! - дип матур елмаюына каршы, ихтыярымны югалтып, барып кулын үбә башлаганмын. Ачык хәтерләмим, аяк астындагы җирнең каядыр авышып, караватка таба ауганыбызны гына беләм. Бөтен дөньяның асты өсткә әйләнеп, үземне ут эченә, ихтыярсызлыкка аткан табигый куәт тәэсирендә чагымда аның әллә кайдан, ерактан, йөрәкнең иң төбеннән, ләкин бик акрын вә бик сузып: - К- у- у... у... уй... җи... бә.. р! -дигән хәлсез тавышы әле дә колагымда. Ул миндә калды. Тик төн үтеп, өйдәгеләр торыр вакыт якынайгач кына китте. Без боңарчы бер-беребезне аңлашмый йөрүебезгә - үз сәгадәтебездән үзебез качуыбызга аптырый калдык. Бу кичә, бу минутлар - минем гомеремнең иң мәсгудиятле вә иң гали сәгатьләреннән булды. Гомер үтә. Еллар кичә. Көрәк кеби кара сакалга чал керә. Куәт азая. Баштан кичкән хәлләр берәм-берәм мазыйның караңгы пәрдәсе артына кереп югала, онытыла баралар, һәр нәрсә бетә, югала... Әмма... әмма, бу кичәне оныту, бу сәгатьләрне минем хәтеремнән чыгару - бу ике мөхальнең берседер. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, боларның минем хәтеремнән чыгуы асла, асла мөмкин булачак эш түгелдер. VI Шул кичтән соң без, аның белән кочаклашып, берлектә, ниһаясе булмаган сәгадәт диңгезенә чумабыз. Ул үз хөрриятенең хуҗасы; мин. дә шулай ук. Мин анларда торам, теге карчык минем "ышанычлы адәм" булуыма тәмам ышанган. X. нең икенче адәмгә билгеләнгән булуы карчык кашында безнең арада һичбер "андый-бондый" нәрсә булмавын тәэмин итә. Шунлыктан безне агалы-сеңелле дуслар кеби карыйлар. Шикләнмиләр - йөртәләр. Дөрест, без, анлар шикләнсә, йөртмәскә уйласа да, тукталмас идек. Ләкин ул тәкъдирдә бераз көрәшкә, һич булмаса, аның тарафыннан үзенең әбисенә: - Мин үземә-үзем хуҗа, һәрбер эшемнән үзем мәсьүлмен. Миңа юк-бар кануннар куймагыз! - дип әйтергә мәҗбүр булыныр иде. Язмыш безгә артык рәхимле имеш ки, безгә гали сәгадәтнең ишекләре тәмам ачык иде. Без аның белән бу ишектән кереп, үзебезнең рухларыбыз теләгән һәрбер эшләр белән хәятыбызны илаһи бер рәвешкә сала идек. Бу дәвердә һәрбере матур, һәрбере аерым сәгадәтле булган әллә ничаклы сәгатьләр, минутлар бар. Анлар һәммәсе кадерле, һәммәсе сагындыра. Ләкин... ләкин... бер кичә вә бер кичәнең берничә сәгате минем хәтеремдә шундый урын тота ки, мин аны ихтыярсыз хәят күгемнең кояшы, гомеремнең язы дип атыйм. VII Май аеның соң көннәре иде. Язның ахыр чакларында гына була торган җылы, йомшак, ләтыйф кичә бик акрын гына якынаеп килүе хис ителмәктә. Күк йөзе аяз, ачык; һава саф; бөтен дөнья тын. Без аның белән шәһәрнең һәртөрле чәчәкләр белән бизәнгән әгьла бакчасы эчендә, шат, матур вә ачык адәмнәр арасында музыканың бер куаныч вә бер моңлы көйләрен тыңлап йөри идек. Шөбһәсез, икебезгә дә рәхәт, икебез дә мәсгуд идек. Ләкин без үзебезгә генә калып ирек ачарга, күңелебездәге ялкынның тышка чыгуына ирек бирмәгән бу адәмнәрдән еракка, читкә китәргә теләдек. Күңел ашкына, рухыбыз, читлектәге кош кеби, ялгызлыкка, азатлыкка омтыла. Каршы торган һичбер нәрсә дә юк. Ул минем беренче сүземдә үк бу халыктан, бу кырмыска оясыннан котылырга риза булды. Без йөргән бакча зур суның яр башына эшләнгән. Аның түбәнендә елга, анда кимәләр бар. Шунда төштек тә, уңай бер кимәгә икәү генә утырып, кояш баешына таба карап акрын гына киттек; боны ул үзе теләде: - Мин кояш баткандагы күренешне яратам. Шуңар таба баруда аерым бер ләззәт бар,- ди. Бераздан шәһәр тугрысыннан узып, һәр яктан табигать уртасында гына калдык. Елганың бер ягы - зур һәм карт урманлы биек таулар, икенчесе - яшел үләннәр, ал-гөл чәчәкләр белән түшәлгән зур, киң тугай; бара торган суыбыз яхшы ук киң генә; аның өсте тымызык, тигез, шома. Кояш батып бара, шуның тәэсиреннән көзге кеби ялтыраган су өсте саргылт алтынга әйләнеп, күңелне әллә кая, күккә, мәхәббәт галәменә ашыра, җанга аерым бер рәхәтлек, ләтыйф бер тәэсир килә. Кояш бата. Җирдән тын гына, сизелми генә караңгылык күтәрелә - төн килә. Аның белән бергә тынлык килә, серрият килә. Сизелмәстән генә артып барган караңгылык бераздан куера, бөтен нәрсәне чолгап, күзнең күрә алачак! җирләрен тарайта, кыса килә, ниһаять, тәмам куерып, кара тәнгә әйләнә. Бонда матурлык юк, ләкин серрият бар, җанга үзенә башка бер тәэсир бар. X. бераз куркына төшеп, минем янымарак килә, куеныма керә,- караңгылык эчендә читтән караучы ике гәүдәнең бергә әверелгәнен күрәчәк. Без, биш атна күрешә алмый, бу көн кавышкан идек. Шуңар күрә беренче кичә кадәрле үк ялкын эчендәбез. Иреннәр, беренче мәртәбә уларак, озын, үтә тәмле, ниһаясез татлы булган үбешүгә бирелә. Бераздан соң теге калын урманлы, зур куәтле мөтәкәббир тау артыннан тулган ай күтәрелә башлый. Дөнья вә табигатькә яңа күрек, яңа матурлык арта. Айның бу нуры һәр нәрсәгә хыялый, мөәссир, ләкин бик мөлаем, гүзәл, шигъри һәм серри төс бирә. Без һаман барабыз, ләкин бик акрын, бик җай гына. Бераздан суның төньяк ярындагы әрәмәдән бик сузып, бик өзеп, үзенең бөтен сәнгатен сарыф итеп, сандугачның ниһаясез гали булган сөю һәм моң белән тулган музыкасы -сайравы ишетелә. Аның тавышында моң, матурлык, мөәссирлек кенә түгел, бонлар өстенә тирән бер шатлык та, сәгадәт тә, безне тәбрик тә бар төсле тоела. Гүя ул безне, безнең күңелдәге ялкынны (белә дә, адәм гомерендә бер генә килеп кичә торган мәсәлсез бәхет белән безне тәбрик кыйла, шуны бөтен дөньяга чәчә кеби хис кыйлына. Табигать тагы бер кат тына. Тирә-яктагы барлык нәрсәләр, тәңренең бәхетле колы - сандугачның музыкасы тәэсиренә чумып, үлем тынлыгына бата һәм тыннарын эчтән алалар. Беләмсең, ни ди былбыл? "Безнең күңелдәге хиссиятне табигатькә шатлык белән хәбәр итә... аны дөньяга фаш кыйла... Безне гали бәхет белән тәбрик итә..." - диешә безнең җаннарыбыз, ләкин тел сөйләргә моктэдир түгел. Ай үзенең саф, тонык нурын безнең өчен коя. Ул безне иркәли, тәңредән бер чаткы булган күңел ялкыныны арттырасы, сәгадәтебезне тагын голүләндерәсе килә. Без һаман икәү генә. Кимәбез, тын, шома, тигез һәм дә ай яктысы белән бик зур, ләкин һичбер тапсыз көзгегә әйләнгән суны ярып, акрын гына бара. Сөйләшергә икътидар юк. Кимәне бөтенләй су агымы ихтыярына тапшырып, бер-беребезнең муенына сарылышкан хәлдә, төннең тынлыгын бозарга, рухыбызны тутырган сәгадәтне тибрәтергә теләмәгән кеби, күп сөйләшмичә, эчке ялкын белән кызган, сусаган иреннәребезне аермыйча, кичәнең моңына, табигатьнең матурлыгына, эчебездәге иге-чиге булмаган, дәрәҗәсен әйтергә адәм теле җитешмәгән, ниһаясез мәхәббәткә чумып, җай гына агабыз. - Өнме? - Төшме? - Җәннәтме? - Өчесе дә! Шул вакыт ерактан, тауның суга төшкән күләгәсе эченнән, бер карачкыл-шәүлә заһир була. Бераздан