Көтүчеләр. I Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем. Атам көтүче иде: озын буйлы, киң маңгайлы карт. Исеме-Әптерәш. Анамны хәтерли алмыйм: минем гомерем яшь ярымга җитмәстән элек аны кабер алган; ул, белмим, бик матур, белмим, бик изге булган, ни дә булса бар, аны һәммә кеше яхшы исем белән яд итә, бик күпләр аны?күз яше белән сагынып сөйлиләр. Әтидән әнкәй турында берничә мәртәбә сорашып баккан идем, ул җавап бирмәде, безнең әти шулай һәрвакыт аз сүзле, авыр кузгалышлы бер адәм иде. Тик үзем бераз үсеп, киң дөньяга катыша башлагач кына, читләрдән ишетеп, әнинең фаҗигый матур хәятын зиһендә беркадәр сурәтли ала торган булдым. Ләкин бу сурәт томанлы һәм ярым караңгы иде. Ул зур тау артындагы куе караңгы урман эчендә ялгыз йорты белән яши торган алпавытның бердәнбер кызы булганмы; әти егет чагында аларда хезмәт итеп, шунда яратышканнар да, таң вакытларында су буендагы бакчада очраша, серләшә торган булганнармы, соңра бай сизенеп, аларның икесен дә йортыннан куганмы,- белмим, тагы нидер шуңа охшаш хәлләр сөйлиләр иде. Мин боларны күп ишеттем. Ләкин башыма һичбер төрле сыйдыра алмый идем. Урман диләрме, андагы ялгыз картның кызын сагыналармы, аның минем әти белән таң алдында серләшеп, каядыр качуларын сөйли башлыйлармы - боларның һәммәсе дә миңа теге әкияттәге картның мазлум кече улы белән үзенең язмышын шуңа баглаган патша кызын хәтеремә китерәләр иде. Чөнки чыбыркысы кул башына асылынып йөргән, ертык киемле, җыерчык йөзле, авыр карашлы әткәм карт белән ул, халык телендә тасвир кылынган яшь, дәртле җанлы сурәтне, ничек кенә көчләнсәм дә, бергә китереп, янәшә куеп булмый иде. II Ул вакыт без тирмәндә яшәдек, бер ягыбыз - ялангач, соры ташлары белән күккә күтәрелгән зур тау; икенчесе - көне-төне шаулап утырган караңгы урман. Без табигатьнең шул ике куәте арасында кысылганбыз. Тауның кара көйгән зур ташлары арасыннан шаулап куәтле елга төшә. Безнең тирмәнебез шуңа корылган. Мин монда ялгыз үстем. - Әти көн буе көтү көтә иде, кич кайтып, сүзсез-нисез караңгы почмакка егыла; иртән аның киткәнен мин белми дә калам. Тирмәнебез авылдан читтәрәк булганга, миңа анда барып йөрергә сирәк туры килә иде. Хәят миңа башта шул тирмән булып күренде. Су чылтырап ага... урман шаулый... тирмән көн әйләнә, төн әйләнә. Мин, гүя, аның шул әйләнүенә сихерләнеп, гомернең кая барганын, уйнауның балалыкның ни икәнен белми яшим. Төшләрем өнгә охшый. Өнемдә булганнарны төштән аера алмыйм. Әнә гел минем артымнан ияреп йөри торган зур колаклы, ялбыр йонлы, юаш карт этем Сарбай. Әнә тирмәнченең көн-төн исәбе-хисабы юктыр шикелле күренгән, көтү-көтү казлары, үрдәкләре белән кайнашып йөри торган хатыны... Әнә хезмәтче: киң жилкәле, зур сакаллы, бөтен җире онга күмелгән бер бабай. Шулар эчендә гомерем ага. Ләкин, белмим, болар төшме, өнме? Җәйләре тагы бер хәл, ул инде бер төрле үтә: көндез тау арасында, төбе күренмәгән тирән чокырлар буенда йөрим. Кич өйгә кайтып ятам да, акрын искән җил белән агачларның сак кына шаулауларыннан йөрәгемдә кузгалган шомлы курку эчендә караңгы почмакка сыена төшеп, йокыга китәм. Җәй шулай, әмма кышлар, кышлар авыр инде. Елга боз астына кача, карт урман ак кар белән кәфенләнеп, тагы да картаярак төшкән шикелле күренә; көннәр кыска, төннәр озын авыр, басынкы һәм куркыныч. Халык та, үч иткән кебек, гел бүре сөйлиләр. Чыннан да бармы, әллә куркуымнан туамы? -Мин урманның агачлары шартлап ярыла торган зәһәр суык, аяз төннәрдә ач бүреләрнең күккә карап улаганнарын ишетәм. Иртән торгач, кайбер көннәрдә йорт алдында яңа эз күренә. Хезмәтче бабай моны бүре эзе, ди. Тик менә көз көннәре генә минем өчен бераз уңайлы булалар. Урак бетеп, иген-тару җыелуга, тегермән халык белән тула. Күп вакыт аталарына, абзыйларына ияреп, балалар да килә. Алар белән уйныйсың, бөтенләй яңа дөньяга кергән шикелле булып каласың. Бервакыт әтисенә ияреп, бик матур бер кыз килде. Ул япь-яшь, ләкин гаҗәп тере, уенчак иде. Кайбер җаннар ходаның әмере белән әзәлдә үк кушылган булалар, ди. Сараны беренче күрүем белән, кулымдагы эшемне оныттым да, ал арның арбасы янына барып, күзеннән күзләремне ала алмый, аңа сүз куштым, бер-ике минут үтмәде, без инде гомерлек дуслар булып әверелдек. Мин аны тауларга, урманнарга алып чыктым, вак кына чуар, елтыр шома ташлар, матур чәчәкләр җыеп бирдем. Киткән чакта ул мине үзе белән бергә авылга барырга чакырды, анда минем курчакларым күп, атым да бар, бергә уйнарбыз, ди. Арбасына утыртып алып барырга атасы да риза булды. Ләкин мин шул бер-ике сәтатьлек мөнәсәбәт эчендә аңа үпкәләп тә өлгергән идем. Бүген монда калам, иртәгә барсам барырмын! - дидем. Шул көннән соң авыл минем күңелемне тарта башлады. Һәр көн йокыдан уянгач, шунда бару, матур Сарам белән бергә, икәү генә уйнау өмете минем йөрәгемне кузгата торган булды. Ләкин анда бару белән тагы дәртем сүнә иде. Аның көтү-көтү малайлар белән тәмам үз булып уйнап йөрүе, мине дә шуларның берсе санавы күңелемне кыра иде. Мин, уеннарына катнашмыйча, Сарага кадалып, читтә бераз карап торам-торам да, һичбер кемгә сүз әйтми кайтып китәм. Күңелем сына, җаныма никтер авыр була. Шул вакыт никтер әнине сагынам. Аның итәгенә ятып, озак еглыйсым, дөньяның мине җәберләве турында йөрәгемдә уянган зардан күз яшем белән бушанасым килә башлый. Ләкин ул кабердә... Башка һичкем мине аның кадәрле сөя алмый... Мин берәүгә дә кирәк түгел, мин үзем дә һичкемне, һичкемне якын күрмим, һичберсен яратмыйм, ярата алмыйм... Шул минутларда ялгызлыктан җаным әрни. Ходайның каршысына тезләнеп, нинди гөнаһым өчен бу каһәрләргә дучар булуым хакында елап сорыйсым, ялварасым килә. Ләкин ул ерак, минем зарым аңа ирешми! III Яшеннән ут чыгып, тирмәнебез янып ките. Мин аптырый калдым; инде, дим, ни булыр, инде безне, дим, кая куярлар. Ләкин әти җиңеләеп, бер сулыш алгандай булды. Бу яшенне, гүя, алланың бер тәнбиһе санады. Күптән үк инде ул: - Моннан күчәсе иде, күчәсе иде! - дип уйлана, аз гына кәефсезләнгән саен: - Жан бирәм, күрәсең, инде, ходаем, -дип, авыр кайгыга төшә иде. Яшен аны коткарды. Ул кыш көне урман саклый иде, ахры, бик яхшы күзәтче булгандыр, авылга күчәргә исәп барлыгын әйткәч, рус: - Китмәгез, тирмәнне яңадан корам, яхшы итеп салдырам, сезгә тыныч бер бүлмә бирермен, синең кебек туры кешене табып булмый, - дип ялынса да, әткәй тыңламады: - Булмас инде, бик картайдым, хәзрәттән, мәчеттәнерак яшисем килми, - диде. Без тирмәнне ташладык. IV Садыйк байның ындыры артында кечкенә генә бер өй бар икән. Аның иясе, Нурый карак, кеше суюда гаепләнеп, гомерлек каторгагамы, Себергәме озатылган. Берничә еллар үткәч, хатыны да ире артыннан киткән. Бала-чагалары юк икән, өйләре бөтенләй буш, кешесез калган. Әти, авылга күчәр идем, дигәч, Садыйк бай ун карт белән старостаны чакырып киңәшкән дә: - Барыбер буш тора, шул читән өйне Әптерәш картка бирик, - дигән. Тегеләр, ахры, риза булганнардыр, без дә, аллага тапшырып, бер җомга көн шунда күчендек. Бу - билгеле, бер сажень кадәр читәннән ясалып, эче, тышы кызыл балчык белән сыланган, җир идәнле, ябылса - ачылмый, ачылса - ябылмый карыша торган авыр ишекле, карындык тәрәзәле, түбә-кыексыз бер өй иде. Әткәй аны күп үзгәртергә теләмәде: түбәсенә үскән озын әрем, алабуталарны йолкып ташлады, миңа мич башына, үзенә сәке почмагына саламнар түшәп, ятарга урын ясады да, без шунда тора башладык. Бу өйгә самовар кергәнен хәтерләмим, шәм, лампа яндырылганы да исемдә юк, итле аш буы белән парлангандыр дип тә белмим. Җәй көне тамак ил өстендә туя, монда тик кайтып кунабыз гына. Кышның озын төннәре килсә, әти Садыйк байдан кар көрәү, утын яру кебек эшләр эшләве өчен алып кайткан арыш саламын киң кочагында ашыкмый гына мич буена кертеп сала да, шуны урап, бик акрын гына ягарга тотына. Мин, гөрләп янган саламга кызынып, мич каршында утырам. Әтинең жәй көне туклауда сөт кайната торган, корымга буялып, кап-кара булып беткән бер тимер чәйнеге бар. Шуңа су салып, утта кайнатабыз да, беребез агач савыт, икенчебез әллә ничә җиреннән сыланып, бәйләнеп беткән кәсә белән чәй эчәбез. Ястүне соң гына укыгач, әти караңгы почмакка кереп, кыйблага каршы утыра да, акрын гына көйли башлый. Ул, ятлаган сүрәләре булып, шуларны укый идеме, әллә жырлый идеме, һичбер вакыт белә алмадым; ләкин аның шул озын кышкы төннәрдә, тыштагы буранның ачы сызгыруына кушылып, өйнең караңгы почмагында ялгызы урнашып, ниндидер авыр кайгы белән моңаюлары - минем йөрәгемдә мәңге таралмаслык рәвештә агулы кан булып урнашып калганнар. Еллар үтте. Мин дә чыбыркы өстерәп, сыер артыннан йөгерерлек яшькә җиттем. Шуның белән инде бик нык картаеп барган атама булышлык кылырга, аның белән көтүгә йөри башларга вакыт килде. Моңардан курыкмадым, беренче көнне бик кызыксынып каршы алдым. Аякта чабата, билендә, муенында җеп белән тагылган икмәк капчыгы. Кулда зур елан шикелле бөтәрләнеп торган озын чыбыркы; уңай урынын туры китереп, аны урап-урап, бөтен яланны яңгыратырлык бер шартлатсаң, көтүдән читкәрәк чыгып барган усал сыерларның арка тиреләрен ярып алырлык бер төшерсәң - үзеңнең булдыклылыгыңа горурланып ук китәсен, шул арада иптәш малайларыңнан берәрсе күренсә - башың тагы күтәрелә. Ләкин бу озакка бармады. Берничә сәгать үтү белән, минем иртәнге горурлы шатлыгым эштән чыгып аруга, хәлдән таюга алмашынды. Гәрәй картның берсеннән-берсе явыз өч сыеры бар. Боларны ходай безне газаплар өчен яраткан, күрәсең: син икенче маллар артыннан китеп, бик аз гына күздән югалдыңмы - алар хәзер иген ягына карап чаба башлыйлар. Шуларның артыннан йөгерә-йөгерә, үзем хәлдән тайдым, чыбыркым салынды, күкрәгем гыж-гыж килә. Эсседә мал ашамый икән. Иртәнге салкын белән басуны бер әйләндерәләр дә, кояш кыздыра, төш якынлый башлагач, көтүне су буена "туклау"га төшерәләр. Әнә егылам, менә җәһәннәмгә очам, дип куркып, зур газап белән кылдан нечкә, кылычтан үткен сиратны кичеп чыккан адәм үзен ничак хис кылса, киң су буена туклауга төшү белән мин дә үземне шулай хис иттем: аякларым атлый алмый, бөтен тәнем изелеп егылырга бара, тагы берничә сажень барырга булса, зур газап булыр төсле бер хәлдә туклауга килеп тә җиттем - кулымда чыбыркым, билемдә капчыгым көенчә, яр буена авып, үлемнән каты йокыга да чумдым. Көннең мондый эссе чакларында көтүне озак туктаталар, - дүрт-биш сәгатьсез туклаудан чыгармыйлар икән. Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып йому кадәрле дә тоелмады. Менә яңа гына үләнгә ауган, тик күземне генә йомып өлгергән идем, атай: - Вахит, Вахит, тор... төш ауды, маллар тормыйлар,- дип, кызгана-кызгана, минем кулбашымнан кузгата башлады. Әйтерсең, тәнемне авыр таш белән бастырганнар, әйтерсең аяк-кулларым, үзем теләсәм дә, яңадан урыннарына килә алмаслык булып таралганнар, шул чаклы басылганмын, шул чаклы кузгала алмыйм. Миңа күз ачып, күз йомган кадәр генә тоелса да, байтак вакыт үткән инде. Кояш түбәнәйгән, көн дә бераз талгыланган. Башка көтүчеләр көтүләрен күптән чыгарганнар. Әти, мине уятырга кызганып, яки теләсә дә уята алмыйча, болай соңга калдырган. VI Адәм башы ниләр күрми, ниләргә күнекми! Акрын-акрын мин дә көтүче малай булып киләм. Инде элекке кебек үк арытмый да. Гәрәй картның явыз сыерлары да злгәреге кебек чаба алмыйлар. Беркөн шулай, гадәтләренчә, иген ягына карый башлаганнарын күргәч, үзләрен түбән оч көтүчесе Вилдан белән икәүләп таш арасына кысып тоттык та арт аякларындагы нечкә сеңгерләрен кыл белән өзеп керерлек, каты итеп, урап бәйләдек - шуннан сон, ни күрәсең, сыерларыбыз бөтенләй тәүфыйкка утырдылар. Авылда алты көтү икән. Туклауда болар бар да бер җиргәрәк җыелдылар. Баштарак, - "Ну, Вахит туган, сине дә җиктеләрмени шулай, ә?" -дип, миңа югарыдан карасалар да, тиз арада мин көтүчеләрнең бары белән дә дуслашып җиттем. Туклауга төшүгә әти белән теге югарыгы оч көтүчесе Камали карт безнең сыер койрыгыннан йолкып алып биргән кылларыбыз белән чыбыркы очын төзәтәләр, азрак сөйләшеп утыралар да йоклап китәләр; без, яшьрәкләр, алар йоклагач, зур кәҗәләрне тотып савабыз да, утта кыздырган ташлар белән сөт җылытабыз. Шуның белән сыйланып алгач, күлмәкләрне салып ташлыйбыз да су керергә, тирән ятуда йөзешеп уйнарга тотынабыз... Көндезләре шулай ярым уен белән үтеп китәләр. Башка ягына да күнә киләсең; тик менә иртә торулары, кояштан элгәре баш күтәреп, күземне тырный-тырный көтүгә чыгулары гына - адәм җаны өйрәнеп җитә алмаячак бер авыр хәлләр икән. Җәйнең төннәре бик кыска. Кояш баеганда, көтүеңне алып кайтасың, аннан соң ашарга, эчәргә кирәк; житмәсә тагын, кайбер уңмаган киленнәр шул арыш чумарын да син кайтканчы өлгертә алмаган була. Аны көтә-көтә, шәфәкъ тә батып киткән була. Ашап кайткач, башыңны куярга да өлгерә алмыйсың, җәйнең кыска төне үткән, ни арада таң да аткан була. Син тагы торырга, тагы каһәр төшкән сыерлар артыннан чабарга мәҗбүрсең. Күп кыенлыкны беләм, күп авырлыкларга түзәм, күп читенлекләр өйрәнү аркасында гадигә әйләнә. Ләкин көн буена сыер артыннан чабып, арып кайткан яшь балага һичбер төрле дә таң яктысы белән бергә йокыдан торырга өйрәнү мөмкин түгел икән. Көн-көннән авырая бара, ләкин әллә ни эшләр хәл юк, син яллангансың, өстеңә алган эшне башкарырга тиешлесең. Бик аз гына кичектеңме Сафый карт белән Гайни карчык килеп җитәләр. Таяк белән тәрәзәнең карындыгына төртеп: - Ни эшләп ятасыз тагы! Әллә төш җиткәнен көтә сезме? - дип лыгырдый башлыйлар. - Ходаем, бар икән дөньяда рәхимсез бәндәләрең!.. Төш җитү, диләр бит, әле кояш та чыкмаган, төш кая, төш кая! Ләкин алар белән җаваплашырга юлың юк инде. Үзеңне саткансың; бар, буйсын, үлем авырлыгы баекан икән, анда да тор, көтүеңне ал да кит! Тән ватылган, үзеңдә өстеңнән тау белән бастырып куйгандай авырлык хис итәсең. Күз ачылмый, көчләп ачсаң, куәтле йокы аны йомып, үзенә алып китеп бара, тел башлаган сүзне бетерә алмый туктый, зиһен онытыла,- ниндидер көч сине каядыр тарта, ихтыярыңнан башка каядыр алып китә. Ләкин аңа бирелергә мөмкин түгел инде. Ул арада әткәй дә килеп дәшә, ничек кенә булса да торырга кирәк. Ләкин актык көчең белән уянырга тырышасың, суланган йоннан тигәнәкне тартып алгандай бер газап белән, куәтле йокыдан үзеңне суырып аласың да ава-түнә ишек төбенә барасың, йоклый- йоклый, чабатаңны бәйлисең, күзләреңне тырный-тырный, капчыгыңны муеныңа киясең дә, озын чыбыркыңны өстерәп, акрын, авыр атлап, урамга чыгасың. Анда көтү җыелган була. Тынгысыз картлар: "Соңга калдырасыз, әнә Камали карт әллә кайчан алып китте инде",-дип сукраналар. Йоклап соңгарак калган киленнәр йөгертә-йөгертә сыерларын китерәләр. Әти билендәге капчыгын ипли, өч саженьнан ала торган, үзе белән яшьтәш чыбыркысьш бөтен авыл буен яңгыратып бер шартлата да, малларга якын килеп, куе калын тавышы белән: - Һайт, малкайлар! - дип, көтүгә кузгалырга әмер бирә. Каршы тау шул сүз, шул тавыш белән җавап кайтара. Хайваннар да, картның шул әмерен генә көткән кебек, бер юлы урыннарыннан кузгалалар. "Көтү башы" дип атап йөртә торган берничә сыер бар - карт, зур, мәһабәт, могтәбәр хайваннар. Болар әтинең телен аңлыйлардыр ахры. Кайтырга чыгудамы, туклауга төшүдәме, бер якка борылыргамы, - әти, шул сыерларга, исемнәре белән кычкырып, кая барырга икәнен әйтә; тегеләр дә алга чыгып, юлбашчылык кылалар. Көтү урман буйлап атлый башлый, без дә шулар артыннан төшәбез. Бөтен авыл тын, рәхәт йокыда. Көтүне озату белән урамда һичкем калмый. Әнә теге ачулы, тынгысыз Сафый карт та кереп китте. Намазын укыган, малын көтүчегә тапшырган - хәзер җиләнен, чалмасын салыр да йомшак түшәккә ятып, рәхәт-рәхәт йокыга китәр. Кояшка каршы өйләрнең тәрәзә капкачлары ябык; кайбер вакыт туклауга барып, безнең белән уйнап йөри торган Шамилләрнең дә кояшлы як тәрәзәләрен кемдер ябып йөри. Якты төшеп, балаларның йокысын кәефсез-ләтмәсен, диләр, күрәсең! -Их, бар бит дөньяда бәхетле бәндәләр! VII Әтинең картлыгы җиңә башлады, ахры. Ул элек үзенең сәламәтлеге ныклыгы хакында: "Ходаем саклады, бу көнгәчә башым авырып, бер сәгать эшемнән калганым юк",-дидер иде. Ләкин бу ел көзгә таба мин аңарда бераз йомшару әсәре күрә башладым. Берничә көн: - Бик арып... Бүген әллә ник аякларым талды...дип куйды; тагы берәр атна үтү белән, төннәрдә аның ыңгырашканы, иртән: - Уф, алла! Билем, аркам,-дип сыкранганы ишетелә торган булды. Шул йомшаруның башлануына бер ай дигәндә, картның чыбыркы тотып, сыер артыннан йөрерлек чамасы бөтенләй бетте. Ул искиткеч тиз ябыкты. Шул аз арада аның зур күзләре төпкә батып, хәлсез карый башладылар. Яңак итләре батып, битенең эре-эре сөякләре калкып чыктылар. Көтү минем үземә калды. Әткәйне мәшәкатьлисе дә юк, мин ялгызым да бик шәп йөртә алам инде. Кич кайткан саен, әткәй мине үз янына сәкегә утырта да, хәлсез күзләре белән миңа карап, акрын тавыш белән: - Нихәл? Бик арымадыңмы? - дип сорый. Мин: -Юк, дим, бик яхшы көттем, - дим. Әтине тынычландырырга тырышам. Ул ухылдап бик эчтән сулыш ала, ябык һәм эре сөякле кулы белән минем аркамнан сыйпый да: - Ай, балам, бик яшьсең әле, белмим шул ничек! -дип куя. Халкы кадалсын, көтүе дә барлык сыерлары белән чәнчелеп китсен иде. Тик менә әтинең күз карашлары әллә нигә бик куркындыра шул! Мин кара урманда булдым. Төн иде, тавыш-тын юк, дөнья авыр, куе тирән караңгылык эчендә иде. Алда бер ут күренде; барсам, өсте таш белән капланган тирән бер баз икән. Курку күңелемә килмәде, тар тишектән кысылып эченә төштем. Анда тар гына тасма кадәрле яктылык сузылган. Төбе караңгы; шул караңгылык эчендә бер карчыкның ынгырашканы ишетелә, бик аз гына аның шәүләсе дә күренә. Ул хәлсезләнеп, чалкан яткан; өстендә тоташ кара кием, коры сөяк куллары ике якка җибәрелгән, бите тар, борыны озынаеп кәкрәйгән, йөзендә ит, кан әсәре юк. Ул кара көйгән карт сөяккә әйләнгән. Күзләре әллә кая төпкә, эчкә батканнар. Мин барып керүгә, үзе кузгала да, селкенә дә алмады. Күзләр, җәһәннәм караңгылыгыннан өмитсезчә дөньяга караган кебек, миңа кадалдылар. Ул нидер әйтә, һаман ыңгыраша иде. Сүзен аңламадым, ләкин күзендә үлем күрдем, җәһәннәм күрдем, күз карашы миңа: - Мин үләм! - Үлем менә шул! - дигән кебек булды. Куркудан йөрәгем купты, җан ачуым белән кычкырып җибәрдем; уянып китсәм, морҗа калагын ике кулым белән кысып тотканмын, йөрәгем дөп-дөп суга. Бу төшне кайчан күргәнмендер, анысы исемдә юк. Аны онытып ук бетергән идем инде. Беркөн кич кайтып, ишектән керү белән, әтинең ыңгырашканын ишеткәч, йөрәгем шу итеп китте, атылып янына бардым: ул сәке буена сузылып яткан, эре сөякле кулы бер якка салынган иде. Өйнең ярым караңгысы эчендә аның күз карашлары миңа шул дәрәҗәдә куркыныч тоелды ки, мин үземне үзем белмичә, сикереп менеп, әтинең муеныннан кочакладым да: - Син терекме? Әткәй, ә, әткәй? - дип, акырып елый башладым. Әти мине юатты, үзенең авыруы җиңел икәнен, тиздән терелеп йөриячәген бер-ике сүздә аңлатты. Мин дә елавымнан туктадым. Ләкин шул көннән алып мин ул куркыныч төшемнең кара сурәтен күз алдымнан җибәрә алмый торган булдым: шул урман, шул караңгы баз, анда кемдер ыңгыраша, аның күз карашлары үлем сөйлиләр. Әти үлемне һичбер мәртәбә телгә алганы юк. Ләкин минем йөрәгем аны яңадан хәятка кайтара алмады. Шул урман, шул караңгы төн, шул караңгы баз. Анда кемдер ыңгыраша, аның күз карашлары үлем сөйлиләр - әтине шул көтә. VIII Безнең әткәй бик талымсыз кеше: ни туры килсә, шуны ашый, нәрсә ашаса, шуның белән тук була иде. Ә хәзер алай түгел: каты нәрсә аның тамагыннан үтми, чәйгә сөт кирәк, җылы шулпа да кирәксенә. Ләкин мин боларны кайдан алыйм? Аш пешерергә казаны да, аңа салып пешерергә ите-фәләне дә юк. Булса да, барыбер мин аны пешерә белмәс идем.. Рәхмәт төшсен, тик ара-тирә Гайни карчык кечкенә кызы артыннан үзенең калган шулпасын җибә-рткәли! Шул көннәрдә әтинең кәефе бераз төзәлгән дә кебек булып китә. Беркөнне әти бик авырайды. Берничә мәртәбә теленнән дә язды. Мин көтүгә чыкмадым. Икенче көн бераз яхшыланса да, кичәге хәл тагы булыр дип куркып, мин тагы көтүгә бармадым. Җәй уртасында көтүчесез калу халыкка бер дә ошамаган, ахры. Атаң янында башка кеше торыр, син көтүгә бар, диделәр. Мин усал тел белән җавап кайтардым: - Бу нинди халык? Боларның җаннары бармы, юкмы? Атаң ыңгырашып, телдән калып, үләргә ятсын,-син, имеш, аны ташлап калдыр да Гәрәй байның сыерлары артыннан йөре! Мал хуҗаларының артык кәефе кырылган да, күп киңәшеп-нитеп тормыйча, безнең исәпкә яллап, икенче берәүне көтүгә чыгарганнар. Чукынып, кадалып китсеннәр, сыерларның муены асларына килсен, берне түгел, меңне яллагыз... Мин әткәйне ташлап китәр хәлем юк. Халык бик сүгенә башлаган. Бер әле генә түгел, болар һәркайчан миңа кырын карыйлар, мине яратмыйлар. Бервакыт Кәрим бай үзе ашый алмаган черек йомырканы миңа биргән иде, мин иснәп карадым да: - Фу, тынчып беткән икән бу! - дип, эткә ташладым. Икенче бервакыт Сафый карт ертылып эштән чыккан зур чалма бүреген миңа "бүләк" итмәкче булгач, бу каз оясын ни эшләтим мин, дип, үзе алдында ук бер хәерче картка ыргыткан идем. Шундый эшләремнән авылда минем хакымда "ярлы тәкәббер" дигән сүз китте. Әтинең юашлыгын, сүз тыңлаучылыгын, каршы тел әйтмәвен мактап сөйли башласалар, шуңа ялгап мине яманлыйлар: - Яхшыдан яман туган. - Күзләрендә әллә нинди бер кирелек бар бу этнең... - диләр иде. Әти авырып, аны карау өчен мин дә көтүдән кала башлагач, әтинең хәлен белергә дигән булып кергәлибашладылар. Ләкин әтигә ярдәм итү, аны юатудан бигрәк, кергән берсе мине каһәрләп чыга иде. Беркөнне Сафый карт керде дә, ярлы тәкәббер, дип, яхшыдан яман туган, дип, мине әти алдында әрли башлады. Ни эшләмәк кирәк, каршы сугышырга көч юк, тырнаша, тешләшә башласаң, әтине борчу була. Ләкин тыңлап торырга җан түзми. - Әтине үтерделәр, инде мине дә тереләй ашамакчылар, - дип, акырып елап җибәрдем, бар көчем белән ишекне шакылдатып ябып, чыгып качтым. Көн буе ялгызым теге элек үзебез торган тирмәндә, таулар, чокырлар арасында йөреп, кич өйгә кайтсам, анда һичкем юк, һичнәрсә юк, ватык кәсә белән тишек чәйнекләргә чаклы алып киткәннәр. Мин аптырап, елап торганда, Гайни карчык килде дә, ишекне ябарга азаплана башлады. Үзе авыз эченнән нидер мыгырдый, сукрана: - Кадерен белмәдең, бар, хәер сорашып йөренде!..Атаңны илгә чиратка салдылар... -ди, карчыкның ачулы йөзе, тәхкыйрь белән тулган тавышы болай да җанымны бик әрнеткән иде, соңгы сүзләрен ишеткәч,аптырап ката калдым. - Атаң үлде... дисә, җиңелрәк булыр иде, бу чаклы хурландырмаячак иде; илгә чиратка салдылар, дигәч, йөрәгемдәге кан башыма капланды, хурлануымнан ба шымны кая куярга җир тапмадым, ни әйтергә белмәдем. - Чиратка салганнар, чиратка салганнар! Бүген Фәхри байда, иртәгә Вәли картта, аннан соң Гали картта шулай бер тамагын туйдырыр, бер җылы почмак табар өчен, көн саен бер ишектән икенче ишеккә йөрерме икәнни, бичара?! Карчык тагы нидер әйтмәкче иде, тыңламадым, беләсем, тыңлыйсым килмәде... Мине кем тоткандыр, теге тирмән янындагы биек таудан суга сикереп үлүдән ничек котылганмындыр, моны хәзергәчә белә алмадым. Әткәйне дә күрми, һичкемгә һичбер сүз әйтми, һичкем белән исәнләшми, авылдан чыкканмын да киткәнмен. IX Шуның артыннан ниләр булганын ачык хәтерли алмыйм. Тик караңгы төндә авыл күпереннән чыгып йөгерүем, олаучыларга очравым, алар белән адашып, бер кибән төбендә кунуыбыз, алда бер чиркәүнеңме, мәчет манарасыныңмы ялтыравы, ничектер рус зиратына барып кереп, шунда тәреләр, кабер ташлары арасында, чыгарга юл тапмый, адашып йөрүем, ачлыктан бик артык хәлсезләнүем, аптырап, хәлсезләнеп, бер баганага сөялеп торуым, күземә ниндидер кан күренүе, шуңардан куркуым - әле дә төштә кебек кенә исемдә тора. Ләкин ачык белмим, бу - төш идеме, өн идеме?! Кушыма килеп, күземне ачып җибәрсәм, үземне ап-ак, яп-якты өй эчендә күреп аптырап калдым. Бер өстәлдә ак киемнәрдә ятам, барысы да ак киенгән ирләр, хатыннар мине чолгап алганнар. Фәрештә төсле күренгән шул ак киемлеләр эченнән көләч йөзле, үтә кара кашлы, гаҗәп мөлаем бер ханым үзенең йомшак куллары белән мине ярым кочаклап утыртты да: - Курыкма: авыр көннәр үтте инде... Синең исемең ничек? - диде. Мин җавап бирмәдем. Аптырап, йотылып, ханымның матур йөзенә, кара күзләренә текәлеп карап каттым. Мине икенче бүлмәгә алып чытылар. Анда да һәммә нәрсә ак, пакь иде. Барысы да ак нәрсәләр ябынып, ак йөзле, хәлсез кешеләр яталар иде... Теге ханым тагы минем исемемне сорады. Бер сүз белән җавап бирдем. Тагы ниләрдер сораша башлаган иде, күкрәгем чатнап китте, ачуым килде, хатынга җавап бирдем. Монда ничек килеп керүемне, әтинең кай-далыгын сорарга уйласам да, телем бармады. Иренемне төшләп, кроватька сузылдым. Җаным никтер әрни иде. Сорашсаң, әллә нинди бер хәл туар кебек булды. Чөнки һичкемгә ышанмыйм. Чөнки бөтен дөньяда мине үз итеп, иркәләүче һичкем., һәммәсе миннән көләргә хәзер торалар... Мине хурландыру һәммә кешегә кызыклыдыр, хозурдыр кебек тоела. Күземә яшь килде, шуны марҗага күрсәтмәс өчен, икенче ягыма әйләнеп яттым. Әти күз алдыма килде: бик картайган, авырайган, күзләре кайгы белән карый. Аның артыннан бөтен дөнья әйләнә башлады. Тирмәннәр, биек таулар, шаулап аккан елга... авыл... көтүләр... юлдагы чиркәү... рус... андагы таш тәреләр... менә хәзерге ак бина. Әти хакында озак уйладым. Ул, бичара, хәзер ничек яши икән? Әле дә чираттамы икән? Әле дә өйдән өйгә йөреп, гомерен уздырамы икән? Бүгенге чират кемдә икән?.. Ярый, адәм рәтле бер кешедә булса... Илдә кемнәр юк, дисең.... Бичараны, ичмасам, тамагын туйдырырлык ашатсалар, картайган башын куярга йомшаграк урын бирсәләр, өс-башын аз гына булса да карасалар, тагы бер хәл иде инде. Фәхриләргә туры килгән көне ару үтәдер: аның хатыны йомшак күнелле бер нәрсә, балалары да юаш, әтине үзләре белән бергә ашата, бергә эчертә, бәлки тәһарәт алырга жылы су да бирә тораннардыр... Аның икенче көнендә шуларның күршесе Гыимадиларга туры килә. Ул да яман булмас... Ач итмәсләр, сукранып, тиргәнеп тормаслар... Аннан соң кемгә бара?.. Салихларгамы? Менә шул каһәрләр бик явыз нәрсәләр инде. Болардагы, көне бик кыен булыр: калган аш, каткан икмәк, ишек төбендә, кеше аяк астында урын бирерләр. Ходаем, башкалары аннан да яман... Күбесендә аш юк, сөтсез, шикәрсез чәй, каткан бер сынык... Җитмәсә тагы, бичараны "карт хәерче" дип сүгәрләр... Мондый кешеләргә туры килгәндә, картның күңеле бик сынадыр... - Ходаем, ник безне болай җәзалыйсың?.. Хыялым бозылды... җанымны бер сызлану, әрнү, хурлану басты... Йөрәгем ачулы гайрәт белән суга башлады. Хәтеремә кайчандыр ишеткән бер әкият килде. Менә мөмкин булса да, мин шул әкияттәге батыр кебек, әтине газаплаган явыз авылдан үчемне алсам!.. Менә хәзер сикереп торсам да, тимер киемнәр киенеп, баскан урынында тик тора алмый торган гайрәтле атка менеп, үткен сөңгеләр, кылычлар белән коралланып, яныма үзем кебек каһарман егетләр алып, шул каһәр төшкән авылга һөҗүм итсәм, бөтен авылның астын өскә китереп, һәммә кешеләрен әткәй алдында тез чүктереп гафу үтендерсәм... шул чакта йөрәгем тынар, күңелем бераз басылыр иде әллә! Нәрсәдән дә булса бик артык хурланган, җаным әрнегән чакларда мин шундый хыяллар белән җенләнеп, саташып ята идем... X Ләкин үземнең хәзерге көннәрем бөтенләй башкача ага; тирә-ягымны бөтенләй икенче нәрсәләр чолгап алган иде. Менә нинди әйбәт ак бина... Көндезге кояш вакытында аның эче җылы, йомшак нур белән тула... Әнә агарган сакаллы, көмеш чәчле, олылыклы зур доктор... Ул нинди рәхимле, нинди түбәнчелекле... Аны күргән саен, күңелем йомшара, күкрәгенә ятып, йомшак ак сакалларына битемне сыйпыйсым килә. Әнә фәрештә кебек ак киемле, ачык йөзле кызлар... Ходаем, болар кайда туган, кайда үскән икән? Бездә нигә боларның берсе дә булмаган икән?!! Болар арасында теге, зур кара күзле кыз: әлеге минем исемемне язып алган ягымлы, матур ханым... Бу бит адәм түгелдер, фәрештәдер, фәрештәнең дә иң олысы, аллага иң якын булганыдыр... Аның алсу ак йөзе... зифа буе, тәнен йомшак кына кочаклап урап алган ак киеме... Бөтен дөньяга сөеп, иркәләп карый торган зур матур кара күзе... шат кына елмаюы, матур елмаеп, сөеп, иркәләп карап, матур тавышы белән ниндидер матур әйберләр турында сөйләве... Ходаем, боларны кайда үстердең? Ахшам вакыты иде, башка җирләрдә утлар кабынды, минем бүлмәм ярым караңгы. Теге, минем исемемне язып алган фәрештә, матур зур кара күзле ханым, гадәтенчә акрын гына, аякларын җиргә тидерми йөргән кебек, минем бүлмәмә керде. Култык астыма эсселек үлчәвен куйды да, матур күзләре белән миңа бик озак карап торды. Соңра баш астындагы мендәремне бераз ипләргә теләп, йөземә таба иелде дә маңгаемнан үбеп алды, шул минутта үзе юк булды, аннан соң якын арада ул миңа күп кермәде. Керсә дә аз тора, әллә нинди бер караш белән, текәлеп, күзләремә карап тора да, маңгай чәчемне төзәтеп, акрын гына чыгып китә иде. Мөгамәләсе бик артык ягымлы, сүзләре йөрәгемдәге барлык әрнүләрне бетерә, йомшак, кечкенә, ап-ак мамык кебек куллары белән минем каты чәчләремне сыйпаган чагында, әйтерсең, кодрәт кулы белән җанымны иркәлиләр, - шулай йомшак, рәхәт була иде. Мин аны "Сара" дип атарга теләдем. Үзенә дә шулай дип дәшә идем. Ул башта аптыраган кебек булса да, ахырдан күнде. Мин тереләм инде, ахры. Доктор миңа һәр көн ике мәртәбә бакчага чыгып утырырга рөхсәт. Беренче чыгуымда Сара мине култыклап озатты... Бераздан минем яныма килеп утырды... Әйтерсең, гомеремдә беренче мәртәбә язны күрәм. Кояш көлә... чәчәкләр елмая... Табигать йөрәге яңа, яшь хәят белән... Бөтен дөнья миңа нур эчендә, чәчәк эчендә күренә... Сара байтак утырды, үзенең матур тавышы белән дөньяның, табигатьнең, кешенең матурлыклары хакында сөйләде. Сүзләрен аңламадым, ләкин җаным киңәя, йөрәгемдәге авырлык үзеннән-үзе тарала... Тимер киемнәр, сөнге-кылычлар белән барып, авылдан үч алу хакындагы уйларыма үзем аптырый башладым. Ник яманлык уйларга? Ни өчен юкка коралланып, егетләр җыеп, кан түгәргә?!.. Кем белә, бәлки, әткәй, мин уйлаганча ук, начар яшәми торгандыр... Дөньяда яхшы кешеләр күп бит: бәлки, берәрсе картлыгына хөрмәт йөзеннән, аны үз йортына алып, аерым почмак биреп, кадерләп асрый торгандыр... Әзер аш, әзер чәй, тәһарәт алырга һәрвакыт җылы су булып, чалма, чапаннан, зур таяк тотып, биш вакытның һәммәсенә дә мәчеткә йөри торгандыр... Безнең халык картларны хөрмәтләүчән бит: аңа алгы сафта, хәзрәтнең уң ягыннан урын бирәләрдер... Шулай булгач, нәрсәгә үч алырга, ни өчен юкка кан түгәргә?!. Беркөнне күңелем ачылып, рәхәтләнеп, бакчадан бүлмәмә кереп килгәндә, күзем дивардагы сурәтләргә төште. - Бу кем?-дип сорадым. Сара уйлы тавыш белән: - Хәзрәте Гыйса... Ай яктысында тирән уйга чумып утыра... Ул фәкыйрьләрне бик яраткан... Шулар турысында уйлый торгандыр, -диде. Мин бернәрсә дә аңламадым. Ләкин, китә алмыйча, бик озак карап тордым. Фәкыйрьләр хакында уйлый, дигәч, әткәй искә төште: хәзрәте Гыйса аны ни эшләтер иде икән, дидем. Ләкин бертөрле дә бу уйның очына чыга алмадым. XI Беркөн доктор миңа бик начар хәбәр китерде: - Син терелдең... Инде хәзер сиңа чыгарга да ярый,- ди. Кая чыгыйм? Чыгып, кая барыйм? Доктордан соң Сара килде. Ул шундый матур, шундый шат иде, мин, аны күргәч, акылымнан яза яздым. Ул акрын гына керде дә, минем кроватема утырып, башымнан сыйпады, әллә нинди эчке йомшак, хәлсез тавыш белән: - Сине чыгаралар, кайгырма, мин сине үземә алырмын, - диде. Рәхмәт-фәлән әйтмәдем, чөнки минем өчен бу бик артык табигый күренде. Минемчә, ул мине үзеннән ерак җибәрмәскә тиешле иде. Миңа күк йөзе ачылды. Аннан җир өстенә бертуктаусыз нур ага. Адәмнәр шул нурда йөзәләр, рәхәт гомер итәләр иде. Әткәйнең бәхетле яшәвендә бер дә шигем калмады. Шөбһәсез, ул үзенең актык гомерен тыныч, рәхәт үткәрә. Аның җаны тыныч, тамагы тук, өс-башы бөтен; ул чалма-чапаннан намазга йөри. Хәзрәтнең уң, ягында хөрмәтле карт булып утыра... кая гына барса да, аны: - Әйдүк, Әптерәш бабай! - дип, ачык йөз белән каршы алып, түргә озаталар... XII Шифаханәнең ак киемнәрен салгач, нәрсә киярмен, дип аптырабрак торган чакта, Сара бер кочак нәрсә күтәреп килде. Бар да яңалар, матурлар, миңа чаклап кискән кебек ятып торалар иде. Мин аптырый калдым, киенә белми идем. Сара ярдәм итте. Күрәсең, алдан хәзерләнгән булгандыр. Чыктык та, яхшы арбага утырып, шаулап, гөрләп торган шәһәрнең бер ягындарак бакчалы бер өйгә туктадык. Мин куркам, каушыйм. Фәрештәнең канатына ябышканмын, ул бик аз гына көлә. Шулай бер бүлмәгә кердек. Өнме, төшме? - Белмим. Мондый матур пакь, зиннәтле бүлмәләрне мин әкияттә генә күргәнмен. Мин шунда тора башладым. Сара һәр көн килә иде. Мин камил тазарып җиткәч, ул мине укыта башлады. Ләкин мин, китаптан бигрәк, аның күзләренә карый идем. Күп тырыштырды, күп төрле юллар белән мине кызыктырып бакты, үпкәләде, ачуланды - ләкин артык зур нәтиҗә чыга алмады. Көннәрдән беркөн Сара белән йөрергә чыккан идек. Әллә нидән әти исемә төште, шуның артыннан күз алдыма теге шифаханәдә күргән сурәт - хәзрәте Гыйса килеп басты. Фәрештәнең канатларына ике кулым белән ябыштым да, шунда барырга сорый, ялвара башладым. Ул башта аптырады, ни өчен икәнен әйткәч, кинәт ачылып, рухланып: - Мин сине башка бер җиргә алып барыйм. Анда бигрәк яхшылары бар,-диде. Шәһәрнең уртасында тирә-ягы бакчалар белән әйләндерелгән зур бер сарайга бардык, биек ак баскычлардан менеп, ак баганаларны үтеп, зур бер залга кергәч, бөтенләй хәйран булдым. Залның диварлары сурәтләр белән тулы... Шаулап дулкынланып торган диңгезләр... гаҗип зур агачлар... күзеңә керердәй булып торган кешеләр... әйтерсең, тере кешене рамка эчепә кертеп утыртканнар... Матур хатыннар... әкияттә ишеткән тимер киемле зур баһадирлар...сөйләп бетерерлек түгел, шундый матурлык, шундый кызыклы, хикмәтле... Гомеремдә беренче күрүем булганга, йөрәгем гадәттән тыш дулкынлана, җаным атылып бара... Минем бу ашкынуыма Сараның кәефе бик килде, ахры: култыгымнан алды да, бер китаптан карап, тәртип буенча, миңа күрсәтә, аңлата башлады... Залда безгә башка да байтак кешеләр бар иде. Кәммәсе бик сабыр, бик уйлы күренәләр... Бер рәсемгә озак-озак карыйлар да бер-берсе белән акрын гына сөйләшеп алалар, яңадан карарга тотыналар... Сара, һәр көн диярлек, мине монда алып килә торган булды. Өйгә кайткач, шунда күргәннәр буенча миңа күп нәрсә сөйли иде. Без ак баскычлы, ак баганалы матур сарайга йөрүдә дәвам иттек. Арада минем һушымны алган, акылымны югалткан рәсемнәрдән бигрәк тә икесе булды: бер карт, бер култыгына берничә агач кыстырып, тар гына басмадан су аша чыгып бара. Башы ялангач, аягында чабата, үзе күлмәкчән генә, шуны кургән саен, атам исемә төшә. Карыйм-карыйм да шул дәрәҗәгә җитәм, әткәйгә шул дәрәҗәдә ошатам ки, һушымнан язып: "Әткәй, синме?" - дип кычкырып кочаклаудан үземне чак тыеп калам. Шул вакыт аны артык сагынам. Аның мине гафу итмәве, халык арасында таралган сүзләр сәбәбеннән мине күрергә теләмәве, мине кабул итмәве, миңа үзе өчен һичбер эш эшләргә ирек бирмәве йөрәгемне әрнетеп, күз алдымнан кичәләр. Аңардан ерак түгел хәзрәте Гыйса тора. Олы диңгез, шуның уң ягыннан зур таулар күккә күтәрелеп киткән; тын, рәхәт бер төн; диңгездән тулы ай күтәрелеп килә. Дөньяда бер "эһ" дигән дә тавыш юк. Шул вакыт хәзрәте Гыйса, таяк таянып, тау эченнән чыга да, зур бер ташка утырып, айга карап, уйга бата. Аның аяклары ялангач, өстендә тубыкларына чаклы төшкән озын жөббә... үзе яланбаш. Ефәк кебек йомшак чәчләре ике кулбашыннан дулкынланып төшеп торалар. Йөзе артык җитди, күзләре тирән уй белән каядыр юнәлгәннәр... Моның хакында ни әйтергә белмәсәм дә, сәгатьләрчә тукталып карый идем.Бервакыт Сарадан: - Ул нәрсә уйлый икән?-дип сораган идем. Фирештәм, җанланып, канатланып китте. Минем сөальләрем аңа күп вакыт шулай тәэсир итәләр иде. Култыгымнан алды да, нур сибелеп торган күзләре белән элек Гыйсага, аннан соң миңа карап: - Ул бәхетсез адәм балаларының рәхәте, сәгадәте хакында уйлый, - диде. XIII Күп еллар үтте. Без инде Сара белән тора башладык. Ул хәзер Гыйса алдында элекке кебек тезләнми, аның фәкыйрьләр хакында уйлавын да элекке кебек дәртләнеп сөйләми. Гаилә мәшәкате, балалар тәрбиясе, минем эшләремдә ярдәмче булу - аның уе хәзер күбрәк менә шул тирәдә әйләнә. Мин дә күп үзгәрдем, ләкин җаным сызлаган, йөрәгемне каты әрнү баскан сәгатьләрдә мин ихтыярсыз шул биек сарайга, даһи хыяллардан туган хикмәтле, матур галәмгә кереп югала идем. Авыр борчулар вакытында шунда барып, рухым белән ял итә идем. Ничә генә барсам да, басмадагы карт белән айлы кичәдә диңгез буенда ялгыз утырган Гыйса мине үзенә тарта, сәгатьләрчә уйга чумдыра иде. Карт миңа төрле вакытта төрлечә күренә: бер карасам, ул бөтенләй минем әткәй булып чыга. Куллары, бөтен гомеренчә каты хезмәттә булу сәбәбеннән, катып, сөялләнеп, каешланып беткән. Аркасы нәкъ аныкы кебек бөкрәйгән, маңгаендагы тирән жыерчыклар бөтенләе белән безнең әтинекен алып куйган, күз карашы да аныкы шикелле үк авыр, басынкы, җәфалы. Кайбер чакта нидәндер кинәт үзгәрә, әтигә аз гына да ошамаган бер рус картына әйләнә. Гыйса алдына килсәм, Сараның әйткән сүзләре һәрвакыт исемә төшә: - Ул бәхетсез адәмнең рәхәте, сәгадәте хакында уйлый... - Ул фәкыйрьләрне бик сөйгән... Сөйлә, Гыйса! Син адәмнәрнең бәхетсезлеге, алар-ны рәхәтлеккә чыгару турында күп уйладың әйт, нинди фикергә, нинди нәтиҗәгә килдең? Кан түгү бетәчәкме? Милләте, дине башка булганлык өчен дошманлашуларның бер чиге булачакмы? Әйт, боларга ирешүдә син күп уйлавыңның нәтиҗәсендә нинди юлны кыскарак таптың? Беркөнне шундый уйлар белән газапланып йөргәндә, кинәттән йөрәгем шу итеп китте, аңа нәрсә беләндер чәнечтеләр. Нидер булды, ниндидер бер сизенү туды. Ашыгып, өйгә кайттым. Сара каршы чыкты. Аның йөзендә үлем аклыгы, күзләрендә тирән бер хәйрәт, ирен читләре әллә нинди бер хафа белән җыерылганнар, ул ун еллык картайган; мин, ашыгып, аның кулларыннан алдым: - Әйт, ни булды? Балаларыбыз исәндер бит? Ул миңа моңарчы таныш булмаган истерияле бер тавыш белән: - Балалар исән, ләкин әти вафат! - диде. Моңа минем артык исем китмәде. Ни эшләмәк кирәк, дөньясы шулай корылган инде; адәм туа, үсә, тормышның дулкыннары белән каядыр бармак булып сугыша, көрәшә дә бер вакыт үлә. Бу - тимер канун. Моңардан һичкем котыла алмый. Шулай дип хатынымны юатырга тырыштым. Ләкин бу башта гына шулай булды. Тәфсыйлен ишеткәч, мин, башымны ташка орып, акылдан шашарлык хәлгә килдем. Бичара карт, бичара ата! Җитмеш ел туктаусыз эшләде! Җитмеш еллык авыр хезмәт соңында көче бетеп, урамга ташланды. Өйдән өйгә чиратка йөреп, гомер үткәрергә мәҗбүр булды... Билендә капчык, кулында озын чыбыркы - гомер юлыңны шуның белән үттең, берәүнең мал өендә, сәке астында, бозаулар арасында актык сулышыңны алдың! Безнең өй авыр матәмгә әйләнде. Сара миннән артык истирап чигә иде. Мин дә тиз айный алмадым. Бу минем хәятка һәм үз эшемә карашымда тирән эз калдырды. Адәмнәрнең яхшы яшәүләре, бәхетләре хакында эшләнгән эшләрнең, фикерләрнең һәммәсе хатадыр, һәммәсе нәтиҗәсездер кебек булды. Бер сәгать эчендә шул диннәр, фәлсәфәләр, гыйлем-әдәбиятлар - һәммәсе авыр шөбһә астына керделәр... Кәммәсе өстенә зур сөаль галәмәте куелды. Адәмнәрнең бәхете, сәгадәте турында уйлаучы пигамбәрләр, сез, алланың илчеләре Мусалар, Тыйсалар, Мөхәммәтләр! Каберләрегездән торыгыз да, менә шул җитмеш яшьлек картның тәхкыйрь ителеп, азбарга ташланган үлек гәүдәсе алдында җавап бирегез. Ул бер үзе түгел, алар йөзләр, меңнәр генә дә түгел, - миллионнар, йөз миллионнар... Алар тырышалар, эшлиләр, сезнең вәгъдәгез, күрсәткән юлыгыз буенча алар бәхетле булырга тиешле иделәр! Ләкин кая ул бәхет?! Җир йөзенә сездән соң килеп кичкән шул миллионнар, миллиардлар, шул гомерләрен газапта үткәрүчеләр сездән җавап сорый. Сезнең юлыгыз хата түгелме? Сез үзегезгә тапшырылган көтүнең җәфалануы өчен үзегезнең мәсьүл икәнлегегезне игътираф214 итеп, адәм балаларына башка юллар эзләргә, башка көтүчеләр, башка илчеләр табарга чакырмыйсызмы? Адәмнең бәхете, мәсгудияте өчен гыйлем, фәлсәфә, мәдәният юлын күргәзүче галимнәр, философлар! Күрсәткән юлыгызның, гыйлем-мәдәниятегезнең нинди нәтиҗә биргәнлеген күрәсегез килсә, рәхим итеп, менә шул азбарда бозаулар арасында җан биргән картның мәетен карарга килегез. Әфлатуннар, Аристолар, Әбүгалисина, Фараби ибне Рөшөтләр, Коперник, Ньютон, Декарт, Кант, Вольтер, Гете, Спенсер һәм башкалар,- сез һәммәгез шул гәүдә алынында җавап бирергә үзегезне бурычлы санамыйсызмы? Юлыгызның яктылыкка, бәхеткә, иреккә ирештермәвен тәҗрибәдә күреп, яңа юллар эзләргә кушмыйсызмы? Рафаэль! Синең мадонналарың матур! Ләкин менә шул миллионнарча Әптерәш картлар өчен аңардан нинди мәгънә? Шекспир! Куәтең алыныңда баш иябез, ләкин нурын, шаһ сарайларын гына яктыртып, миллионнар, миллиардларча адәмнең аңардан мәхрүм яшәве синең җаныңны борчымыймы? Эдиссон! Табигатьне жиңдең, аның куәтләрен адәмгә ачып тотып бирдең; ләкин син кемне уйладың: бер груһ исрафчыл арнымы, әллә тормышның караңгы базларын-дагыларны яктыртырга, кузгатырга өмит итә идеңме? Сөйләгез! Без, тормышның, төбендәгеләр, сездән җавап сорыйбыз! Ничә мең еллык тәҗрибә иске юлларның хатасын ачмадымы; без җавап көтәбез! Миллионнарча ач балалар, ачлыктан баласын имезергә сөте булмаган миллионнарча аналар, гомеренчә эшләп тә, ахырда урамга ташланган картлар, аһ-зарлары, кайгылары белән җир йөзен каплаган барча мазлумнар, - без сездән җавап көтәбез... Күптән язып та, инде бетерәм, дип дәртләнеп эшләгән әсәрем әткәйнең үлүеннән соң бөтен мәгънәсен югалтты. Нәрсәгә? Кем өчен? Башкалар көченнән файдаланып яшәүчеләр - аштан соң хәл алганда, эч пошканнан, эшсезлектән вакытны ничек үткәрергә белмәгәннән кулына китап алучылар өченме? Сара, әткәйнең үлүеннән бигрәк, минем өчен хафалана башлады. Мин, ахры, курку төшерәмдер: ул мине ялгыз җибәрми, өйдә дә яныннан китмәскә, юк-бар белән ишгаль итәргә тырыша. Акылдан шашмаганмын, анысын беләм. Ләкин бөтен тарих буенча ясалып, төзелеп килгән һәммә юллар үзләренең бәһасын югалталар. Башында ертык бүрек, өстендә сәләмә кием, билендә җеп, аягында тузган чабата, аркасында капчык, кулында озын чыбыркы улдыгы хәлдә, озын таягына таянган да, батып барган кояшка карап, авыр тирән уйга баткан, теле сөйләми, ләкин аның бөтен торышы: - Дөньяң шундый матур, без ник болай бәхетсез соң ходаем!! -ди. Шул торышы, җитмеш ел гомерне шул сыйфат белән үткәргәннән соң бозау азбарында пычракта аунап яткан җансыз гәүдәсе алланың барлык илчеләрен, мәдәни инсаниятнең барлык көтүчеләрен жавапка чакыра иде. Ләкин моңа кем җавап бирә алачак? Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр / Г. Ибраһимов.- Казан : ТаРИХ, 2002.- Б.218-242.