соң аның екетләр төялгән бер кимә икәнлеге беленә, һәм шул арада ук, тын вә саф һаваны, рәхәт вә серри кичәне ярып, бик өзеп, бик елап уйнаган музыка - үз музыкабыз ишетелә. Ул елый, ул моңлана. Ләкин аның бу елавы, бу моңы кайгыдан, әрнүдән түгел, бәхет вә сәгадәтенең ниһаясез югары ашуыннан, күңелнең үз сәгадәтен күтәрә алмый ашкынуыннандыр кеби тоела. Боны күтәрергә куәтем җитми. Ни дияргә, ни эшләргә белмичә, бәхет тәңресенең каршысына барып, бу сәгадәте өчен сәҗдә итәсе, әллә ниләр кыйласы килә... Янымдагы туташым минем күкрәгемә башын куеп, йомшак, кечкенә кулларын муеныма үрде дә: - Ух... Риза... Риза... үләм... үләм... сәгадәтемне, бәхетемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ашкынуыннан үләм,- ди... Шунда пәрдә төшә. VIII Артыгын уйларга куәтем җитми. Хыялым шул ноктага килү белән, күземә яшь тулып, бугазыма нидер килеп тыгыла. Күрәсез, күптән кичкән эшләрне хәтерлибез. Ул көннән бирле миңа бик күп алмашынулар килде. Көрәк кеби сакал чыгып, инде аңар чал да керә башлады. Рухым әллә нинди дәверләр кичереп, мин кайбер заманнарда үземнең бу кичәләремә ләгънәт тә укыдым, шунларны үземнең хәятыма кара тап итеп уйлап үкенгән чакларым да булды. Бонлар бәгъзан ваклык та, түбәнлек тә тоелдылар. Үзем өчен чын сәгадәт итеп, боңар башка әллә ничаклы нәрсәләргә табындым. Ләкин бонларның һәммәсе бетте, һәммәсе килде дә кичте. Инде анлар мазыйның караңгы пәрдәсе артына кереп, мәңгегә югалдылар. Кайбер вакыт, көчләнеп, шунларны искә алырга тырышам; ләкин булдырып булмый. Анлар рухка бертөрле генә азык булганнар, йөрәкнең төбенә, үзәккә китмәгәннәр. Шуңар күрә хатирәдән күренешләре үк югалган, тик исемнәре белән күләгәләре генә калган. Мин инде картаям. Табигатьнең шагыйрь вә сантименталист итеп яраткан минем кеби кызганыч бәндәләре хәятның һәр нәрсәсеннән артык мөтәәосир булалар. Бонларның рухлары мәңге матурлык һәм тәәссер эзли. Хәзерге тормышында тапмаса, үткәннәрен уйлап җуана. Табигый, мин дә шулаймын. Миңа да дөнья вә табигатьнең матур вә мөәссир булучылыгы һәр нәрсәдән алда һәм якын күренә. Әнә кояш бата. Әнә шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән зур күл ялтырый. Әнә ат менгән бер егет күл буйлап бик акрын гына көйләп бара. Һәммәсе матур, һәммәсе моң, һәммәсе мөәссир. Ләкин бонларның матурлыгы, бонларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Бонларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәр нәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә - ул заманда һәр нәрсә йөрәкнең тугры үзенә, рухның төбенә китә иде. Шуңар күрә рухым хәзерге тормыш белән канәгатьләнмичә, башымны кая куярга, үземне ни белән җуатырга аптыраган чакларымда, мин, ирексез, үткән гомерне уйлыйм. Анда ләззәт тә, рәхәт тә, ямь дә бар. Анда яшьлек бар. Анда яшьлегемдәге беренче мәхәббәтем бар. Анда минем урта, ләкин зифа буйлы, алсу яңаклы, ялкын вә шигърият балкып торган, гаҗиб күзле фәрештәм бар. Үткәндәгеләрдән күп нәрсә үзенең бөтенлеген, хәятын җуйган. Андагы хәлләрнең кайберсен уйлау белән хәзер рухыма салкынлык йөгерә. Әмма... Әмма бу дәвер, бу минем беренче мәхәббәт дәверем, бу кичәләребез, минем ул фәрештәм... Аһ, болар һәммәсе минем рухымда шундый урын алганнар ки, мин һичбер вакытта айларны онытырга, үзем теләсәм дә, моктәдир булмаячакмын. Кайчан гына үткән гомергә, артка борылып карамыйм - бонлар минем гомер күгемдә ачык кояш кеби ялтырап яталар. Аңар бер генә мәртәбә карау минем рухымны хәзерге карт, тәҗрибәле тормышның тупаслыгыннан, каралыгыннан коткарып, пакь, якты, мөкаддәс һәм мәсгудиятле булган икенче галәмгә алып китә. Ни дияргә, айларны уйлаудан килгән тәэсирне ничек аңлатырга белмим. Карт күңел ашкынырга уйлый. Тагы шуңар охшаш бер сәгадәт эзли. Ләкин ни генә кыйлма - һичбер эш аны бирә алмаячак. Мин картаям. Еллар мазыйны күмә, югалта бара. Әмма ул кичәләрне һичнәрсә минем хатирә дөньямнан югалта алмый. Күземдә яшь; хыялымда шул кичә үзенең бөтен матурлыгы белән балкып тора. Ул кичә, ул кичәдә таулар, болыннар уртасыннан аккан киң суның тулган ай белән көмеш төсенә, тапсыз зур көзгегә әйләнгән халәте, шул суны тын гына, акрын гына ярып барган кимә менә хәзер дә күз алдымда. Су түбәненә сак кына агып барган шул кимәдә, тирә-якта булган һәммә нәрсәнең сүзсез, тавышсыз телләре белән төн вә табигатьнең тирән серләре хакында эчтән зикер әйтүләрен хис кыйлган хәлдә, безнең аның белән икәү генә, икебезнең рухлар бергә кайнаган, йөрәкебездән кайнап чыккан ялкынлы мәхәббәт утыны иреннәребез аркылы туктаусыз юлыктырган халәттә, дөньяны онытып, эчебезне вә тирә-ягыбызны тутырган сәгадәткә чумган минутларыбыз, әле яңа гына булып кичкән кеби, үтә татлы бер хис бирәләр. Шул вакыт, шул тирән тынлыкны ярып, бөтен табигатьне үзенең моңына, сәнгатенә хәйран дтеп, бер моңаеп, бер елап, бер ниһаясез югарыга ашкынып килмәктә булган музыка әле дә рухыма үтә, мин аны әле дә ишетәм, ул әле дә елый, әле дә каядыр ашкына кеби тоела. Бик бәхетле адәмнең бөтен гомерендә тик бер генә мәртәбә килеп кичүе мөмкин булган шул кичә вә шул кичәдәге ниһаясез сәгадәтнең ялкыны белән күтәрелеп, ул минем җәмаль вә голүвияте кашында мең мәртәбә вә мәңге сәҗдә итмәктә булган ул фәрештәм вә ул тәңремнең, эчке ялкынына түзә алмыйча, муеныма сарылып: - Аһ... Риза... Риза... үләм... үләм... бәхет вә сәгадәтемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ниһаясез куәт белән ашкынуыннан үләм...- дигән сүзе, тәңренең илаһи тавышы белән рухыма беректерелгән кеби, әле дә колагыма ишетелә, әле дә сәгадәт бирә. Гаҗизмен, телем кыска, сүзем аз. Ул дәвер, ул кичәләрнең биргән сәгадәтен әйтергә куәт җитми, телемә ирексез бер сүз килә: - Аһ, ул көннәр! Башка ни диим... ни генә дисәм дә аз. - Аһ, тәңре, тел бирмәгәнсең, куәт бирмәгәнсең... Мөмкин булып та, шул көннәрнең сәгадәтен, аның бөтен хәятымда тоткан урынын, мәгънәсен аңлата алсам, үземне мәсгуд санар идем. Гаҗизмен, телем кыска, сүз таба алмыйм. Бөтен рухымнан кайнап йөрәгемә килгән хиссият телемнән: - Сөюдә генә чын сәгадәт! - рәвешендә ясалып чыга. Ләкин бу сүзләр вә айларның биргән мәгънәләре минем рухым хис кыйлганнан бик аз вә әллә кая түбән. Боның түбәнлеген, боның корылыгын үзем үк тоям; ләкин гаҗизмен, сүз таба алмыйм, адәм теле аның хиссиятеннән бик күп тар вә ярлы. Башка тәгъбир булмагач, хисем ташып, телемә ирексез шул килә: - Сөюдә генә чын сәгадәт! Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. 1 том. Хикәяләр (1907-1929) / Г. Ибраһимов.- Казан : Татар. кит. нәшр., 1974.- Б.104-120. Copyright © 2003-2011 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты